Лениногорск районы авыл яшьләре спортны ярата
Үткән атнада Шөгердә волейбол һәм хоккей буенча авыл яшьләре арасында ярыш үтте.
Волейбол уйнарга сигез команда килгән иде. Нәтиҗәдә, беренче урынны Кирлегәч, икенче урынны Иске Иштирәк, өченче урынны Иске Куак командасы алды.