Лениногорск районы Сугышлы мәктәбендә сугыш ветераннары белән очрашу
4 март көнне мәктәптә «Бәйрәмегез котлы булсын ветераннар» дигән очрашу үтте. Сугышлы авылы җирлегендә (Юлтимер авылында) ике ветеран – Хабиров Миңнебай Галим улы һәм Мифтахов Мирза Зәки улы яши.
Алар икесе дә урта мәктәпне тәмамлагач 1941 елда сугышка китәләр һәм исән-сау әйләнеп кайталар. Миңнебай бабай гомере буе колхозда агроном булып эшли, ә Мифтахов Мирза бабай авыл советы рәисе булып эшли, хәзергесе вакытта Юлтимер авылы мәчетендә имам вазыйфаларын башкара. Икесе дә хәзерге вакытта балаларының, туганнарының һәм авылдашларының олы хөрмәтен тоеп яшиләр.