Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә

 Озак еллар иңгә-иң куеп, ачысын да, төчесен дә бергә татыган парларның гомер юлына күз салсаң, тормыш китабыннан алырлык алыштыргысыз кагыйдәләрнең бихисап булуын аңлыйсың. Мөхтәрәм  Фәриха белән Марс Йосыповларның парлы гомер юлында гаилә тормышын яңа башлаганнарга үрнәк итеп алырлык мизгелләр бик күп.  Гаилә учагы җылысын  хезмәт белән ныгытып саклаган Йосыповлар бүген дә ялкаулыкны сөймиләр, гаилә бөтенлеге нигезендә берең куйган хезмәтне икенчеңнең тулыландырып яшәве ята, диләр.

Берсе - хәрби һөнәрне, икенчесе медицина өлкәсен сайлаган яшьләрне Азнакай районы Актүбә бистәсе кавыштыра. Алар моннан нәкъ 55 ел элек алар 24 мартта гөрләтеп туй итә. Шушы көннән соң чәчләрен чәчкә бәйләгән ир белән хатынга күп кенә җирләр күрергә, күп кенә урыннарда яшәргә туры килә. Хәрби кеше буларак,  Марс Абдуллович приказ нигезендә еш бер хәрби частьтән икенчесенә күчә. Ә нинди һөнәр иясенә тормышка чыгуын яхшы белгән Фәриха ханым ир-канатын яхшы аңлап, ул кайда булса, шунда төпләнергә һәрчак әзер була.

- Фәриха аңлаучан, алдынгы карашлы хатын булмаса, гаиләбезне бөтен итеп саклау ай-һай мөмкин булыр идеме икән... Сер түгел, хәрби кеше өчен янәшәңдә аңлаучан, якын кешең булу бик мөһим, “гел чемодан өстендә утыруга” карамастан, хатын-кыз тәрбиясе ирне ир итә ул. Хатынымның гаилә өчен яратылган булуы белән бәхетле мин, - дип еш кабатлый Марс Абдуллович.

Фәриха Хәмзиевнага исә мондый асыл сыйфатлар кечкенәдән үз гаиләсеннән сеңгәндер, мөгаен. Ульян өлкәсе Радищев районы Богдановка авылында дөньяга килгән кыз үз гаиләләрендә ата-анасының балаларны яратып тәрбияләүләрен искә ала.

- Әти безне ачуланып түгел, йомшак итеп, аңлатып тәрбияләде. Ул һәрвакыт белемле булуны хуплады. Без - 6 баласының өчесенә - югары, өчесенә урта һөнәри белем бирде. Авылда югары уку йортына кереп, табиб булган иң беренче кеше булдым мин. Казан дәүләт медицина институтының педиатрия факультетын тәмамлап диплом алып кайткач, минем белән үз гаиләм генә түгел, бөтен авыл горурланды. Шул мизгелдән мин үземә хезмәтем белән дә, тормыш-яшәешем белән дә якыннарыма күңелсезлекләр китермәскә сүз бирдем, һәрчак үрнәк булырга тырыштым, - ди Фәриха Йосыпова.

Шулай булып чыга да,  юллама белән Бөгелмәдә балалар табибы буларак хезмәт юлын башлый ул. Бераздан бу һөнәргә Актүбәдә кытлык булгач, яшь табибны шунда күчерәләр. Кайда гына эшләсә дә, балаларны яратып, алар сәламәтлеге өчен бөтен белемен, тәҗрибәсен салып эшли.  Бу вакытта әтисе - хәрби фельдшер, әнисе  фельдшер булган Марс Йосыповлар гаиләсе дә Актүбәдә яши торган була.  Яңа гаилә коргач, әтисе кебек хәрби тормышны сайлаган Марска Польшага китәргә приказ килә. Беренче баласы белән йөкле Фәриха ханым иреннән калмый. Шулай итеп, алар берничә ел Польшада яшиләр, беренче уллары туа. Аннан инде туган якларны сагынып яшәүче яшь гаиләгә Казанга кайту мөмкинлеге туа. Биредә Йосыповларның икенче уллары дөньяга аваз сала. Хәрби бурыч Йосыповларга Казанда гына төпләнеп калырга ирек куймый. Башта Баулыга, аннан соң Ростов өлкәсе Зерноград шәһәренә китә алар. 8 ел дәвамында монда Фәриха Хәмзиевна - педиатр, Марс Абдуллович, хәрби офицер буларак, Ватан кушкан изге бурычны үти.

Табиб булгач, Фәриха Хәмзиевнага шактый четерекле проблемалар алдында аз калырга туры килми. Бервакыт шулай үпкәсе ялкынсынган 5 айлык баланы алып киләләр, өйдә озак вакыт тоту сәбәпле, баланың хәле бик авыр була, табиб  медицинада каралган бөтен чараларны күрсә дә, баланы алып калу мөмкин булмый. Бик авыр кичерә ул бу хәлне. Шуннан соң һәр ата-анага бала аз гына авырганын сизсәгез дә, тиз арада үземә алып килегез, дип әйтә торган була. Төнлә шалтыратсалар да, авыру бала янына чыгып йөгерә ул, нәтиҗәдә табиб хезмәтендә башка бер тапкыр да балаларны югалтуга юл куймый. 

1981 елда Зәйгә кайтып, балалар сәламәтлеге сагында эшләгән чорда да Фәриха Хәмзиевнаның белемле, тәҗрибәле табиб булуы аркасында авырулардан тернәкләнгән, үлемнән калган балалар аз булмый. Күп кенә әниләр урамда очраганда әле һаман да үсеп буй җиткән балаларына еш кына, менә бу апаң сине үлемнән алып калган кеше, дип әйтәләр аңа.

Зәйгә Йосыповлар Фәриха Хәмзиевнаның бертуган сеңлесе, танылган стоматолог-табиб Рәхимә Хәмзиевна чакыруы буенча кайтып төпләнә. Бу вакытта инде Марс Абдуллович, 26 ел хәрби стаж туплап, отставкадагы подполковник буларак, хәрби бурычтан азат ителгән була. Алай да ул агрегат заводында 17 ел  бүлек башлыгы булып эшли. Ә Фәриха Хәмзиевнаның медицинада хезмәт стажы 42 ел, шуның 11 елын ул районда  участок табибы, Зәй үзәк дәваханәсенең балалар бүлеге  мөдире буларак хезмәт куя.  Ул - районның мөхтәрәм хезмәт ветераны, бик күп Мактау грамоталарына ия.

Йосыповлар уллары Таһир белән Ринатны да сайлаган һөнәрләренә тугры булырга, хезмәтне яратырга өйрәтеп үстергәннәр. Таһир гаиләсе белән Ульян шәһәрендә яши,  югары категорияле табиб-терапевт, эндокринолог. Ринат - ветеринар-табиб. Киленнәре Зәйнәп белән Наилә дә каенана туфрагыннан, өлкәннәрне хөрмәт итеп яшиләр. Оныклары Марат, Эльдар, Зәлия, Назилә әби-бабайның горурлыклары булып үсеп җиткәннәр, инде бер оныкчыклары Элина да шат авазы белән сөендерә үзләрен.

55 еллык зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче  Фәриха һәм Марс Йосыповлар өчен менә шундый матур, бөтен гаилә башында торудан да зур бәхет юк. Фәриханың исеме җисеменә туры килгән, гарәпчәдән тәрҗемә ителгән әлеге сүз нәкъ менә  иң бәхетле дигәнне аңлата.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net