Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Иске Матак авыл җирлеге Әлки районында иң зур җирлекләрнең берсе

Иске Матак авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җитәкчеләренә сорау-гозерләре күп җыелган. Җирлек башлыгы Георгий Нагорновка һәр авыл халкыннан "урамнарны кардан чистарттырмыйсыз" дигән тәнкыйть тә яңгырады. 
 
 Иске Матак авыл җирлеге 6 торак пунктны үз эченә ала. Бу районда иң зур җирлекләрнең берсе. Димәк, эш күләме, хәл ителгән мәсьәләләр, башкарылган эшләр дә хәйран булырга тиеш. Алты авылның берләштерелгән җыеннары өч урында узды. Башка авыл җыеннары белән чагыштырганда халык сүлпән җыелды биредә. Әллә инде алар җыенда күтәрелгән проблемаларның хәл ителәсенә ышанычларын җуйганнар…
Һәр өч җыелышта халык алдында  авыл җирлеге башлыгы 2014 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, алга билгеләгән планнарын халык хөкеменә куйды.
 
Җирлектә 1002 кеше яши. Шуның 521 е – хезмәткә сәләтле кешеләр. Алты авылда барлыгы 147 сыер асрала икән. Бу бик кечкенә күрсәткеч, билгеле. Сыер асрауның гаилә өчен  керемле булуы турында хәзер халык та ачыктан-ачык әйтә башлады. Күпләр хуҗалыкларында сөтбикәләр санын арттыру ягын кайгырта. Хәер, андыйлар, аз булса да, бу җирлектә дә бар икән. Яңа Сихтермәдән Виталий Советников гаиләсе биш сыер асрый әнә. Былтыр алар 116 центнер сөт тапшырганнар. Югары Матактан Юрий Карманаев биш сыерыннан 195 центнер сөт саткан һәм 250 мең сум акча эшләгән. 
 
Авылларны су белән тәэмин итү буенча башкарасы эшләр шактый биредә. Су проблемасы җирлекнең һәр авылында диярлек бар. Георгий Нагорнов Иске Матакта  1600 метр су трассасы ясату өчен проект эшләтеп куйган. Хәзер экспертиза үткәреп, бу эшне "Чиста су" республика программасына кертергә кирәк.
 
Татар Шәпкәсе халкы җыенда авылларының су башнясы бик иске булудан зарланды. 
 
–Ул башня бит безнең авылга су керткәндә үк куелган иде. Ямарлыгы да калмаган, черегән. Әле бер якка авышты да. Язга, җирләр эрегәч авар дип куркып торабыз,–ди шәпкәлеләр.
 
Авыл җирлеге башлыгы референдумда хәл ителгән үзара салым акчасы туплану белән моның чарасын күрергә ышандырды. Урамда колонкалар юк, дип тә зарлана халык. Урам колонкасы нигә соң, дисәк:
 
–Тиздән өйгә керә торган торбаларда су туңа башлый, суны колонкадан  ташыр идек,– диләр. Ә сулары трассаның сай ятуы сәбәпле туңа икән.
Татар Шәпкәсендә юлны кардан ачтыру оештырылмый, дип тә зарландылар. Хәтта авыл эчендә мәктәп автобусы борылып чыгарлык та мәйдан чистартылмый, диләр.
 
Хәер, юллар ачылмый дигән зарны барлык авыл кешеләреннән дә ишеттек. Югары Матакның клуб артындагы урамына кыш башыннан бирле трактор кермәгән бугай. Без кеше сукмагы гына салынган урамны үзебез дә карап үттек. Георгий Нагорнов исә:
 
– Юл хезмәтенә  27 мең сум бурычыбыз бар. Акча түләмичә беркем дә кар чистартмый, – дип аклана.
 
Ә бит моңа кадәр авылларда  үткән җыеннарда  без урамнарның кардан чистартылмавы турында  халыктан  бөтенләй диярлек дәгъвалар ишетмәгән идек. Димәк,  анда  җирлек башлыклары сылтау эзләми генә авыл урамнарын чиста тоту мөмкинлеге таба.
 
Халык авылда төлкеләр, иясез этләр йөри, дип тә зарланды. Татар Шәпкәсендә бер сыерга төлке ташланган. Хайванның үләксәсен яндырганнар. Терлекне, кош-кортны урамга чыгарырга  да  куркып  торыйкмы инде, дип борчылалар. Төлкеләргә, сукбай этләргә каршы  чаралар күрергә  ышандырды авыл җирлеге җитәкчелеге. 
 
Бер апа район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп:
 
–Район үзәгендә җәмәгать бәдрәфләре юк. Кече йомышың белән кая сугылырга белми аптырыйсың,–ди. Бу урынлы дәгъваның да якын арада хәл ителәсенә ышандырылды. 
 
Яңа  Сихтермә  халкы: "Клубсыз калдык, көтүлекләребезне "Хузангай" киртәләп алды",–дип зар белдерде. Чуаш Шәпкәсе мәктәбен ремонтлауны сорыйлар. Авылларның күбесендә район үзәк хастаханәсендә амбулатория карталарының югалуына зарландылар. Хастаханәгә барган саен яңа карта ачалар, алдарак нинди дәва алуың турындагы мәгълүмат югала, диләр. 
 
Ә менә авылларындагы фельдшерлардан халык бик канәгать. ФАП биналары республика тарафыннан һәр елны яңартыла. Менә Абдул Салманда 500 мең сумга төшереп ФАП ремонтланган. 49 кешелек авылда төзек-күркәм фельдшер-акушерлык пункты булу бик әйбәт күренеш инде. 
Югары Матакта: "Зиратларыбызны чистартыр идек. Авыл җирлеге башлыгы транспорт белән булышсын иде", диделәр. Язга, өмәләр башлангач ярдәм булыр, дип вәгъдә итте җирлек башлыгы. Бер уңайдан зираттагы чүп-чарны яндыру өчен махсус урын да булдырырга килешенде. 
Иске Матактагы җыен  башка авыллардан тынычрак үтте. Халык бик матур, заманча итеп ремонтланган мәктәп бинасы һәм өр-яңадан ясалган балалар бакчасы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Иске Матак мәктәбе былтыр республикада һәм Россиядә иң әйбәт уку йортлары исемлегенә кертелде бит әле. Биредә бик  тәҗрибәле укытучылар, белгечләр хезмәт куя. 
 
Бу авылларда узган җыеннар авыл җирлеге советы  һәм халыкның урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә бердәмлеге җитеп бетмәвен күрсәтте. Авыл тормышындагы әһәмиятле күп мәсьәләләр  җирлек   җитәкчелеге белән шунда яшәүче халык аңлашып эшләгәндә уңай чишелеш табар иде. Әлеге сөйләшүләрдән соң авыл җирлеге җитәкчелеге  үз эшчәнлегенә үзгәрешләр кертер дип ышанасы килә.


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net