Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ЮХИДИ: машиналар да, җәяүлеләр дә гаепле...

ЮХИДИ идарәсе юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә быел аеруча зур игътибар бирә. Мәсәлән, агымдагы елда Казанда барлыгы 131 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның 47 проценты җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләр икән.

Әлеге вәзгыять ЮХИДИ идарәсе вәкилләрендә шактый зур борчу тудыра. Ник дигәндә, әлеге 131 авария нәтиҗәсендә 2 кеше үлгән, ә 157 кешенең (!) исә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алганлыгы билгеле. Әлеге саннарны узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, түбәндәге вәзгыять күзәтелә: 2014 ел башында Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны алты очракка азрак булган. Ә менә вафат булучыларның исә, киресенчә, быел биш кешегә кимрәк булуы сөендерә.

- ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган анализ шуны күрсәтте: 2015 елда Казанда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең 47 проценты җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләр. Бу – бик зур проблема. Ник дигәндә, җәяүлеләр – юл хәрәкәтенең иң йомшак, ярдәмчесез вәкилләре, – дип ассызыклыйлар ЮХИДИ идарәсенең Казандагы бүлеге матбугат хезмәтендә.

Юлларда сакчылар арта
 
Шунысын да билгеләп үтү кирәк: агымдагы елда җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 10 процентка арткан. Өстәвенә, һәр икенче авария җәяүлеләр өчен махсус чыгу урыннарында теркәлә, ди.

Әлеге вәзгыятьне күздә тотып, Казанның ЮХИДИ идарәсе башкалада “Җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны” дип атала торган махсус чара игълан итәргә булган. 10-20 февраль көннәрендә уздырылачак бу акциянең максаты – җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү, шул рәвешле юлларда транспорт хәрәкәте иминлеген тәэмин итү.

Бу көннәрдә Казан районнарында сакта торучы  ЮХИДИ идарәсе вәкилләре саны бермәбер артачак. Алар җәяүлеләргә юл бирергә теләмәүче, аларның хокукларына зыян китерүче машина хуҗаларын “аулаячак”. Юл күзәтчелеге хезмәткәрләре бу чорда җәяүлеләр өчен чыгу урыннарының торышын да контрольгә алыр, дип уйланыла.

- Казан урамнарына өстәмә экипажлар чыгару, һичшиксез, уңай нәтиҗә бирергә тиеш, – дип ассызыклыйлар ЮХИДИ идарәсендә.

Җәяүлеләр үзләре дә гаепле

Хәер, җәяүлеләр катнашында килеп чыга торган юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүчеләрне генә гаепләү шулай ук дөрес түгел. Бактың исә, 2015 елда Казанда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең һәр алтынчысы җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан икән. Аларның кайберләренә тукталыйк.

Мәсәлән, гыйнвар азагында 18 еллык машина йөртү стажы булган 40 яшьлек ир-ат, башкаланың Волков урамы буйлап барганда, 67 яшьлек әбине бәрдерә. Бактың исә, бу әби юлны тиешсез урында кичәргә уйлаган булган икән. Нәтиҗәдә, аңа ми селкенү диагнозы куела.

Әлеге төр юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан ЮХИДИ идарәсе вәкилләре юл хәрәкәтендә катнашучы машина йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә сак һәм игътибарлы булырга чакыра. Аварияләр санын киметүдә юл сакчыларының эшчәнлеге генә җитми, ә халыкның да үз өлешен кертүе мөһим.

2015 елда ЮХИДИның Казандагы идарәсе вәкилләре юл хәрәкәте вакытында җәяүлеләргә юл бирмәгән 4 меңгә якын (!) машина йөртүчене административ җаваплылыкка тарткан. Аларның һәрберсенә 1500 сум күләмендә штраф салынган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр исә тагын да күбрәк: әлеге төр хокук бозулар саны 4,5 меңнән дә артып киткән. Билгеле булганча, җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 500-1500 сум күләмендә штраф түли.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА.

 

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/41348-yuhidi-mashinalar-da-җәyaүlelәr-dә-gaeple.html

 

Фото:http://sountien.com/lofiversion/index.php/t9017.html



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net