Әлмәттә агач утырту көне 25 апрельгә билгеләнгән
Әлмәттә агач утырту көннәре дип быел 25 апрель һәм 3 октябрь билгеләнгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин «Татнефть»кә 11000 төп агач утырту турындагы карары өчен рәхмәт белдерә һәм шәһәрдә яшәүчеләрне бу эшкә үз өлешләрен кертергә чакыра.