Бөек Җиңүгә 70 тулуга багышланган сайт эшли башлады
Әлеге сайтка кереп, Бөек Ватан сугышы чорына кагылышлы фото һәм видеоархив белән танышырга була. Анда сугыш темасына җыр һәм фильмнар да урнаштырылган. 9 май — Бөек Җиңү көнендә илнең төрле шәһәрләрендә үтүче 14 хәрби парад трансляциясен дә карап булачак.