Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


“Алина” спорт залында яшьләр форумы үткәрелде. (ФОТО)

Кадрлар барысын да хәл итә дигән күптән әйтелгән гыйбарә бүгенге тормышыбызда да үзенең мөһимлеген һәм дөреслеген югалтмый. Катлаулы механизмнар, югары технологияләр заманында яшибез бит. Шуңа күрә һәр тармакта белемле, үз һөнәрен бик әйбәт белгән, заманча алымнар кулланып эшләргә өйрәтелгән, һәр яңалыкны үзләштерергә сәләтле эшчеләр, белгечләр, җитәкчеләр кирәк. Әгәр алар булмаса икътисадның, һәр тормышның үсешен тәэмин итү мөмкин булмаячак.

 

Безнең район да шундый кадрларга мохтаж. Мәктәпләргә – укытучылар, авыл хуҗалыгы тармакларына агроном һәм инженерлар, зоотехник һәм ветеринарлар, сәламәтлек саклау учреждениеләренә медицина хезмәткәрләре һәм башкалар кирәк безгә. Мәктәпне тәмамлаучылар андый һөнәрләрне сайлый сайлавын, белгечлек алу өчен югары һәм урта уку йортларына китеп укырга керәләр. Әмма диплом алгач, бик күпләре шәһәрдә калуны өстен күрә шул.

Бүгенге студентлар күңеленә укып бетергәч туган якка кайтып эшләү теләген салып кую максаты белән үткән атнада “Алина” спорт залында яшьләр форумы үткәрелде. Егет-кызларны очрашуга чакырдылар, алар белән сөйләшү өчен район һәм оешмалар җитәкчеләре килде, ә мәктәп укучылары биюләр, яшь спортчылар төрле чыгышлар әзерләгән иде. Залда шулай ук “Хузангай” кооперативы, кайбер мәктәпләр, район музыка мәктәбе турында стендлар да урнаштырылган.

 

Студентлар алдында чыгыш ясаучыларның һәркайсы яшьләргә авыл җиренә кайтып эшләүнең һәм яшәүнең өстенлекләре хакында аңлатырга тырышты. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Айсылу Садретдинова республикада партия җитәкчелегендә гамәлгә ашырылучы программалар турында сөйләде.

–Яшьләребез хәзер актив, районның сәяси-иҗтимагый тормышында үзләрен күрсәтәләр, спорт, үзешчән сәнгать белән теләп шөгыльләнәләр. Партия инициативасы белән башлап җибәрелгән мәдәният йортлары төзү, мәктәпләрне төзекләндерү, яшьләрне торак белән тәэмин итү кебек программалар исә нәкъ менә сезнең киләчәкне кайгырту билгесе,–диде ул.

 

Аннары район советы һәм башкарма комитетының яшь белгечләре Маргарита Багановага, Айрат Вәлиевка, Лариса Кирсановага, Надежда Амуковага  “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы билетлары тапшырылды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев киләчәген туган як белән бәйләргә теләгән яшьләр өчен үзе дә үрнәк. Ул, булачак агрономнарга, ветеринария белгечләренә, инженерларга район авыл хуҗалыгының үсеше, яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында тәфсилләп сөйләде.

 

Булачак табиб һәм шәфкать туташларына авыл җирендә эшләүнең уңай яклары турында үзәк район хастаханәсе табибы Эллада Плаксина сөйләде.

–Районга кайткан табибларның бишесе үзебезнекеләр. Алар дәүләт ярдәме сыйфатында 1 әр миллион сум акча алдылар. Хезмәт хакларына ай саен 4,5 мең сум акча өстәп түләнә, торак белән бәйле проблемалары  хәл ителә. Соңгы елда урта махсус белем белән безгә бер кыз һәм ике егет кайтты. Берсе ашыгыч ярдәм хезмәтенә урнашты, икесе авылларда ФАПларны җитәкләделәр. Сез дә укып бетереп кайтыгыз, көтәбез,– диде ул.

 

Киләчәкләрен балалар укыту һәм тәрбияләүгә багышларга теләгән яшьләргә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Хәлиуллин  сөйләгәннәр кызыклы тоелгандыр. Ул мәктәпләр ремонтлау, аларны заманча белем бирү чаралары белән тәэмин итү турында сөйләде, яшь педагогларга өстәмә түләүләр хакында әйтеп үтте.

