Ысланган скумбрия балыгы
Беренче эш итеп балыкны эретеп чистартабыз, койрык, йөзгечен, башын кисәбез, юабыз. Суган кабыгына бер литр су салып, капкач каплап, 10 минут сүлпән утта кайнатабыз. Соңыннан суган кабыгын сыгабыз һәм ташлыйбыз. Су кайнап азайган булса, су өстибез. Шуңа тоз, шикәр комы кушабыз һәм суынгач сыек төтен өстибез. Шешәнең башын балык сыярлык итеп кисәбез дә балыкны һәм сыеклыкны салабыз. Тишекне азык-төлек пленкасы белән каплап, өч тәүлеккә суыткычка куябыз. Көн саен шешәне селкеткәләп, балыкларның урыннарын алыштырып торырга кирәк. Тиешле вакыт үткәч, балыкны шешәдән алырга, бер-ике сәгать элеп киптерергә һәм үсемлек мае белән майлап суыткычка куярга була.