Фестиваль дәвам итә
Зәйдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында “Җиңү салюты” фестивале киң колач ала бара. Узган җомгада “Тимер-металл корылмалар” заводы АҖ һәм татар гимназиясе, “Күкчәчәк” балалар бакчасы коллективлары үзешчәннәре сәхнә тотты. Алар чыгышларында 1942 ел сугыш чорын сәхнәләштереп күрсәтте. Алдагы чыгыш 1943 елга багышланачак.