Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


“ШҮРӘЛЕ”ГӘ 70 ЕЛ

12 мартта М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында беренче татар балеты – композитор Ф.Яруллинның “Шүрәле”се куелуга 70 ел була. “Шүрәле” балеты ул – татар халкын бөтен дөньяга таныткан сәнгатебезнең йөзек кашы. Әйтүе генә җиңел  – композитор 27 яшендә беренче тапкыр балет язарга алынып, шедевр иҗат итә.

Балет сәнгате  XVIII гасырда  мөстәкыйль иҗат төре буларак яши башлый. Россиядә ул XIX гасырның икенче яртысында чәчәк атып китә.  Бу чор композиторлар П.Чайковский, А.Глазунов, балетмейстерлар М.Петипа, Л.Иванов исемнәре белән бәйләнгән. Бүген дә сәнгать сөючеләр яратып карый торган “Спящая красавица”, “Щелкунчик”, “Лебединое озеро”, “Раймонда” балетлары шул чордан ук билгеле. Милли балетлар исә XX йөзнең 30 еллар ахырында гына иҗат ителә башлый. Әмма ул елларда да, соңрак та милли театрларда, әйтик, кыргызда, белоруста, әрмәндә, әзәрбайҗанда, украинда, башкортта сәхнәгә чыккан кайсы балет турында сокланып сөйли алабыз? Ә безнең “Шүрәле”гә бөтен дөнья сокланды. 1950 елларда “Али-батыр” исеме белән Ленинградның С.Киров исемендәге опера һәм балет театрында куелгач (хәзерге Мария театры),  бер елдан ул Сталин премиясе белән бүләкләнә. Шуннан соң “Шүрәле”нең илләр буйлап данлыклы сәяхәте башлана – балет Мәскәүдә Россиянең Зур театрында, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкент, Алма-Ата, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Саратов, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск шәһәрләрендә куела, “Шүрәле”не  Болгария, Румыния, Чехословакия, Польша, ГДР, Албания, Монголиядә бииләр. Төп партияләрне Майя Плисецкая, Наталья Дудинская, Юрий Григорович һ.б. данлыклы балет артистлары башкара. Ә 1958 елда композитор Ф.Яруллинга (сугышта һәлак булуыннан соң) республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

“Шүрәле” балеты – татарның күңелендә әрнеп торган, мәңге төзәлмәс яра да. Кыска гына иҗат гомерендә татар музыкасын яңа бөеклеккә күтәрә алган талантлы,  Европа музыка сәнгатенең опера, балет кебек жанрлары өчен татарда шартлар әле өлгереп җитмәгән  чорда да  эшкә тотынган кыю, яшь, өметле композиторны сугыш мәхшәренә тыгып харап итү җитәкчеләр  намусында мәңге җуелмаслык тап булып калачак. Бу вәхшилеккә хәтта чит-ятлар да шакката. Музыка белгече Земфира Сәйдашева, мәсәлән, бер мәкаләсендә композиторыбыз Ф.Яруллин белән яу кырында очрашкан техника фәннәре докторы мәскәүле Дмитрий Соколовның 1984 елда моң иясенең 70 еллык юбилее уңаеннан Казанга килүе турында искә алып үткән. “Студент чагымда  Мәскәүдә Зур театрда Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты куелуын белдергән афиша күрдем. Әмма мин белгән Фәритнең әсәре куеладыр, дип уйламадым да, чөнки аның 1943 елда һәлак булуын белә идем инде. Ә балет 1950 елда куела. Аннары Россиянең Зур театрында сәхнәләштерерлек бөек әсәрнең авторын сугышка җибәргәннәрдер, дигән уй башыма да килмәде”, - дип әйткән үзенең чыгышында Д.Соколов. “Шундый гениаль композиторны сугышка җибәрергә ничек йөрәгегез җитте?!” - дип ачынып кычкырган ул ахырдан, президиумга карап. Әмма бу җинаять талантларыбызга карата сансызлык нәтиҗәсе генә түгел, монда усал ният тә катышканы көн кебек ачык. Юкса, оркестр музыкантлары, кордебалет биючеләре, күмәк күренешләрдә катнашучыларга кадәр бронь алып, канлы мәхшәрдән котылып калганда, балет иҗат иткән композиторның котылгысыз рәвештә сугыш кырына китеп баруын тагын ничек аңлатып була соң? Опера һәм балет театрының сугыш елларында да эшләвен исәпкә алганда, бу бигрәк тә сәер тоела. Сугыш башланып ике көн үткәч Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсы куелган бит. Ә көзгә “Шүрәле” балетын күрсәтү ниятләнгән була. Дөрес, Ф.Яруллин белән бергә фронтка композитор З.Хәбибуллинны да җибәргәннәр. Әмма берничә айдан аны хәрби укулардан кире чакырып кайтарганнар. Аның каравы бөтенләй Фәрит Яруллинга чит-ят булмаса да, безнең кавемнән булмаган игелекле кешеләрнең аһәңсазыбызга ярдәм итәргә тырыша. Бу – композиторның  остазы профессор Г.Литинский. Алар Саратов шәһәрендә очраша. Мәскәү консерваториясе шунда эвакуацияләнгән була. Профессор Литинский кирәкле кешеләргә мөрәҗәгать итеп, Ф.Яруллинны консерваториянең хәрби факультетына күчертүне кайгырта башлый. Моңа ризалык алуга да ирешәләр. Әмма кәгазьләрне рәсмиләштерер өчен ике атна вакыт кирәк була. Шул арада композиторны фронтка җибәрәләр.
 
