Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Илһам көлә, Илһам көлдерә

“Үзең өйләнгәнсең, үзең җырла!”

1971 елда Мәскәүдә татарча концерт булды. Мәшһүр артистыбыз Илһам Шакиров җырлады. Шул чакта бераз кәефләнеп алган залдагы агай урыныннан күтәрелде.

- Илһам, синең чыгышыңны хатыным Маша да тыңлый, - диде. – Ул урыс милләтеннән. Аның хөрмәтенә берәр урысча җыр башкар әле!

Җырчы аңа шундук җавап бирде:

- Хөрмәтле тамашачым, мин милләттәшләрем өчен үзебезчә моңланам. Ә син, марҗага өйләнгәнсең икән, аңа үзең урысча җырла, яме!

Бу турыда Мәскәүдә югары белем алып, озак еллар Норильск каласында архитектор булып эшләүче, исеме “Архитекторы Приенисейской Сибири” (Мәскәү, 2004, 1000 данә) дигән китапка теркәлгән Апас районы Олы Болгаер авылы егете Фердинанд Сабиров сөйләде. 

- Русия башкаласында милли мәсьәләнең Илһамча чишелеше концертка килүчеләргә бик ошаган иде, - дип фикерен йомгаклады архитектор. - Зирәк сүзләргә, моңлы  җырны алкышлагандай, гөрләтеп кул чапканнар иде.

Бәдри ХӘМЗИН.

Илһам пәрәмәчләре

Бу хәл археографик экспедицияләргә үзем нәчәлник булып чыга башлаган 1964 елда булган иде.

Сергач якларындагы Ураз авылына төнлә генә килеп төшеп, ике-өч номердан гына торган агач йорттагы кунакханәнең бер бүлмәсенә кереп йоклаган идек. Иртәгесен иртүк без дүртәү — Альберт Фәтхи һәм ике студент: Камил Дәүләтшин, Тәүфикъ Камалиев — ашап-эчеп алырга дип, үзәк урамдагы ашханәгә юнәлдек. Ишек төбендә үк безне пөхтә киенгән кызлар каршыладылар. Хуш килдегез, дип, гомум залның бер ягындагы аерым, зур кунаклар гына керә ала торган махсус бүлмәгә кертеп утырттылар.

Утырышып та өлгермәдек, сорап-нитеп тормыйча, зур фарфор чәйнек белән матур чынаяклар, маеның чыжлап торуы бетмәгән гәрәбә төсендәге кайнар пәрәмәчләр килеп җитте. Бер чибәре юка итеп телгәләнгән мәшһүр мишәр казылыгын да китерде. Аннары кетердәп торган кәтлитләр, читләре челтәрләнгән сап-сары коймаклар. Рәхәтләнеп ура бардык алга килгәннәрен. Кичә кич ашап-эчмичә генә яткан идек бит...

Һәрхәлдә, гаҗәпләнерлек иде болай каршылап, шулай сыйлый башлаулары. Кызлар чыгып торган арада, Тукайның мәгълүм кадимчесе сыманрак фикер йөртеп, мондый сый-хөрмәтләрнең нидән икәнлеген аңларга тырыштык. Кунакханәдән үк хәбәр иткәннәрдер, дип уйладык. Әллә райкомнан ук шалтыратып әйткәннәр микән, дип тә юрадык. Шулай ук бу Сергач яклары халкы бик диндар, тәүфыйклы, шуңа күрә кунакларга мәрхәмәтле икән, дип тә фараз кылдык. Ахырда бу яклардагы халыкның фәнгә, гыйлемгә, галим-голәмага хөрмәтләре, ихтирамнары зурдан икән, дигән нәтиҗәгә килеп, байларча кикерә-кикерә, өстәл яныннан тора башладык.

Шул арада кызларның берсе якынрак килеп, бик әдәпле рәвештә:

— Илһам абый, концертларыгыз кайчан була соң? — дип сорады.

Аңлашылды шулай итеп...

Хлестаков ролен кабатлаганбыз икән...

Урамга чыккач кына, Казаннан концертлар белән Илһам Шакиров килә, дигән афишаларны күрдек.

Дөрес, аңарчы да, кызлар күрсәткән кассага барып акча түләгәндә дә, әлеге сый-хөрмәтләрнең бәясен чамалаган идек инде: бер иртәнге пәрәмәчле «чәебез» дүрт кеше өчен өч көнгә тиешле командировка акчасына торырлык булган икән...

Урамнан барган чакта юлдашларымның берсе, канәгать кыяфәт белән, командировка чыгымнары өчен җаваплы булган миңа төрттереп куйды:

- Борчылма, Казанга кайткач, бәлкем, филармониягә барып, Илһам Шакиров белән яхшылап исәпләшерсең.

Ә мин ул чакта аның белән бөтенләй таныш түгел идем... Һәрхәлдә, Илһамга дигән әлеге пәрәмәчләрнең, әлеге Сергач казылыгының тәме һаман да авыздан китмәс төсле...

Миркасыйм ГОСМАНОВ.

Диван

Моннан шактый еллар элек гастрольләре вакытында Илһам Шакировны Кама Тамагы районының Кләнче авылында Рәис атлы кешеләргә фатирга кертәләр. Фатир хуҗалары ачык йөз күрсәтсәләр дә, Илһамга ятарга тиешле диванның иске булуыннан уңайсызланалар. Бу хакта Илһамның үзенә дә әйтәләр:

- Гаеп итмәгез инде, өйләнешеп  яши генә башладык, яңа диван алырга әлегә хәлебездән килми, — дигәннәр.

Илһам иске диванда йоклап, икенче көнне рәхмәт әйтеп китеп бара. Фатир хуҗалары, урын-җирне җыештырганда, мендәр астыннан акча һәм шундый язу табып алалар: «Бу акча яңа диван алырга җитәргә тиеш. Алыгыз. Баегач, акчасын  шушы адрес белән җибәрерсез. И.Шакиров».

Туфан МИҢНУЛЛИН.

Маркска ярый, безгә – юк...

Җитмешенче еллар башы. Илһам Шакиров Үзбәкстанда чыгыш ясый. Кемдер Үзбәкстан Коммунистлар партиясе республика комитетына шикаять яза. Имеш, Илһам Шакировның музыкантлары озын чәч йөртә, сакал-мыекларын кырмый, фәлән дә төгән. Янәсе, шулай ярыймы? Җырчыны республика комитетына чакырталар. Шикаять белән таныштырып, шул ук сорауны бирәләр: ни өчен музыкантларыгыз озын чәч йөртә? Нишләп кырынмый?

Халык артисты инструктор артында диварга эленгән Карл Маркс портретына ымлый:

- Аңа ярый, ә без... кырынырга тиешме?

Илдар КЫЯМОВ.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net