Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ГЫЙЛЕМ ҺӘМ ХИКМӘТ ИЯСЕ

Фронтовик язучы, драматург, артист Риза Ишморатның әдәбият-сәнгать өлкәсенә килеп керүе табигый, шул ук вакытта шактый ук гыйбрәтле дә. Ник дигәндә, язучының шәхесе формалашкан балачак елларында моңа этәргеч ясаган факторлар шактый ук. Ризаның әтисе Фәхретдин мулла рәхимсез хәлфәләрдән, кадимче ишаннарның дини сәясәтеннән шулкадәр туя ки, ахыр чиктә муллалыгын ташлап, гаиләсе белән үзенең туып-үскән авылы Уразайга (бүгенге Актаныш районы) кайтып, гади крестьян булып яши башлый. Ул уллары Зыя белән Ризага башлангыч белемне үзе укытса,  аннан соң аларны Янбарыс авылы мәдрәсәсенә илтеп бирә. Бераз үсә төшкәч, малайлар  Сараш авылының урыс-татар земство мәктәбендә,  Габдулла Тукайның үзе белән дус мөгаллимнәр Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләрдә укуларын дәвам иттерә. Малайларга хәтта Уфадагы Госмания мәдрәсәсендә, Ризаэтдин Фәхретдиндә белем эстәү бәхете дә насыйп була. Атаклы галим Р. Фәхретдин адашына  үз итеп, Ризаэтдин энем бине Фәхретдин, дип дәшә.

Менә шундый уңдырышлы туфракта шытып канат ныгыткан Ризаның Казанга  белем һәм мәгърифәт үзәгенә килеп керүе гаҗәп тә түгел. Монда ул футурист шагыйрьләр Гадел Кутуй, Вил Уразай белән дуслаша. Яшь иҗатчылар  Владимир Маяковскийны идеал дип күрә...

Ишморат сабыр һәм ышанычлы адымнар белән максатына  якынлаша:  татар театр техникумына укырга керә. Ул әдәбият һәм сәнгатьнең алтын чорын күрү генә түгел, анда  катнаша, үзенең кабатланмас эзен калдыра. Җиңел аралашучан Риза Ишморат Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Муса Җәлил һәм тагын бик күп алыштыргысыз әдипләр белән дус була. Ул дәһшәтле заман – 30 нчы, 40 нчы еллар күп талантларны үзенең канлы тегермәненә салып тураклый.

“Алар ( Риза Ишморат белән Рәшидә Җиһаншина) өйләнешеп тора башлауга, Сталин чорының кара шәүләсе караңгы болыттай бөтен дөньяны камап ала”, - дип язды  Дания Гыймранова.  Риза абый хәтта: “Мине кайчан аласыз?” – дип Черек күлгә бара. “Кирәк булгач, алырбыз,” – дип кайтарып җибәрәләр. Бераздан аны партиядән чыгаралар, театрдан куалар.

Бер афәткә икенче афәт ялганып китә – сугыш башлана. “Мине военкоматка чакырдылар,- дип яза үзенең истәлекләрендә Риза Ишморат. - Бауман район военкоматы, өлкән комиссар Вихлянцев кабинеты. Комиссар, озак сөйләшеп тормыйча, кулындагы документларга күз төшереп алды да:

- Иптәш Ишморатов, хәлебезнең  кискенлеген яхшы аңлыйсыздыр. Дошман Мәскәүгә бәреп керергә җыена. ...Кыскасы шул, без сезне фронтка җибәрергә уйлыйбыз. – Ул, кулындагы документларын тагын бер кат карап чыкты да, бераз елмая төшеп, - сез бит батальон белән команда итәчәк кеше, - дип куйды".

Ләкин язучы Ишморатов үзенең хәрби сәләтен алай югары бәяләми.  Аннан ул гади солдат булып сугышның эченә үк кереп, башкаларны да агитацияләп, үзенә дә дошманга каршы ташлануны бурычы, дип саный. Ләкин хәрби комиссариатта Р. Ишморатны сугышка җибәрми торырга карар кылалар. 1942 елның җәендә,  Казанда, танк батальонында  хәрби хезмәт үткәндә аның намусы түзми, командованиегә һәм партия өлкә комитетына фронтка хәрби корреспондент сыйфатында җибәрүләрен үтенеп  мөрәҗәгать итә. Бу вакытта язучы “Кайту” пьесасын иҗат итә. Дошманга нәфрәте кайнап торган вакытта яза ул аны. Ун көн дигәндә ул эшен төгәлли һәм аны Республика күчмә театрына илтеп бирә. Коллектив алдында укып та күрсәтә. Директор һәм баш режиссер Әсгать Мәҗитов та, башкалар да бик җылы кабул итәләр әсәрне. Күп тә үтми, С.Вәлиева-Сульва аны сәхнәгә куя. “Онытылып, дулкынланып караган сәхнә әсәрләре әз булмады, - ди автор. –Ләкин аларның берсе дә мине шушы спектакль кебек дулкынландырмады”.