Ни аяныч, 1945 елның 12 мартында “Шүрәле” балетының премьерасын композиторның үзенә күрергә насыйп булмый. Л.Жуков, Г.Таһиров куелышында сәхнә күргән спектакльдә төп партияләрне Анна Гацуллина (Сөембикә), Барый Әхтәмов (Былтыр) башкара. Әмма “Шүрәле” балетының тарихын сөйләүне 1941 елдан башлау дөресрәк булыр. Ул вакытта балетка дөнья күрергә сугыш комачаулаганын беләбез, әмма нәкъ шул булмый калган куелыш безгә балет сәнгатендә зур урын тотсалар да, күпләребезгә  билгеле булмаган милләттәшләребезнең исемнәрен ача. Ул -1941 елда Сөембикә һәм Былтырны биергә әзерләнгән Найма Балтачеева һәм Габдрахман Кумысников. Алар икесе дә Ленинградтагы С.Киров исемендәге опера һәм балет театрында биегән. Аннары шушы ук театрда репетитор булып эшләгән. Һәм Ленинградтагы А.Ваганова исемендәге хореография училищесында укыткан. Найма Балтачеева Ленинград консерваториясенең педагогика кафедрасында бөек балет остасы, педагог А.Ваганованың шәкерте һәм ассистенты була. Габдрахман Кумысников та шунда ук белем ала. Ирле-хатынлы бу артистларны рус балет сәнгатен өйрәтергә Болгария, Венгрия, Югославия, ГДР, Польша, Нидерланд һ.б. илләргә чакырганнар. Найманың бертуганы Таһир Балтачеев һәм улы Мурат Кумысников шулай ук Ленинградтагы С.Киров исемендәге опера һәм балет театрында бии. Ә Габдрахман Кумысниковның бертуганы Халит Кумысниковны без театр тәнкыйтьчесе буларак беләбез. Найма Балтачеева һәм Габдрахман Кумысниковка 1941 елда Казан сәхнәсендә биергә насыйп булмый, әмма 1950 елда хореограф Л.Якобсон “Шүрәле”не Ленинградта куйгач, бүтән артистлар белән алмашып, төп партияләрне алар да башкара. Милләттәшләребезнең биегәнен ул вакытта Ленинградта хореография училищесында белем, күнекмәләр алучы балеринабыз Сания Хантимерова күреп кала. Ә 1970 елда аңа Казаныбызда яңартылып куелган “Шүрәле” балетында Сөембикә партиясен үзенә биергә насыйп була һәм ул балеринаның  иҗатында төп партияләрнең берсенә әверелә. Ә инде  Казан хореография училищесында укыта башлагач, Татарстанның халык артисты С.Хантимерова бертуган Найма һәм Таһир Балтачеевлардан, Габдрахман Кумысниковтан күреп-өйрәнеп калган белем-күнекмәләрне яшь артистларга өйрәтә һәм бүгенге көндә “Шүрәле” балетында аның шәкертләре дә бии.              

Спектакльдә  Былтырның урманны яндыруы күпләргә ошап бетмәскә мөмкин, чөнки үзе яшәгән җирне яндыру татар халкына хас түгел, “Үзең китсәң дә, син иген чәчеп кит”, дигән халык әйтеме дә бар. Чыннан да, Ә.Фәйзи язган либреттога бөек хореограф Л.Якобсон да кул керткән. Шуңа күрәдер дә,  бу балет урманда үзенә күңел ачарга җай эзләп йөрүче шаян Шүрәле һәм Былтырның зирәклеге, хәйләкәрлеге турында түгел,  явыз урман ияләрен җиңеп, Сөембикәне азат иткән батыр егет турында булып чыккан. Кыскасы, Л.Якобсонның татар фольклорын белмәве чагылмый калмаган. Шул ук Якобсонның либреттога катышуы сәбәпле “Шүрәле” берникадәр дәрәҗәдә рус классик балет әкият-спектакльләрен хәтерләтә. Ә 1950 елда Ленинградта “Али-батыр” исеме белән куелган спектакль бөтенләй дә “Шүрәле”дән ерак торган.  2009 елда  хәзерге Мария театрында “Шүрәле” балеты яңартылып куелды. Анда да Былтырны патша улларыныкыдай зиннәтле киемнәрдән киенгән әкият каһарманы итеп күрәбез. Ничек кенә булмасын, “Шүрәле”не Санкт-Петербургта бик яратып карыйлар. Сайтларыннан күренгәнчә, 8 апрельдә буласы спектакльгә билетлар инде сатылып беткән. Ә менә рус классикасының йөзек кашы саналган һәм март аенда буласы “Жизель”, “Лебединое озеро”, “Спящая красавица”га билетларны иркен алып була. Үзебезнең театрыбызда исә “Шүрәле” балеты соңгы елларда бик сирәк, күп дигәндә ярты елга бер тапкыр күрсәтелә торгандыр, чөнки безнекеләрнең Европа буйлап акча куып йөриселәре бар, милли спектакльләргә игътибарлары җитми кала. Р.Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивалендә бөтен дөньядан җыелган балет осталары янында да “Шүрәле”гә урын юк. Бердәнбер, кабатланмас милли балетыбызны гастрольләргә дә алып чыкмыйлар. Импрессариолар классиканы сорый, янәсе. Хәер, талантлы улын сугыш кырына озаткан халыкка хас сыйфат бу. 
    
 Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

."Шүрәле"нең 1945 елда куелган күренеше.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net