Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


БӘХЕТЛЕ БИЛЕТ БЕЛӘН – БАЛЕТКА

Элегрәк заманда, театрлар гөрләп эшләгәндә, яңалары ачылып торганда, милли кадрлар мәсьәләсен кайгырту- чылар булганда була бу хәл. 1956 елда Казаныбызда опера һәм балет театрының яңа бинасы ачыла. Анда эшләргә кадрлар кирәк була. Ул вакытларда халыкның ялы да әйбәт оештырылган, балалар да, бүгенгедәй,  әти-әниләренең эштән качып китеп, тегендә-монда алып баруларын көтеп, дүрт дивар арасында тәрәзәдән карап интегеп утырмаган әле. Әти-әниләре хезмәт рекордлары куйганда, яшь буын рәхәтләнеп урамда, саф һавада күңел ачкан. Казаныбыз бакчалары, паркларында да бала-чага чыр-чуы тынып тормаган.

Әнә шундый рәхәт бер заманда, ял көнне, Черек күл тирәсендәге бакчада 2 ир-ат, 1 хатын-кыз балалар карап йөри икән. Ул заманнарда профессиональ сәнгать яки спорт өчен балаларны хәзергедәй элиталы балалар бакчалары, мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр арасыннан түгел, нәкъ менә урамда, паркларда эзләгәннәрен дә әйтергә онытканмын әле. Кыскасы, булачак балериналарны күзләүчеләр була бу.  Шунда, хәзергечә әйтсәк, аниматорлар, ә ул вакытта күмәк биюләр, уеннар оештыручыларның чараларында актив катнашып, күбәләк кебек бөтерелгән бер кыз күзләренә чалына. Биюгә гашыйк Сания исемле кыз була бу. Таныш булмаган ир-атлар һәм хатын-кыз аны иртәгәсе көндә әнисе белән опера һәм балет театрына килергә чакыра.

Үч иткәндәй ул көнне  коеп яңгыр ява. “Кызым, әллә барып тормыйкмы?” - дип икеләнебрәк эндәшә Нәфисә ханым кызына. Сания үкереп елап җибәрә. Инде нәрсә эшләргә? Кулчатырлары алып юлга кузгалалар. Туй яңгырлы көнгә туры килсә, тормышта бәхет юлдаш була, дигән ышану яши халыкта. Саниянең балет сәнгате белән кавышу туе була бу. Театрда кызны биетеп караганнан соң, Нәфисә ханымга гариза язарга кушалар, Ленинградка укырга алып китәбез, диләр.  Башта хатын баш тартмакчы була, кызын чит шәһәргә җибәрәсе килми. Ул вакытта ире Хәсән сугыш яраларыннан вафат  була инде. Үзе дә икенче төркем инвалид. Кулында Саниядән ике яшь  ярымга кечерәк улы да була әле. Кыскасы, туганнары Санияне Ленинградка җибәрергә күндерә. Сания Хантимерованың балетка юлы әнә шуннан башлана. Кыз Ленинград академия хореография училищесының татар-төркмән-дагыстан төркеменә эләгә. 9 ел профессиональ белем алу, сәнгать рухы сеңгән Ленинградта яшәү аны  нечкә зәвекълы, тирән белемле, кызыксынучан шәхес буларак формалаштыра. Сания музейларга, театрларга йөри, танылган актерларның уеннарын яратып карый. Соңрак инде театрда хезмәт итә башлагач, болар барысы да роль- ләрне әзерләгәндә ярдәм итә.                     

Әмма рәхәт тормышның аяз күген болытлар каплап киткән чаклар да була, билгеле. Берзаман, мәсәлән, мөгаллимнәре Саниянең бер җилкәсе икенчесенә караганда өстәрәк була баруына игътибар итә. Сәбәбе – Саниянең үтә ярдәмчел, тырыш кыз булуында. Нәфисә ханым кызын керосинга җибәрә торган була. “2 литрдан да артык ала күрмә, юкса авырга туры киләчәк”, - дип кат-кат кисәтә. Әмма Сания барган саен 3 литрлы савытны тутырып кайта икән. Островский урамыннан Дзержинский урамына кайтып җитү авыр була, билгеле. Ленинградта мөгаллимнәр табибләргә мөрәҗәгать итә һәм Нәфисә ханымның рөхсәте белән хастаханәдә кызның җилкәсен кисеп җибәрәләр. Ул берара лангетка да киеп йөри. “Бәхетемә, миннән берәү дә көлмәде. Гомумән, мөгаллимнәр, сабакташларым теләктәш, кайгыртучан булмаса, мин, бәлки, 9 ел буе чит шәһәрдә, әниемнән аерылып яши алмаган да булыр идем”, - дип ул бәхетле елларны искә алды  очрашкан вакытта нечкә күңелле Сания ханым.    

