Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Узган елны төп икътисадый күрсәткечләр буенча Әлки районы уңай тәмамлады

2010 елдан башланган корылык авыл хуҗалыгында җитди сынауларын тудыра килә. Былтыр да бөртеклеләр өчен иң кирәкле чорда Әлки басулары  айдан артык яңгыр күрмәде. Инде бу авыл хуҗалыгы елы  тагын да хәтәррәк булырга тора – илдәге икътисадый кризис үзен һәрьяклап сиздерә башлады. Запас частьләргә, минераль ашламаларга, орлыкка бәяләр кинәт күтәрелде. Район Советының узган елдагы эшчәнлегенә  хисап утырышында сүз әнә шул хакта да барды.

 

 

Күрсәтерлек эшләребез бар

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин район белән идарә итүгә декабрьдә генә алынса да, аңа тулы ел өчен хисап тотарга туры килде.  Утырышта Тататарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм республиканың төрле министрлыклары  вәкилләре дә катнашты.

Узган елны төп икътисадый  күрсәткечләр буенча район уңай тәмамлады. Александр Никошин  утырышта ясаган докладтан кайбер саннарны гына китерәм.  3 миллиард 259 миллион сумлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерелгән. Район халкының үткән елгы тулаем акчалата кереме 2 миллиард 668 миллион сум тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгына гына да былтыр 766 миллион сум инвестиция кертелгән. Моннан тыш, юлларыбызны ремонтлауга һәм төзүгә 800 миллион сум акча тотылган. Районда  бик күп төзелеш эшләре башкарылды. Әйтик, Базарлы Матакта смета бәясе 90 миллион сум торган полиция биналары комплексы файдалануга тапшырылды. Юхмачыда мәдәни үзәк төзелде, Чуаш Борнае һәм Чуаш Кичүе авылларында мәктәп биналарына капиталь ремонт ясалды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә бик күп эшләнде.

Узган ел районда халык саны янә 20 меңле чикне узды. Былтыр без әлкилеләрнең уртача хезмәт хакы 17 мең 403 сум тәшкил иткән. Районда 84 кече предприятие һәм 381 хосусый эшмәкәр эшли.

Түбән Әлкидә бертуган Шәйхетдиновларның, Рәис Галиуллинның эшчәнлеге зур үсештә бүген. Башкаладан килгән җитәкчеләргә әлеге предприятиеләрне дә күрсәттеләр. Шундый эре эшмәкәрләр хезмәт куйганда авылның киләчәге бик өметле, дип бәясен бирде Юрий Камалтынов.

 

Җитештерүчеләргә ярдәм кирәк

Бер уңайдан республика вәкилләрен Түбән Биктимер авылында эшләүче Нина Агапованың кәҗә фермасы белән дә таныштырдылар. Нина Ивановна кунакларга кәҗә сөтеннән җитештерелгән продукциясен  күрсәтте. Фермерыбыз белән аралашкач, Юрий Зимелевич Казандагы Агропромпарк әле авыл җитештерүчеләре өчен бик җайлы эшләми икән, дип нәтиҗә ясады. Нина Агапова кәҗәләренең сөтенә сорау зур, әмма ул аны көн саен Казанга алып барып сата алмый.

Район советы утырышында да, әлеге теманы дәвам иткән сыман, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүдә эшләүче ике эре предприятие җитәкчесе чыгыш ясады.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның Үзәк Әлки филиалы директоры Рафаэль Гыйльметдинов үз чыгышында шундый саннарны бәян итте. Республикада җитештерелүче һәр тугызынчы тонна товарлы бөртек безнең район өлешенә туры килә. Ә республиканың гомуми субсидиясеннән безгә 2 процент кына эләгә.

Рафаэль Имамович, утырышта республика җитәкчеләренең дә катнашуын искә алып, банкларның авыл хуҗалыгына бирә торган кредитлары буенча үз фикерләре белән уртаклашты.

–Бүген безгә банклар тәкъдим итә торган кредитларның процентлары нык сагайта. Дәүләттән ярдәм булмаса, барлык эшләгәнебез кредит процентларын каплауга кереп барачак, –ди ул.

Ә бит “Кызыл Шәрык-Агро” узган елны, корылык булуга карамастан, шактый уңышлы тәмамлады. Көнбагыш, кукуруз кебек техник культуралардан әйбәт уңыш алдылар. Әйтик, “Хлебодаровка” һәм “Карга” отрядлары басуларында кукуруз һәр гектардан 100 центнердан артык уңыш биргән.

Сүз дә юк, “Кызыл Шәрык-Агро” район тормышында зур роль уйный торган предприятие. Анда бүген меңнән артык әлкиле үзенә эш урыны тапкан. Уртача хезмәт хакы 14 мең 825 сум тәшкил иткән.

 

Эшкәртә дә, сата да бел

“Хузангай”  җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов чыгышы залга аеруча җанлылык өстәде.

–Безнең 20 мең гектардан артык сөрү җирләребез бар иде. Бу басулар җитәрлек булмагач, быел Чирмешән районыннан 19 мең гектар җир алдык,–ди ул. –“Хузангай” да 220 кеше эшли, күбесе ир-атлар. Хатын-кызларга да хезмәт урыннары булсын дип,  50 кеше мәшгуль булырлык кондитер эшләнмәләре цехы төзи башладык. Быелдан 20 социаль фатир салуга алынабыз.

Евгений Михайлович ит-сөт җитештерү юнәлеше буенча да зур эшләр башлануы хакында сөйләде.

Район советы сессиясендә йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган Юрий Камалтынов:

–Авыл җирендә хәзер Евгений Чугунов кебек белгечләр җитәкчелек итәр заман җитте. Продукцияне җитештерү генә түгел, аны эшкәртеп, файдалы итеп сата да белергә кирәк. Бүген илебездә шактый катлаулы вәзгыять. Безгә, төрле яссылыктагы җитәкчеләргә, халык белән аңлашып, бер фикердә эшләү зарур, –дип билгеләп үтте.

Юрий Камалтынов берничә райондашыбызга хөкүмәт бүләкләре дә тапшырды.


Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net