Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


“Умники и умницы”да түбәтәйле Татарстан егете катнашты

Узган атнада татарлар “Беренче канал”ны яулап алды! “Голос дети” проектында татар телендәге чыгышы белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова телевизор караучыларның күңелләрен әсир итсә, “Умники и умницы” тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны “Иншаллаһ” дип әйтергә мәҗбүр итте.

 


Актаныш районы Иске Теләкәй авылы егете Айдар Шәйхин тапшыру барышында үзен шактый яхшы дәрәҗәдә белемле һәм лаеклы икәнен дәлилләде. Егетебез Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның укучысы да икән әле: Айдар заманында аннан лидерлык дәресләрен алган.

Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: мондый дәрәҗәле тапшыруда катнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми. 2014 елда Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә дә, әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узган. Шунда җиңгән укучыларга сентябрь башында чирекфиналда булачак темалар игълан ителгән. Тик ул теманың кайсы аспекты биреләсе бөтенләй билгеле булмый. Өч ай дәвамында әзерләнеп, декабрь башында тапшыруның чирекфиналында катнашырга барган Айдар.


 


- Тапшыруның төбәк турларында бары тик 10 сыйныфта укучылар гына катнаша ала. Ә яңа уку елы башында алар 11 сыйныфка күчкән булып чыга. Минем белән дә нәкъ шулай килеп чыкты, – дип аңлатты безгә Айдар.

Татарстанда узган сайлап алу турлары ике өлештән торган. Беренче өлештә тестлар һәм оста сөйләм конкурсы булса, икенче өлештә инде катлаулырак биремнәр үтәргә туры килгән. Җитмәсә, анда тапшыруның алып баручысы Юрий Вяземский хәтта үзе дә килгән. Айдар сайлап алу турларында сорауларга чикләвек ваткан кебек тиз генә җавап биргән. Бәхеткә, сораулар да Татарстан тарихы буенча 19 гасырга караган ә егетебезнең яраткан предметы – тарих.

- Бу уенда катнашу минем өчен тәҗрибә булды, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айдар. – Үз яшьтәшләрем белән очрашу, алар белән ярышу мине белем ягыннан нык баетты.

Шунысын әйтергә кирәк: “Умники и умницы”да җиңүчеләр МГИМОга керү хокукына ия була. Тапшыруның киләсе турына үтмәсә дә, Айдар борчылмаган. Ник дигәндә, киләчәккә “билеты” егетнең күптәннән кесәсендә икән бит инде. Эш шунда ки, Айдар узган ел Бөтенроссия тарих олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урын яулаган. Ә ул диплом, үз чиратында, Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына керергә мөмкинлек бирә.

Актаныш егете катнашкан уен тимер юл темасына багышлана. “Миңа әлеге тема бөтенләй дә якын түгел. Бәлки җиңелүемнең сәбәбе дә шуның белән бәйледер. Үзеңә якын тема булмагач, аны бит өйрәнгәндә дә бик яратып өйрәнмисең”, – дип елмая егет.

“Умники и умницы”га баргач, бер көндә дүрт тапшыру төшергәннәр. Шул тапшыруларның темасы уртак була икән. Айдар “теоретик” буларак катнашкан көнне тапшырулар әкиятләр, Алтын Урда темаларына багышлана. Алтын Урда темасына багышланган тапшыруда орден һәм медаль алып, “келәмгә” (дорожка) чыгу мөмкинлеге бирелә. Егет курыкмыйча, кызыл юлны сайлый, гәрчә әле яшел юлны сайлау мөмкинлеге булса да.

- Бәлки кызыл юлны сайлау минем тарафтан хата да булгандыр. Без катнашкан уенда яшел юлда катнашучыга җиңел сораулар туры килде. Яшь кеше булгач, рискка да барасы килә бит, – дип аңалатты егет.

“Умники и умницы” тапшыруының алып баручысы Юрий Вяземский Татарстан укучыларының яхшы әзерлекле булуын тапшыруда да ассызыклап әйтте. Айдар да аның белән килешә. Егет фикеренчә, Татарстанда укучылар яхшы әзерлектән тыш, республика тарафыннан да ярдәмне тоя. Егет үзе Актанышның сәләтле балалар өчен ачылган мәктәбендә укый.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: башка катнашучылардан аермалы буларак, Айдар уенга түбәтәй киеп чыккан иде. Егет инде 9 яшьтән бирле түбәтәй киеп йөри икән.

- Юрий Павловичка да түбәтәй белән килүем ошады. Ул бит шоу әзерли. Шуңа тапшыруга ниндидер үзенчәлек кертү хуплана гына. Җитмәсә, минем бер җавабымнан соң алып баручы “Иншаллаһ” дип әйтте. Юрий Павлович – православ динендәге кеше. Аның мөселман кешесе өчен кадерле булган сүзне әйтүе җаныма әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирде, – дип өсти егет.

Тапшыруны карау белән анда катнашу шактый аерыла икән. Ник дигәндә, оештыручылар катнашучыларга “алкышлар”, “тынлык” дигән команда биреп тора икән. Уенга техник җайланмаларны алып керү бөтенләй дә мөмкин түгел, ди. Уен бик гадел бара. Жюрида утыручы кешеләр дә шактый кырыс икән. Ә Юрий Павлович, киресенчә, булышырга тырыша, ди. Тапшыруда бер катнашучы хәтта аңын да югалткан. Ул вакытта жюрида утыручы бер балерина шул кызга ярдәмгә килгән икән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

 

http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/42507

Редактордан: әлеге мәкаләнең авторы тумышы белән Балык Бистәсе кызы, Казан Федераль Университетының журналистика бүлеге студенты.





Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net