Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Әлмәт егете Илнур хәйрия фонды оештырган

Татарда изге йөрәкле дигән төшенчә бар. Гадәттә, без аны яхшы гамәлләр кылган, саф, эчкерсез кешеләргә карата кулланабыз. Андыйларга олы йөрәкле дип тә әйтәбез әле. Табигатьтән килә микән ул, әллә тормыш үзе өйрәтәме?

"Илдәге    чуалышлар   идея тудырды"

Мөгаен, "олы йөрәк" тумыштан биреләдер. 34 яшьлек Әлмәт егете Илнур Хуҗин да шундыйлардан. Әлмәттә беренчеләрдән булып "Изге йөрәк" дигән хәйрия фонды оештырып, тормыш авырлыклары алдында югалып калган дистәләгән кешегә ярдәм кулы сузган, киң күңелендә урын таба алган олы йөрәкле кеше ул.

18 нче мәктәп мәйданында урнашкан бер бинада ул халыктан кием-салым, савыт-саба, көнкүреш кирәк-яракларын җыяр өчен склад ачкан. Мохтаҗ кешеләр хәзер биредә бушлай киенеп китә ала.

- Күрше илләрдә төрле чуалышлар башлангач, ярдәм итү идеясе күңелдә бөреләнгән иде инде. Мин шундый кеше: якын-тирәмдәгеләрнең бәласенә тыныч кына карый алмыйм. Кайгы һәркемгә килергә мөмкин, - ди фонд җитәкчесе. - Бүген без сау-сәламәт килеш шау-гөр килеп йөргәндә, кемдер  урын өстендә авырып ята. Без ашханәләрдән, рестораннардан ризыкка заказ биреп тукланганда, кайберәүләр балаларын аша- тырга да ризык таба алмыйча йөри. Җылы фатирыбызда тыныч кына йокыга талганда, кемдер шыксыз гаражларда, эскәмияләрдә йокысыз төнен уздыра. Украинада конфликт башланып, узган елны йортсыз калган кешеләрнең безнең якларга кайткан вакытында бик нык авырып, үзем дә урын өстенә калдым. Йөрәк белән озак кына сырхауханәдә дәваланырга туры килде. Шунда социаль челтәрләрдә Украинадан кайткан качакларның күмәкләшеп Түбән Мактамада бер йортта яшәп ятулары турында хәбәр укыдым. Шул мәлдә ярдәм итәр өчен берәр оешма яки фонд ачу идеясе туды. Сәламәтлегем какшау аркасында эш урынымда мине җиңел хезмәткә күчерделәр. Димәк, бу эш белән шөгыльләнер өчен вакытым да табылачак. Менә шулай тормыш мине үзе әлеге эшкә этәрде.

Әлеге зур эшне башлап, оештырып җибәрергә Илнурга Кышкы йөзү спорты буенча федерация рәисе Валерий Мальцев ярдәм итә. Иң элек алар Әлмәттәге караңгы, тар гаражларның берсендә кирәк-яраклар кабул итү ноктасы ачалар. Шыксыз, суык гаражга җыелган әйберләр сыймый башлый. Шунда Валерий Мальцев Илнурга 18 нче мәктәптә урнашкан әлеге складны арендалап торырга мөмкинлек барлыгын әйтә. Рәсмиләштерү, кәгазь эшләрен азагына кадәр башкарып чыгарга да ул булыша. 

Кулланылмаган, ташландык хәлдәге зур складны Хуҗиннар гаиләсе күмәкләшеп, якыннары белән чистарта. Бер нәрсә дә әрәм ителми: иске парталарга да урын табыла, алар киштә ролен үти. Тимер-томырдан элгечләр ясап куя алар. Иң мөһиме, эретеп ябыштыруга оста булган Украина качаклары үзләре Илнурга килеп ярдәм күрсәтә.

"Мине   хуплаучылар   күп"

Складтагы кием-салымның күплегеннән, хактан да, арабызда олы йөрәкле кешеләр барлыгына инанасың. Балаларга да, өлкәннәргә дә кием мулдан җыелган, күннән тегелгән кышкы өс киемнәренә кадәр бар. Савыт-саба китерүчеләр дә байтак икән. Берәүләр хәтта кулланышта булган телевизор, тузан суырткыч китергән булган. Билгеле, андый техника биредә тузан җыеп озак ятмаган, шундук мохтаҗларга бирелгән.

- Кешеләр әлеге фондның барлыгын күбесенчә социаль челтәрдәге төркемнән укып белә. Сарафан радиосы да Әлмәттә яхшы эшли, - дип сөйли Илнур. - Артык булган, киелмәгән киемнәр, урын-җир әйберләре һәрберебездә бар. Өйдә тузан җыеп, урын алып ятканчы дип, бирегә бик теләп алып киләләр. Без керләнгән киемнәрне кабул итмибез. Һәр әйбер юылган, төзек, чиста булырга тиеш. Райондагы авыллардан күп балалы гаиләләр еш килә. Рәхәтләнеп үзләренә әйбер сайлыйлар. Ярамаса, кире китерергә дә була. Кайберәүләр: "Кирәк-яраклар бар, әмма китереп бирергә мөмкинчелегебез юк", - дип яза. Андый вакытта мин үз машинам белән өйләргә йөрим. Әлмәтнең балалар йортына да күп тапкырлар киемнәр алып бардык.

Әле күптән түгел Илнур тормыш авырлыкларына юлыгып, адашып, югалып калган кешеләргә дә туры мәгънәсендә ярдәм итүгә керешкән. Иптәшләре белән ул югалган якташларыбызны эзләү буенча эзләү-коткару отряды булдырган. Башлангычны хуплап алучы волонтерлар шактый булып чыккан. Бәла-каза ишек шакыган гаиләләргә булышу йөзеннән әлеге отряд кичекмәстән югалучыны эзләргә чыгып китәргә әзер.

Илнурның әлеге хәйрия эшләрендә хатыны Наталья да бик зур тырышлык күрсәтә. Иренең ярдәм итү идеясен ул берсүзсез күтәреп алган. Хәзер кирәк-яраклар җыю склады Хуҗиннарның икенче өенә әйләнгән. Бөтен буш вакытларын алар биредә уздыра: чистарта, җыя, киштәләргә урнаштыра. Ике уллары да әниләренең киемнәр барлавына, әтиләренең изге эштә йөрүенә күнеккән инде.

Азрак финанс белән ярдәм итүче табылса, Илнур фондны тагын да киңәйтеп, авыру балаларга ярдәм итү мөмкинлеге дә булдырырга тели. Планнары зурдан аның. Билгеле, алар бу гамәлләре өчен бер тиен дә алмый, киресенчә, үзләренең артык акчаларын әлеге изге эшкә кертеп бара. Машина белән йөрер өчен ягулыгы, складта төзелеш материаллары, башка вак-төяге кирәк. Әмма хәйриячелекнең асылы да шунда: ул керем алыр өчен эшләнми. Күңелеңнең киң, уйларыңның якты булуы, тырышлык та җитә. Ә иң мөһиме, Илнур кебек олы йөрәкле булу кирәк.

ФИЛҮЗӘ Хәмидуллина

АВТОР ФОТОСЫ





Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net