Балет хакына корбаннар алга таба да була әле. 1966 елда, мәсәлән, театрыбызда  биегән вакытта С.Хантимерова егылып тезен авырттыра. Шуннан соң аягы биегән саен сызлый торган булып кала, әмма артистның балетка мәхәббәте тән сызлавыннан да көчлерәк булган, күрәсең. 

Әмма 1966 ел барыннан да бигрәк башка бер вакыйга белән истәлекле. Бу елда танылган балеринабыз Нинель Юлтыева Сания Хантимерованы тиз арада Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетына Сөембикә партиясенә кертеп җибәрә. Аның лирик-романтик пландагы классик биюче амплуасы әнә шуннан башлана.

Тормышта бер нәрсә дә тикмәгә генә булмый, диләр. Чыннан да шулайдыр.  Моны күренекле балеринабыз Сания Хантимерованың тормышы да раслый кебек. Әйе, сүз янә Ленинград һәм “Шүрәле” балеты  турында. Бу ике исемдә биюченең бөтен иҗаты чагыладыр сыман.  Билгеле булганча, 1941 елда Казанда балетмейстер Л.Якобсон куярга әзерләгән  “Шүрәле” балеты тамашачыга күрсәтелми кала (премьера 1945 елда гына була). Анда Шүрәлене танылган биюче Бари Әхтәмов башкарырга тиеш була, ә Былтыр һәм Сөембикә рольләренә Ленинградтан ирле-хатынлы Найма Балтачеева һәм Габдрахман Кумысниковны чакыралар. Ә 1950 елда шул ук балетмейстер Л.Якобсон “Шүрәле”не “Али-Батыр” исеме белән С.Киров исемендәге Ленинград театрында куя (хәзерге Мария театры). Анда  урыс балетының танылган йолдызлары белән беррәттән төп партияләрне Балтачеева һәм Кумысников та башкара. 1950 елларда Саниянең Ленинградта укыганын инде беләбез. “Али-Батыр” спектаклен ул кат-кат барып карагандыр. Өстәвенә, С.Хантимерова Ленинград хореография училищесында  Найма Балтачеева, аның бертуганы Таһир Балтачеев, ире Габдрахман Кумысниковта укый да әле.

Чу, тукта,  “Шүрәле” балетында биегән беренче артистлар кемнәр соң алар?  Найма Балтачеева  Ленинград хореография училищесында танылган балерина, мөгаллимә Агриппина Ваганованың иң яраткан шәкерте була. 1956 елга кадәр Киров театрында бии. 1946 елдан башлап Ленинград хореография училищесында балаларга, яшьләргә белем-күнекмәләр бирә. Бертуганы Таһир Балтачеев шулай ук Ленинград хореография училищесын тәмамлаган. Санияләрнең төркемендә ул характерлы биюләр өйрәтә. Апалы-энеле Балтачеевлар Ленинградта туып-үскәннәр, ә менә Найманың ире Габдрахман Кумысников  Ленинградка Мәскәү хореография училищесын тәмамлаганнан соң килеп урнаша.

