Балаң бакчага эләкмәсә – 7000 сум түлиләр?!
КПРФ әгъзалары фикеренчә, бакчага урын җитмәгән гаиләләр ай саен 7 000 сум күләмендә пособие алып барырга тиеш. Әмма бу мәсьәлә яклау тапмаган. Әгәр закон проекты гамәлгә керсә, республика бюджеты чыгымнары 240 миллион сумга артыр иде. Президент бакчага урыннарны күбәйтү буенча болай да төрле эшләр алып барылуын, яңа бакчалар төзелүен, аз керемле гаиләләргә пособиеләр бирелеп баруын искәрткән.