Сумны алтын яки евраз алыштырачак
Россия Президенты Владимир Путин Үзәк банкка 1 сентябрьгә әлеге мәсьәләне хәл итәргә боерган. ЕАЭС валюта берәмлеге союзы төзеләчәк, анда Россия, Белоруссия, Казахстан һәм Әрмәнстан илләре керергә тиеш. Евразия бердәм валютасының исеме алтын булыр дип уйлыйлар. Әмма евраз дигән акча берәмлеге кертелергә дә мөмкин, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” сайты