Котлыйбыз!
Кече Әшнәк авылында яшәүче кадерле әтиебез Рәис Йосыф улы МИННЕГАЛИЕВның 8 февраль көнне 50 яшьлек юбилее.
Әтиебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәхетнең чиксезен телибез. Изге күңелле, ярдәмчел, олы йөрәкле дә син. Киләчәктә әниебез белән тигезлектә, кадер-хөрмәткә төренеп, балаларыңның бәхетен күреп яшәргә насыйп булсын.
50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә.
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Иң изге теләкләр белән сине яратып һәм хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Наилә, кызың Алсу, улың Алмаз. Бу теләкләргә әтиеңдә кушыла.