Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ХЫЯЛЛАРНЫҢ КАНАТ ҖӘЙГӘН МӘЛЕ

“Театр яшьләре белән көчле, өлкәннәре белән зирәк” – дип әйтелгән  гыйбарә яши сәнгать дөньясында. Яшьлекнең көчен, дәртен югалтмый, шуның өстенә өлкәннәр киңәшенә колак салып шактый гына сәхнә тәҗрибәсе тупларга өлгергән урта буын артистлар да эшли биредә. Алар театрның төп көчләре, “эш атлары” инде, ягъни мәсәлән. Язмам шуларның берсе Ләйсән Нургалиева турында булыр. Ләйсән үзенең гадилеге, эчкерсез һәм карусызлыгы, шат күңелле һәм шаянлыгы белән бик тиз арада хезмәттәшләренең ышанычын һәм мәхәббәтен казанды. Аннан соң, олыларны олылау, үзеннән өлкәннәргә хөрмәт белән карау дигән бик гүзәл сыйфатка ия ул. Мөгаен, анда бу сыйфатны Минзәлә районының Шикәрле Каен һәм Наратлы Кичү авылларында гомер иткән әби -бабалары тәрбияләгәндер. Чаллы шәһәрендә туып-үскән кызның җәйге ялы әти-әнисенең туган төбәге булган шушы авылларда уза бит.

Аның сәнгать юлына кереп китүе дә балачактан, мәктәп елларыннан ук күңеленә кереп оялаган хыялларына барып тоташа. Бәлки, аның күңелендә иҗат чаткысын Чаллы театрында эшләүче Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар кабызгандыр, чөнки нәкъ менә алар Ләйсән йөргән театр түгәрәген җитәкли; ә бәлки, бу юлга кереп китүенә әнисе сәбәпче булгандыр. Ләйсәннең әнисе дә балачагында артистка булу турында хыялланган бит. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ләйсән театр училищесына укырга керә. Әмир Камалиев курсында укыган елларны бик сагынып искә ала ул.

Ләйсәннең Чаллы театрында тәүге эшләренең берсе - Н.Гогольнең “Өйләнү” комедиясендә Дуняша образы булды. Спектакль Мәскәүдә Югары режиссёрлар курсында укучы Илфат Камалиевның диплом эше иде. Бик күп данлыклы театрларда куелган бу классик әсәрдә актерга беркемне дә кабатламыйча, образның үзенә генә хас булган үзенчәлеген табарга кирәк. Ә театрга килеп әле яңа гына эшли башлаган яшь актер өчен бу аеруча катлаулы. Эпизодик роль булуына карамастан, Ләйсән сәхнәдә тамашачының хәтер төпкеленә уелып кала алырлык образ тудырды. Бераз дорфарак һәм тупасрак булган асрау Дуняша-Ләйсәннең чын күңелдән шаркылдап көлеп җибәрүе тамашачының да эчен кытыклап, аны елмаерга мәҗбүр итә иде. 

Озак та үтми Ләйсән ул вакытта театрның баш режиссеры булып эшләүче Ренат Әюпов Гаяз Исхакыйның “Кәләпүшче кыз” повесте буенча куйган спектакльдә Камәр ролен уйный. “...Артисткабыз кәләпүшче кыз Камәрнең кылдан нечкә хисләрен “киеренкелек мунчасы”ның иң кызу ләүкәсенә күтәреп бетереп уйный. Яманлыктан гаҗиз калып сынып-сыгылып, башын җиргә бәргәләгәндә дә аның һәр очлыгының һәр күзәнәге хәрәкәттә... Күз алдыбызда җитлегә - камилләшә баручы актерларыбыз өчен сөенеп утырасың... Киләчәген ак җилкән итеп күрәсе килгән Камәр – Ләйсәннең язмышы өчен, ирексездән, үзеңне җаваплы хис итә башлыйсың...” - дип язды матбугатта Өлфәт Гыйлаев.

