Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Әлмәттә көрәш буенча каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды

Илнең иң яхшы көрәшчеләре “Татнефть” спорт комплексына җыелды. Быел беренче тапкыр Әлмәттә көрәш буенча каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды.

Анда илнең 20 ләп төбәгеннән 160 лап көрәшче катнашачак дип фаразлаганнар иде. Чынлыкта 1996 елгы һәм аннан өлкәнрәк ирләр арасында 14 командадан 66 көрәшче бил алышты. Иң көчлене ачыкларга теләгән 1997-98 елгы үсмерләр дә сан ягыннан алардан ким булмады.

Исеме бер, җисеме башка

“Әлмәттә Җәлил турниры”. Бу - табигый күренеш. 50 елдан артык тарихы булган республика турниры соңгы елларда нәкъ менә бездә узды. “Муса Җәлил истәлегенә” алдыннан “Бөтенроссия” сүзе дә кушылгач, күпләр республиканың 400 ләп көрәшчесе катнаша торган иң абруйлы турнирның бетүе икән дип борчуга калды. Әмма юк. Һәрхәлдә, ярышлар уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә журналистларны “Татарстан турниры калачак”, - дип ышандырдылар.   

-      Җиңүнең 70 еллыгы билгеләп үтеләчәк елда каһарман шагыйрьгә хөрмәт, аны таныту йөзеннән Бөтенроссия бәйгесен шулай атарга уйладык. Киләсе елга, бәлки, без аны Тукай исеме белән атарбыз, - диде Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.

Шулай да “Бөтенроссия турниры уза калса”, - дип тә искәрттеләр. Ә бу Әлмәтнең казна хәленә бәйле булачак. Район мөмкинлек тапса, көрәш буенча Россия Федерациясе белән уртакка оештырырга мөмкиннәр.  “Ә ни өчен Әлмәттә”, - дигән сорауга: “Биредә Казаннан кала иң яхшы шартлар”, - дип җавапладылар. Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнеәхмәтов белдергәнчә, хәтта Япониядә дә (көрәш төрләре, сугышчан сәнгать буенча билгеле ил) шартлар бездән калыша икән. Танылган спортчы, атказанган спорт мастеры, дзюдо буенча Европа һәм СССР чемпионы, Самара өлкәсендә дзюдо федерациясе президенты Хәбил Бикташев та кабатлый ул сүзләрне.

-      Күп илләрне күрдем. Ышаныгыз миңа: бер генә җирдә дә мондый мөмкинлекләр  юк. Без, читтәге татарлар, горурланып яшибез. Татарстанлылар да горурланырга тиеш, - ди Хәбил әфәнде. 

-      Әлмәтне “көрәшчеләр башкаласы” дип тә атыйлар, - дип сүзгә кушылды Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов. - 9 Россия чемпионының 5 се Әлмәттән. Шуңа күрә Россия дәрәҗәсендәге турнирның Әлмәттә уздырылуы көтелгән хәл һәм безнең өчен шатлык. Киләчәктә дә аны уздыру турында тәкъдим була икән, без аңа һәрвакыт әзер.

Ул шулай ук көрәшне үстерү өчен яшь буынны тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады. Аның сүзләренчә, хакимият Әлмәт көрәш федерациясе җитәкчелеге белән ел саен бер авылда көрәш түгәрәге ачарга дигән план куйган.   

-      Әлмәттә татар көрәше үсештә. Спорт мастеры, разряд алучыларны санарга бармак та җитми.  Көрәш белән шөгыльләнүчеләр 500 дән артык. 2-3 ел элек кенә әле аның яртысы да юк иде, - ди Мәҗит Салихов. -  Әлмәт җирлегендә “Татнефть” компаниясе, республика ярдәме белән спорт яратучыларга шартлар тудырылган. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга һәм көрәшне тагын да популярлаштырырга кирәк.

Безнекеләр – җиңүче! Начармы бу, яхшымы?

Турнир җиңүчеләренә килгәндә, үсмерләр арасында 9 мөмкинлектән Татарстан көрәшчеләре 9 чемпион исемен отты. Өлкәннәр арасында шулай ук 9 үлчәү авырлыгында 4 чемпион безнең республика көрәшчеләре. Булдырдыгыз, егетләр! Татарстан көрәш федерациясе җитәкчеләре, җанатарлар өчен сөенечле вакыйга бу. Ә менә Россия көрәш федерациясенең фикере башкачарак. Татар көрәшенең киләчәге турында уйласаң, дәрәҗәле турнирларда безнең җиңүчеләрнең кимрәк булуы мәслихәт. Казан Универсиадасында Россия көрәшчеләренең   медальләрне “кырып-себереп” алып бетерүе нәтиҗәсен биргән инде. Студентларның быел җәй Кореяда узачак уеннарыннан көрәшне сызып ташлаганнар.

-      Японнар сумоны Олимпия төре итү өчен бары 3 чемпион белән генә канәгатьләнеп, калганнарын башка илләр спортчыларына оттырды. Югыйсә, әлеге спорт төре буенча алардан өстеннәре юк. Без дә шул юлны сайламасак, татар көрәшенең халыкара аренада бәясе булмаячак, - дип ассызыклады Хәбил Бикташев.

  Россия Көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнеәхмәтов сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан спортчылары өчен спорт мастерына кандидат, спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешү өчен мөмкинлекләр бар. Илдә 7-8 осталар турниры гына оештырыла. Бүген исә милли көрәшне халыкара дәрәҗәгә чыгару хәстәрен күрергә кирәк.

– 10-15 елдан көрәш Олимпия төре булсын дисәк, без Халыкара федерацияне теркәп, аның 4 континентта, 82 илдә булуын тәэмин итәргә тиешбез. Турнирлар дәрәҗәсе һәм җиңүчеләр сыйфаты буенча гына безнең “Олимпия уеннарына керү” турындагы сорауны карарга мөмкиннәр, - дип аңлатма бирде Җәүдәт әфәнде (Әлеге максат өчен ким дигәндә миллион доллар (!) акча кирәк икән).

– Ә аңа кадәр көрәш кагыйдәләрен катгыйландыру зарури. Татарча көрәш гаҗәп тамаша дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Ике спортчының сөлге тотып әйләнүе көрәш  түгел. Аның бүгенге дәрәҗәсе беркемгә кызык түгел.  

Җәүдәт Миңнеәхмәтов шулай ук хөкемдарларны укыту, көрәшне тагын да мавыктыргыч итүдә аларның роле турында искәртте. “Көрәш үсеше өчен үк булмаса да, тиешле югарылыктагы турнирлар оештырырга акчаны үзебез эшләргә тиеш”, - ди Россия Көрәш федерациясе президенты. Ягъни, көрәш өчен акчаны билет сатып эшләү кирәк. Киләчәктә татарча көрәш ярышларына да билетны танылган эстрада йолдызлары концертына билет көткән кебек эзләсеннәр. Милли көрәшнең киләчәге безнең кулда! Матбугат конференциясенә шундый лозунг белән нокта куйдылар.

Ләйләгөл МИНАЕВА



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net