74 яшьлек әби ирен самовар белән бакыйга “озаткан”
Моңа кадәр хөкем ителгән абыйлы-энеле ир-атларның табында 16 февраль көнне килеп чыккан ызгыш-талашы да начар тәмамланган. Яр Чаллының шул ук микрайонында сәгать 2.00дә 26 яшьлек Чаллы егетен фатирыннан хастанәгә алып киткәннәр.
Аның күкрәк читлегенә пычак белән яра салынган булган. Җинаять кылуда шик белән зыян күрүченең 31 яшьлек туганы тоткарлана. Әлеге ир-ат көтелмәгәндә килеп чыккан ызгыш вакытында үзенең туганын пычак белән яралавын таныган.
Ызгыш алдыннан алар бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкән булган.