Бу – Ләйсәннең сәхнә сынавын уңышлы узып, чын профессиональ сәнгать дөньясына аяк басуы була.

Р.Батулланың “Яшь аралаш көлү” мелодрамасындагы Кадрия образы – Л.Нургалиеваның иң уңышлы, яраткан эшләреннән берсе. Үзе дә сизмәстән, Каракаш белән Саргөлнең мәхәббәт кыйссасына килеп кереп, мәхәббәт өчпочмагы ясаган яшь студент кыз Кадрия үзенең бәхете, мәхәббәте өчен көрәшә. Беренче карашка бик кыюсыз гына тоелса да, ул сөюе хакына тәвәккәл адымга бара – Каракаштан авырга уза, чөнки Каракашның бала турында хыяллануын да, талдан бишек үрүен дә белә. Ә яраткан кешесен бәхетле итеп күрер өчен Кадрия барысын да эшләргә әзер. Спектакльдә иң истә калган эпизод Саргөл белән Кадриянең Каракаштан башка гына аның кем белән калырга тиешлеген ачыклаулары, төгәлрәге, аны бүлешү күренешедер, мөгаен. Эчке ярсуларын тыярга тырышып, ике хатын-кыз үзләренең киләчәк тормышларын төзергә маташа. Хисләр киеренке, нерв җепләре кыл кебек тартылган, әмма икесе дә бик тыныч күренергә тырыша. Ләкин Кадриянең эчке халәте камыр җәйгән мизгелдә тамашачыга бик ачык күренә. Кулына тоткан уклауны күз иярмәслек тизлек белән тәгәрәткәндә дә, камыр җәймәсе өстенә кирәксә-кирәкмәсә кабаланып он сипкәндә дә, аның эчендә нинди вулкан кайнаганын аңлавы авыр түгел. Беренче карашка вак кына тоелган детальләр белән баетылган Кадрия образы спектакль дәвамында тамашачыны әсир итеп, үзәк фигурага әйләнә. Гәрчә күңеленә комедия жанры якын булса да, тәкъдим ителгән һәр рольгә бик теләп алына ул. Ф.Галиевнең “Корт” комедиясендә - Әнисә, Ж.Мольерның “Саран”ында – Симона, Н.Гаетбаевның “Кызлар, ишек ачыгыз!” комедиясендә – Хәкимә, Т.Миңнуллинның “Без бит авыл малае” спектаклендә – Илсөяр, Г.Камалның “Банкрот”ында – Хәмди, Р.Сабырның “Хәят” мелодрамасында – Рокыя, - барысы да тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән образлар.

Соңгы елларда театрыбызда япон язучысы Кобо Абэның “Комлыктагы хатын” исемле романы буенча Равил Сабыр язган “Ком ял итми” драмасы сәхнәләштерелде. Яшь режиссер Альберт Гаффаров куйган бу спектакль актерлар өчен дә, тамашачы өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Ләйсән спектакльдә Хатын ролен башкара. “.... “Ком ял итми”дә Ләйсән бөтенләй яңа иҗади киңлеккә чыга. Аның героинясы аз сүзле, хисләрен күрсәтергә ашыкмый, төгәл билгеләнгән пластик сурәттән тыш хәрәкәтләр ясамый. Шуңа да карамастан, аның образының эчке тулылыгы әсәрдә булган һәм режиссер тарафыннан салынган күп төрле темаларны ача – булганнан канәгатьлек, сабырлык, тыныч горурлык, тормышны үзгәртеп булмаслыкка ышану”, - дип язды театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. 

Актерның яңача ачылуы үзе өчен дә, тамашачы өчен дә бик мөһим. Ә синең эшеңне күрәләр, иҗатыңны югары бәялиләр икән, язмышын актер профессиясе белән бәйләгән кеше өчен шушы иң зур бәхет түгелмени инде?!

Кайчандыр, ерак балачак илендә бу турыда хыялланган яшүсмер кызның татлы хыяллары канат җәйгән, тормышка ашкан мәл бит бу!

Миләүшә ИМАМОВА.


Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net