"Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү конкурсы – Бөгелмәдә
Өченче тапкыр уздырылучы бәйге традицион хәнәфи мәзхәбен, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору чарасы буларак үткәрелә, ди Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Бәйгедә катнашырга телүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлаган инде.