Музейда жиңүчеләргә багышланган күргәзмә
Анда 250дән артык экспонат тәкъдим ителгән. Күбесе саклау фондыннан беренче тапкыр гына чыгарылып, ачык күрсәтелүгә тәкъдим ителгән. Болар - сугыш елларының шаһитлары булган документ, фотография, сугыш ветераннарының шәхси әйберләре, киемнәре.
Аның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле зур. Күргәзмә Җиңү көненә кадәр эшләячәк.