–Республика “Безнең яшь укытучы” конкурсында җиңүчеләрне тулысынча җиһазланган кабинет, бушлай белем күтәрү мөмкинлеге, ай саен өстәмә 10 мең сум түләү белән үсендерәләр. Яшьләр өчен искиткеч мөмкинлекләр тудырыла! Безнең берничә укытучыбыз хәтта Америкага, Англиягә барып укып кайттылар,–диде ул.

 

Район мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчеләре Рәсимә Гайфуллина һәм Раиль Гатауллин да авыл җирендә ял сәгатьләрен файдалы итеп үткәрү мөмкинлеге турында сөйләделәр. Кыскасы, бу очрашуга килгән яшьләр киләчәкләрен хәл итәр вакыт җиткәч уйлану өчен күп мәгълүмат алдылар бу форумда. Алып баручыларның: “Укып бетергәч авылга эшкә туган ягын өзелеп яратучылар гына кайта”,–дигән сүзләре дә күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.

Ә соң яшьләр үзләре нәрсә уйлый. Лекция-семинарларын калдырып, форумга кайтканнар, үзләренә атап әйтелгән сүз-киңәшләрне тыңлаганнар икән, димәк, күңелләрендә туган якка омтылу юк түгел?

 

 

Айдар Шәйдуллин, Казан дәүләт аграр унивеситеты, III курс:

–Балачактан агроном хезмәте белән кызыксындым: үсемлекләрнең ничек үсүе, җирнең, туфракның сихри көчкә ия булуы гаҗәеп тоела иде. Үсә төшкәч, шуны аңладым: игенче хезмәте – кешелек дөньясының яшәеше нигезе. Икмәк булмаса, бернигә ирешеп булмас иде. Шуңа күрә агроном булачакмын. Уз районыбызга кайтып, үз басуларыбызда иген үстерү, туган ягыбызны бай, алдынгы итүгә өлешемне кертү турында хыялланам.

Диана Павлова, Казан медицина көллияте, I курс,

–Әнием фельдшер минем, бу эшнең үзенчәлекләрен кечкенәдән күреп үстем. Беләм, авыр һәм тынгысыз эш, әмма авыруларны карау, дәвалау ошый миңа. Укырга авыр, әмма кызыклы. Булачак белгечлегем – ашыгыч ярдәм фельдшеры. Укып бетергәч, кая эшләрмен, әле уйламадым.

Алинә Сәлахова, Надежда Артамонова: Без дә шул ук көллияттә укыйбыз. Беребезнең парктика үтү турында район хастаханәсе белән килешүе дә бар инде. Бәлки киләчәгебез үз ягыбыз белән бәйледер?

Регина Гайфуллина, Алсу Җиһаншина, Казан дәүләт аграр университетының III-IV курс студентлары:

–Без икебез дә урман хуҗалыгы институтында укыйбыз. Урман үстерү серләренә өйрәнәбез, аны ничек төрле авырулардан сакларга, республика урман фондын ничек ныгытырга икәнлеге турында сөйли укытучыларыбыз. Беребез практиканы Әлки урман хуҗалыгында үтте, бик ошады. Елена Васячева бик күп нәрсәләргә өйрәтте, эшкә кайтырга чакырды. Кызыклы тәкъдим, шул турыда уйлашабыз әле менә.

Салават Саттаров, Казан дәүләт ветеринария академиясе, III курс:

–Апрельдән Юхмачы иерлекчелек комплексында практика үтә башлыйм. Бераз дулкынланам да: укыганда алган белемнәремне куллана алырмынмы. Минем дәү әтием авылда ветеранар иде. Бик кирәкле кешесе иде ул авылның. Тырышып укыйм, яхшы ветеринария табибы буласым килә. Мин – авыл баласы, туган якка кайтып эшлисем һәм яшисем килә.

Инсаф Зәйдуллин, Казан дәүләт ветеринария академиясе, I курс:

–Әле укый гына башладым дияргә була. Авыр булса да, кызык. Абыем Рамил да шунда ук белем ала, инде соңгы курста, аспирантурага кыстыйлар үзен. Укырга теләгем зур. Киләчәктә авылга кайтырмынмы, абый кебек галим булырга омтылырмынмы, белмим. Кайда гына эшләсәм дә, файдалы кеше буласым килә.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net