Владимир Путин бәяләрне йөгәнләргә боерды
Россия Президенты Владимир Путин төбәк башлыкларына азык-төлек бәяләрен игътибар үзәгенә алырга әмер бирде.
Чамасыз бәя артулар күзәтелә икән, вакытында чарасын күрергә кирәк, ди Президент.
— Бәяләр артуны беләбез, — ди Владимир Путин. — Ләкин әйбергә бәяләр арту һәр очракта да бездәге икътисадый хәл белән бәйле түгел.
Бу уңайдан Россия генераль прокуроры Юрий Чайка прокуратура тарафыннан даруларга чамасыз бәя арту очракларының фаш ителүен җиткерде.
— Мин тиешле тикшерү үткәрү өчен йөкләмә әзерләдем. Аның буенча чаралар үтте, — диде Юрий Чайка. — Тикшерү төгәлләнде, хәзер шуларга анализ ясыйбыз. Дөрестән дә, дару бәяләренең чамасыз арту очраклары бар. Кайбер очракларда бәя 300-400 %ка кыйммәтләнгән.