Озын сүзнең кыскасы, 1970 ел җитә. Балетмейстер Л.Якобсонны  Казанга кабат “Шүрәле”не куярга чакыралар. Дөресрәге, ул вакытта спектакльне ассистенты Юрий Дружинин сәхнәләштерә. Якобсон үзе соңыннан гына килә. Сөембикә партиясен башкарырга  берничә балерина әзерләнә. Әмма Л.Якобсон арадан С.Хантимерованы сайлый. “Сезнең кулларыгыз гаҗәеп йомшак, Сөембикәне сез биерсез”, - ди ул. Хәер, башкача булырга мөмкин дә түгел иде. Ленинградта чакта Найма һәм Таһир Балтачеевлар, Габдрахман Кумысников биюләре аша  Якобсон хореографиясе Саниянең  күңеленә сеңгән була бит инде. Гомумән, Ленин- градта   ул Якобсонның бер генә спектаклен дә калдырмый. Ә 1970 елда “Шүрәле”не куярга килгәч, Сания бөек хореографка бер концертының программасын биреп, имзасын куюын үтенә. “Сөембикәдән соң минем героиняларым нигезендә үсүегезне таләп итәм!” - дип яза программкага Л.Якобсон. Нәкъ шул чакта аның үзенең хореография ансамбле оештырыла бит. Бөек балетмейстер Санияне шул рәвешле үзенә эшкә чакырган булса кирәк. Әмма С.Хантимерова мондый зур дәрәҗәне күз алдына да китерми, шуңа күрәдер, мөгаен, сүзләренә тиешенчә игътибар  бирми. Күпмедер вакыт үткәч, ул Ленинградка баргач кабат Л.Якобсон белән очраша. Балетмейстер балеринаны таный кебек, әмма күрмәгәнгә салышып сәлам бирмичә үтеп китә. Теге вакытта тәкъдимен кабул итмәгәне өчен ул үзенчә үпкәсен белдергән, күрәсең.

Татарстанның халык артисты, балерина Сания Хантимерова балетта бөтен классик репертуарны башкара. Әмма ни эшләмәк кирәк – кабат “Шүрәле”гә әйләнеп кайтмый булмый инде. 1967 елда Канаданың Монреаль шәһәрендә “Экспо-67” Бөтендөнья күргәзмәсенә хуҗалык тауарларын бөтен Русиядән җиде иләк аша уздырып сайланган сәнгать осталары озата бара. Араларында биюче, мөгаллимә Нинель Юлтыева куйган А.Ключаревның “Вальс”ы һәм “Шүрәле һәм кош” композициясе белән биючеләребез Сания Хантимерова белән Ревдар Садыйков та була.  Монреальдә аларның чыгышларын көчле алкышларга күмәләр. Ә Канадада яшәүче бер татар гаиләсе биючеләребез белән очрашырга теләк белдерә. Очрашу бик җылы уза. Гаилә башлыгы каһарман-шагыйрь Муса Җәлил белән бер төрмәдә утырган булып чыга. Үзе легионда катнашмаса да, Җәлилчеләр турында ишетеп белгән. “Аерылышканда күңеле белән туган ягына кайтырга ымсынган, утны-суны кичкән, әмма Ватанын сагынуга түзә алмаган бу абзыйның күзләрендә ялтыраган яшь сәйләннәрен гомеремдә дә онытасым юк”, - дип искә алды Сания ханым. Монреальдән соң биючеләребез “Шүрәле” белән бөтен Русияне йөреп чыга, Тукаебыз яратып тасвирлаган урман сарыгы, Ф.Яруллинның үлемсез музыкасы  белән Һиндстан, Малайзия, Пакыстан, Тайланд тамашачысын да таныштыра. Ә Н.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясендә балет режиссеры белгечлеге алып чыкканда С.Хантимерова диплом эше буларак “Шүрәле”не Самара театрында  куя.

1980 елларда ук инде күренекле балеринабыз Сания Хантимерова Татар дәүләт опера һәм балет театрында репетитор булып эшли башлый.  М.Җәлил исемендәге театрның педагог-репетиторы, танылган А.Ваганованың шәкерте Сәйяр Юнысова 1972 елда Казан музыка училищесында хореография бүлеген оештыра һәм 1975 елда С.Хантимерованы да шунда эшкә чакыра. Соңрак бу бүлек нигезендә хореография училищесы ачыла. Һәм Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова бүген дә анда белем-күнекмәләр бирә.

“Мин тормышта бәхетле билет оттым”, - дип сөйләгәннәренә нәтиҗә ясагандай әйтеп куйды Сания ханым. Әйе, бәхетле билет, тылсымчының серле таягыдай,  аңа Черек күлдәге чирәмле сукмактан күтәрелеп, “Шүрәле” дәге гүзәл аккоштай, балет күгенә менәргә, талантлы татар егет-кызлары Найма һәм Таһир Балтачеевлар, Габдрахман Кумысников, Сәйяр Юнысовадан кабул итеп алаган бөек балет алиһәсе Агриппина Ваганованың, гомумән, классик балет сәнгатенең матур традицияләрен дәвам иттерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә аның бүгенге гомер бәйрәме балет сәнгатенең истәлекле бер көне ул.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова балет артисты Ким Кимин белән.

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net