Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Әлмәтлеләр мәхәббәтен ничек аңлата?

Изге Валентин ягъни Гашыйклар көне рәсми бәйрәм булмаса да, күпләрнең күңеленә хуш килерлек традицион вакыйга. Әлбәттә, бер яктан бүгенге икъдисад чорында яшәүчеләр өчен бу товар һәм хезмәтләр әйләнешен арттыра торган, шунлыктан да халык арасында махсус популярлаштырылган адым. Сәүдә өлкәсе төрледән-төрле бүләкләр сатып баерга уйласа, күңел ачу үзәкләре гашыйк парларны кунакка чакырып файдасын эзли. Ләкин икенче яктан кайберәүләр өчен бу көн ятып калганчы, атып калыйм дигәндәй хисләрен ачып салырга, сөйгәненә тәкъдим ясарга кулай вакыт. 

Гашыйклар гына түгел, дуслар да бер-берләренә истә калырлык бүләк ясарга ашыга, хәтта балалар бакчаларындагы нарасыйлар да әти-әниләренә йөрәк формасындагы открыткалар әзерли. Ни генә булмасын, әллә язны ашыктырып, әллә йөрәктә “йоклап” йөргән хисләрне уятырга теләп күңел дулкынланып ала бу мәлне. Шуны сагынып безнең телдә дә бу арада Гашыйклар көне “адашты”.

Сөюдә мени хикмәт аңлашулар булмаса

– И-и-и, кая инде ул безгә яратышулар, кичке уенда бер күрештек тә, бер атнадан ирле-хатынлы булып куйдык. Ул ятим, мин дә әни белән генә яшим – ике фәкыйрьнең уенда ярату түгел, ничек тә булса тормышка ябышып яту иде, – дип сөйли иде унике бала тапкан мәрхүмә әбекәем.

Яратышмый гына өйләнешеп азмы-күпме – 69 ел бергә тормыш кичергән, революция, ачлык, ике сугыш елларын бергә түзем кичергән әбием белән бабам бүгенге яшьләрнең мәхәббәт уеннарын күрсә, ни диярләр иде икән?  Озак вакыт очрашкан булып, кемдер “гражданский брак”та никахлашмыйча гына яшәп, мәхәббәттә аңлашуда, тәкъдим ясауда әллә нинди маҗаралар уйлап чыгарып, әллә никадәр чыгымнар тотып туйлап та бәхетле була алмый интегүчеләр күпме?! Мисал өчен, бер танышларым кызын шулай зурлап кияүгә бирде. Туйга чаклы кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле бүләкләр ясап, башка егетләрдән уздырып артыннан йөргән кызларының нәкъ менә шундый кияү сайлаганына гаҗәпләнмәделәр. Бай кода-кодагыйга тиң булырга тырышып, зур суммада кредитлар ала-ала туйладылар. Нәтиҗәдәме? Әлбәттә, аерылдылар. Кияү белән кәләш аерылышу турында гаризасында “холкыбыз белән туры килмәгәнбез” дип язганнар ди. Ә танышыларым әле дә булса кредит түли.

Андый гаиләләр Әлмәттә, кызганычка каршы, җитәрлек. Мисал өчен, 2014  елда яшь дип саналган (25-35 яшьлек) 313 гаилә аерылышкан. Ә бит  аларның да мәхәббәтләре матур башланган булгандыр...

Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә...

Уемның күңелсез борылыш алганын чамалап, хатамны төзәтергә ашыктым һәм шәһәрдәшләремдә мәхәббәт чаткылары эзләп кояшлы февраль көнендә Әлмәт урамнарын урап кайтырга булдым. Безнең халык яратуны онытмады микән – максатым шуны белү. Шунлыктан юлымда очраган ханым-туташларга, ир-егетләргә сүз куша-куша мәхәббәт хакында сөйләшү корам.