Риза Ишморат  1942 елны сугышка китә. Ул вакытта Рафаэльгә 4, Рөстәмгә 2 яшь була. Язучы, үзенең истәлекләрендә язганча,   бер ел танк батальонында рядовой солдат, бераздан сержант, фронтка килгәч, өлкән лейтенант, капитан, майор була. Острогожски шәһәреннән Берлинга кадәр барып җитә. “Ватан намусы өчен” гәзитендә җаваплы мөхәррир урынбасары вазифасын башкара. Редакциядә Мөхәммәт Садри, Госман Бакиров, Габдулла Шәрипов, Газиз Иделле, Фатыйма Галиева кебек журналистлар эшли.

Риза Ишморат сугышта күп тапкырлар яралана, бәхеткә, исән–имин калып, туган якларына әйләнеп кайта. Дистәләгән  әсәрләр иҗат итә.  “Беренче чәчәкләр”, “Гөлзадә”, К.Тинчурин белән бергә язган “Тургай”,“Кайту”, Муса Җәлил турындагы "Үлмәс җыр" героик драмасы, "Давылга табан", "Шаулыйлар дулкыннар", "Тормыш дулкыннары" пьесалары төрле театр сәхнәләрендә кат–кат куела.

Икътисад фәннәре докторы Рафаэль Ишморатов  әтисе сугышка киткән көнне бүгенгедәй хәтерли.

- Әтинең кулында Нәгыймә әбием пешергән бавырсак иде, - дип хатирәләр йомгагын сүтә башлады ул. -  Мин әтине ишеккә кадәр озата бардым. Ул мине җәһәт кенә күтәреп күкрәгенә кысты да, аннан подъезд ишеге тупсасына бастырып, артына борылып та карамыйча тиз-тиз атлап китеп барды.

Безнең Бауман урамындагы коммуналь бүлмәбездә  бер көтү кеше яши иде. 36 квадрат метрлы бүлмә икегә бүленгән. Аның бер ягында Борманнар торса, икенче ягында безнең ишле гаилә. Әнинең заводта эшләүче сеңлесе Гайшә апа да ире Иван дәдәй белән берара бездә торып алды. Менә шулай үтә кысан шартларда мәш килеп яшәп ятканда әти ялга кайтып төште. Өстендә гимнастерка. Бил каешына пистолет кыстырган. Минем шатлыкның иге-чиге юк. Таң алдыннан уянып киткәч, әти белән әни яткан караватка, аларның уртасына барып ятасы иттем. Юрганны ачып җибәрсәм, әти үз янына наганын салган! Патроннары да күп күренә. Берсен алганнан гына әлләни кимеми инде, дим. Берне эләктердем  дә, урамга чыгып чаптым. Күршедә генә Шах (Шахмуратов Рафаэль) яши иде.

- Әйдә, - мин әйтәм. – Нимес самолётын бәреп төшерәбез, миндә патрон бар. Шахның нянькасы Настя мине тотты да, патроным белән бергә әтигә кертеп тапшырды. Әти бер сүз дә әйтмәде, патронны алып кабурасына  тыгып  куйды.

Әти сугыштан 1947 елны гына кайтты. Бөек Җиңүдән соң ике ел Вена шәһәрендә хезмәт иткән.  Фронтта әти журналист  Фатыйма Галиева  белән кавыша. Балалары Фәрит туа. Шуңа күрәдерме, сугыштан соң әти белән әни аерылышты. Мин әле әти белән, әле әни белән яшәдем. Өч ел чамасы, әти Рәйсә апага (язучы Рәйсә Ишморатова) өйләнгәнче, әти белән яшәдек. Бервакыт мин әтидән  “Ничә фашист үтердең?” - дип сорадым. Ул җавап бирмәде.  Әти Польшада штабель-штабель булып яткан кеше мәетләре күрүе турында сөйләде. “ Аларны фашистлар яндырырга әзерләгән булган, - диде ул. – Шул вакытта мин еладым.” 

Әти сугыш вакытында күп тапкырлар яралана. Ул госпитальдә булган бер кызыкны еш кына искә алгалый иде. Алар анда композитор Ян Френкель белән сөйләшкәләп йөри.  Алман шәфкать туташы гаҗәпләнеп әтидән сорый: сез алар белән ничек аралашасыз, янәсе. Френкель  яһүди бит. Шунда әти: “Мин үзем дә татар бит”,- дип җаваплый. Билгеле, алман татарны атка атланып чабучы бер кыргый кабилә буларак кына белә бит инде. Әти  Гамлетның шигырьләрен сөйләп китә. Шәфкать туташының күзе шар була.

Риза Ишморат сугыштан соң озын һәм матур тормыш кичерә. Театрда спектакльләр куя, дәртләнеп яңа пьесалар яза.  Картлыгы да бәхетле була аның: балаларының кадер-хөрмәтен күреп яши. Төрле гаиләләрдә туган балалары да үзара дус–тату, ярдәмләшеп гомер итә.

Чулпан  ФӘРХЕТДИНОВА.

. Германия, 1945 ел.  Риза Ишморат Мөхәммәт Садри белән.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net