Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Рашат НИЗАМИ: БЕЗ СОЦИАЛИЗМДА ЯШӘДЕКМЕ?

Без социализмда яшәдекме? Әгәр шундый сорау куелса, мин дә бер үк вакытта «Әйе» һәм «Юк» дип тә җавап кайтарыр идем.

Гадел җәмгыять төзү нияте белән тарих сәхнәсенә күтәрелгән социализмның уңай яклары күп булды. Шул ук вакытта андагы  кимчелекләр, хәвефле хәлләр дә хәттин ашкан иде.

Менә-менә төзеп бетерәбез дип хыялланган социализмның фаҗигасе шунда ки, заманында хөкүмәт, партия һәм ил җитәкчеләре тарафыннан бик матур ниятләр игълан ителсә дә, чынбарлыкта аларның күбесе ялган һәм икейөзлелек пәрдәсе белән уратылган иде. Әлеге җәмгыять асылда ике төрле әхлак белән яшәде: берсе - гади халык өчен, икенчесе - зур һәм хисапсыз түрәләр өчен. Бу хатаны төзәтергә һәм социализмга кешелекле, гадел юнәлеш бирергә мөмкин иде. Кызганыч, совет тарихында андый шәхес яисә сәясәтче табылмады.

Үзгәртеп кору игълан итеп, Михаил Горбачев бу эшкә тотынып караган иде дә, ләкин ул соңга калган булып чыкты һәм бик җитди стратегик хаталар җибәрде. Бездә үзгәртеп коруны сәясәттән түгел, Кытайдагы шикелле, икътисадтан башлау кирәк булгандыр. Әгәр Горбачев Кытай үрнәген СССР өчен «күчермә», өлге итеп алса, без бүген бөтенләй бүтән илдә яшәр идек, мөгаен. Социализм һәм капитализм модельләрдәге иң алдынгы сыйфатларны кушып, берләштереп, ике системаны сәяси һәм икътисади яктан «серкәләндереп», гадел җәмгыятькә таба җитди адым ясарга мөмкин булгандыр.

Социализмда әүвәл игълан ителгән идея һәм юнәлешләр дөрес  һәм реаль иде. Ләкин Ленин да, Сталин да тоталитар җәмгыять төзеп эшне харап итте? Капиталисттан - капкорсак, эксплуататор шикелле сыйфатларны табып, без белер-белмәс көе алардан бик еш көлә идек. Ә капиталистлар сыйнфый яктан бер дә «оялып» тормыйча, социализмның күп кенә отышлы сыйфатларын үзләрендәге иҗтимагый-икътисади әйләнешкә кертеп җибәрде. Алыйк АКШта чәчәк аткан фермерлык хәрәкәтен. Бактың исә, үзенең фәнни хезмәтләрендә аның төп нигезләрен безнең академик Чаянов язып калдырган була. Шуны тота да бездән чәлдерә американнар! Безнекеләр исә, дуамалланып һәм кешене талау исәбенә колхоз дигәннәренә ябыша... Хәзер авыл хуҗалыгында фермерлыкны бик тә үстермәкче булабыз, ләкин җитмеш-сиксән ел вакытны суга салганбыз икән шул.

Вашингтон яисә Рузвельт исемендәге фермерлык хуҗалыгы барлыгын укыганым-ишеткәнем юк. Ә менә бездә сакалбай Маркс һәм Ленин исемендәге колхозлар үрчеде генә! Ә система усал һәм каты иде: элекке колхоз рәисләренә кыен да, рәхәт тә иде - өстән ни кушсалар, шуны үтисең, планыңны гына тутыр. Ләкин мондый колларча буйсыну һәм буйсындыру алымы көннәрнең берендә тупикка илтәчәк иде һәм асылда да шулай килеп чыкты.

Бер сан хәтердә калган:   авыл хуҗалыгын текә күтәрү буенча КПСС Үзәк Комитеты һәм хөкүмәт 700ләп махсус карар кабул иткән икән. Соңгыларыннан «Азык-төлек программасы» турындагысын гына искә алыйк. Аларның байтагы өлешчә булса да үтәлгәндер, әмма моның өчен  күпме көч, акыл һәм кеше ресурслары әрәм ителде.

Кризислардан башы каткан капиталист икътисади планлаштыру  үрнәген дә бездән алды, йотты һәм үзенчә камилләштерде. «Азат базар хуҗалыгы» дип күпме генә шапырынмасын, американнар үзләрендәге икътисади сәясәтне дәүләт идарәсе кагыйдәләренә нигезләнеп кора. Аларда бишьеллык планнар юк-югын, ә менә икътисадның күп кенә өлкәләре дистә еллык стратегия буенча бара.

Без дә, әзерлексез-нисез генә, ирекле базар мөнәсәбәтләренә капканы каерып ачкан идек, нәтиҗәдә күз күрмәгән сәяси мутант - «кыргый капитализм» килеп чыкты. Русиядә реформа, яңарыш-үзгәрешләр бик авырдан бара. Чөнки илне, кешеләрне берләштерүче төп идея юк, ялгышларыбыз күп, адашу һәм алдашулар көчле. Әлеге хаталардан, баткаклыктан ничек чыгарга - юл күрсәтүче күренми. Явлинский һәм Солженицын тәкъдим иткән грандиоз проектлар да юкка чыкты, нигез таба алмады.