– Ничек яратмый ди, ярата беләм, – ди фамилиясен әйтергә теләмәгән Илдар абый. – Өч законлы хатыным, биш сөяркәм (никахлашмый торган хатыннары хакында сөйли) булды, берсен дә игътибарымнан мәхрүм итмәдем. Барысын да яратып яшәдем һәм яшим. Балаларым да сигезәү минем. Өчесе үземнеке, калганнары – алай әйтү дөрес булса, хатыннарымның ияртеп килгәннәре. Аларның барысын да тиң күрәм. Барысының да тормышлары бөтен, кулдан килгәнчә һәрберсенә әле дә булса ярдәм итәм, – дип шаккаттырды бар тормышын түкми-чүчми ачып салган әңгәмәдәшем. 

– Безгә яратышып торырга вакыт булмады, эшләдек тә эшләдек. Беренче мәхәббәтем укырга читкә китеп баргач та, фатир алырга чиратым җитә дип калган идем – кавышу насыйп булмады. Картаюдан куркып кияүгә чыктым да, гомер буе үкенеп, шулай да аерылышуга юл куймый яшәдем, – дип ике җөмлә белән мәхәббәт тарихын сөйләп бирде Мария әби.

...Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта

Яңарта гынамы соң, яратуын белдереп бөтен җиһанга сөрән сала! Интернет челтәрендә хисләрен белдереп, сөйгәненә йөрәген һәм кулын тәкъдим итүче видеролик урнаштырган әлмәтлеләр дә бар.

Икенче бер танышым сөйгәненә тәкъдим ясар өчен Әлмәтнең иң биек ноктасына менеп, һавага мәхәббәт шәме кабызган кытай шары очырган. Төзүчеләр проспектында мәхәббәтен аңлатып, сөйгәненең сурәте эленгән олы щитны күрми калучылар сирәк булгандыр. Матурмы? Әлбәттә!

Күпергә “Марс+Регина”, “Айсылу+Марат”, “Гөлфия+Илдар”, “Евгения+Алексей” тамгалары салынган йозак элү күренеше дә заманча Әлмәтнең күркәм күренешедер. Тик менә шунда ук яисә күпфатирлы йортларда, биналарда, капка һәм коймаларда олы, ямьсез хәрефләр белән “мәхәббәт хатлары” калдыру беркемне дә бизәми. Шуның ише язулар Белоглазов урамы, 135, Тимирязев урамы, 43 нче йортта да ярылып ята. Андый “хисләр ташкыны” урам баганаларын да, тукталыш һәм игълан такталарын да “аямаган”. Нәрсә бу – хисләрне мәңгеләштерүме, яисә кемнедер фаш итәргә теләп кеше көлкесенә калдырумы? Ни генә булса да, яшьләр дә, үсмерләр дә мондый гамәлнең әдәпсезлек, алай гына да түгел, вандализм акты икәнен белеп торырга тиеш.  

Ах, ул беренче тапкырлар!..

Ни генә булмасын, кем белән генә аралашмыйм, мәхәббәт дигәндә күпчелеге беренчесен искә төшерә. Беренче хисләр, беренче озатулар, беренче үбешүләр, беренче аңлашулар...

– Аңа махсус әзерләнеп була мени? Үзеннән-үзе килеп чыга торган әйбер ич ул мәхәббәттә аңлашу, – ди күл буенда үрдәкләр ашатып торучы Әхмәт ага.

– Миңа беренче мәхәббәтем ялгыш кына, берни дә булмагандай “Яратам да инде үзеңне, сандугачым!” дип әйткәне хәтеремә сеңеп калган, – ди эшкә ашыгучы Роза ханым.

– Кызык, ә миңа бит ирем яратам димәде. Тәкъдим ясады, ләкин яратам димәде... – дип уйга батып калды үзен Ләйсән дип таныштырган яшь ханым.

Ә минем күңелгә үсмер вакыттан ук истә калган, искә төшкән саен кызарта торган Фатих Кәримнең бер шигыре кереп адашты:

Сүз белән яратам димә,

Ул яшьлек теле түгел,

Чыннан яратышуларны,

Сүзсез сизә яшь күңел.

Сүзсез сизә һәм сүзсез үк

Җавабын бирә белә,

Ялкын сулаган иреннәр

Үзләре якын килә...

Мәхәббәт турында Рәдифә НОГМАНОВА сөйләште



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net