Шигърият остасы Дәрдемәнд бер шигырендә: «Кояшка каршы эштер бу!»   - дигән сүзләр әйтә. Бераз гына үзгәртсәк, бездә күп кенә эшләр кешегә каршы эшләнә: юллар начар, хезмәт хакы түбән, бәяләр ай саен котыра, хәерчелек, эшсезлек, ришвәт-коррупция һ.б. Сәясәтчеләр, белгечләр, министрлыклар пенсия, хәрби һәм мәгариф реформасы дип шау килә, ә нәтиҗә күренми. Чөнки күбесе кәгазьдә һәм трибуналарда гына ятып кала. Бюджет «бәлеше»ннән иң зур калҗалар -  кораллануга, хәрбиләргә һәм полициягә китеп бара.

Кеше өчен димәктән, шул ук Швециядә экологик яктан чиста автобуслар йөри, АКШның Висконсин штатында кичке 9дан соң исерткеч эчемлекләр сату тыела... Бездә исә «рюмочныйлар» тәүлек буе диярлек эшли иде. Бу җәһәттән Татарстанда хәлләр әйбәткә таба үзгәрде, ләкин озакка барыр микән?

Социализмда дотация системасы көйле, акча исәптә иде. Аны җыю механизмнары да төгәл эшләде. Ә хәзер акчаның һәм казна алтыннарының кая киткәнен белүче бар микән? «Чечня сугышы» дигән кара чоңгыл гына да күпме миллиардларны үзенә йотты. Кырымны һәм Украина хәлләрен әйткән дә юк.

Русия нефть һәм корал сату хисабына яши. Чөнки бездә табигый байлыклар күп, шул коткара. Асылда «После нас хоть потоп» дигән принцип яшәвен дәвам итә.

Әйе, без социализмда яшәп алдык. Иң укый торган ил, дип горурланып яшәдек. Язган китапларыбызны иркен чыгардык һәм каләм хакын да әйбәт ала идек. Ә хәзер, китабыңны тизрәк кулга тотасың килсә, спонсорлар эзләмичә булмый. Элек, укуың әйбәт икән, студент булу әллә ни кыен түгел иде. Авыл тәрбиясеннән күтәрелеп, безнең буын Ленин һәм Толстойлар укыган университетка кадәр үтеп керә алды. Ә хәзер авыл яшьләренең хәле бигрәк мөшкел: ни ришвәт өчен, ни коммерция атлы укулар өчен акча җиткерә алмый ул бичаралар. Сэнт-Экзюпери сүзләре искә төшә: “Бәлки, һәр кешедә Моцарт үтереләдер”.

Чабаталы илдән социализм баскычлары аша космоска кадәр күтәрелдек, фән һәм сәнгатьне үстердек, халыклар дуслыгын ныгыттык, дөнья сәхнәсендә тотрыклы урыныбыз бар иде. Әмма универсал «совет кешесе» тәрбияләү барып чыкмады, хәзер «россианнар» ясарга тырышу да ком тавы шикелле ишелә бара. Бөтенесе Русия тырнагыннан качарга, читләшергә тырыша. Чөнки советизмның гына түгел, шовинизмның да киләчәге юк. Җир шарындагы бөтен низаглар, нигездә, милли гаделсезлектән үсеп чыга. Әгәр хакимият башындагы «Единая Россия»нең ныклы милли идеясе булса, бу илдә чын демократик дәүләт төзүнең бернинди кыенлыгы килеп чыкмас иде. «Кыргый капитализм» юлына аяк басып, без һаман да аска тәгәрибез. Социализм баганасын төбе-тамыры белән кисеп аудардылар. Шулай да, әгәр Русия үзенең элекке хата-кимчелекләреннән арына алса һәм цивилизацияле юлдан китә белсә, аның тарих сәхнәсенә яңадан күтәрелүе ихтимал. Билгеле ки, бу очракта сәясәт офыгында көчле, зирәк, халыкчан лидерның пәйда булуы да беренче шарт булып тора. Әмма хәрбиләр котырынып коралланганда, кешелеккә атом, экология, рухи-әхлакый нигезләр җимерелү куркынычы янап торганда без чын демократик ил төзергә өлгерербез микән?

Әмирхан ага Еники әйтмешли, сагындыра - тик кире кайтасы гына килми. Чөнки социализмда безгә, бигрәк тә иҗат әһелләренә, сүз иреге һәм рух азатлыгы җитми иде. Ниһаять, ирекне алдык шикелле. Әмма аның белән хәзергә әллә ни эш майтарып булмый. Демократия дигәне дә килде килүен, ләкин ул көчсез һәм аяныч хәлдә. Онытмыйк: АКШ, Франция кебек илләр демократиягә 200 ел буе көрәшеп иреште бит. Без - Русиядә дәүләтчелеген югалткан бердәнбер халык. Шушы болганчык елларда туган телебез һәм  максатларны исән саклау өчен бердәмлек, аек акыл, рухи көч кирәк.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net