Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


“Татнефть” компаниясе генераль директоры Наил Маганов нефтьчеләрне кризис куркытмый дип белдерде

Агымдагы ел нефтьчеләр өчен дә җиңел булмаячак. Әмма шулай булса да, “Татнефть” планлаштырылган бурычларыннан баш тартырга уйламый. Киресенчә, социаль проектлар, күмәк килешүнең кайбер пунктларына  матди ярдәм арттырылу турында кертелгән үзгәрешләр хезмәт кешесенең алгы планда калуы хакында сөйли. 

“Татнефть” ААҖ хезмәт коллективының узган елгы эшкә йомгак ясау, быелгысына бурычлар билгеләүгә багышланган  конференциясендә халыкка борчылырга җирлек булмавы кат-кат ассызыкланды. Генераль директорның производство буенча беренче урынбасары – баш инженер Наил Ибраһимов докладында билгеләп үтелгәнчә, компания 2014 елда нефтьне алдагы елга караганда 115 мең тоннага артыграк чыгарган. Татарстаннан читтә табылган кара алтынны да кушсаң, барлыгы 26 миллион 529 мең тонна нефть килеп чыга. Иярчен нефть газын җыюда да алга китеш күзәтелә.

Чыгышта Яшәүчедәге үтә үзле нефть ятмаларын эшкәртү буенча проектның актив тормышка ашырылуы да искәртелде. Узган ел биредә табылган нефть 237 мең тонна тәшкил итә. “ТАНЕКО” НПЗ да куәтен үстерә бара. Отчет чорында заводта 8,5 миллион тоннадан артыграк нефть эшкәртелгән. Быел исә әлеге санны 9 миллионга җиткерү күздә тотыла. Наил Ибраһимов Россия хөкүмәтенең “ТАНЕКО”ның икенче чираты төзелешенә теләктәшлек күрсәтүен дә җиткерде.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру быел да өстенлекле юнәлеш булып калачак. Баш инженер чыгымнарны кыскартуда компаниядә әле резервлар булуын да ассызыклады.  

Социаль объектлар төзелеше, ремонт, төзекләндерү диюгә күз алдына иң беренче “Татнефть” килеп баса. Киләчәктә дә бу ярдәменнән баш тартырга җыенмый нефтьчеләр. Быелдан башлап  компания яшел зоналар, парк, аллеялар булдыру буенча күләмле проектын тормышка ашыруга алына.

Компаниянең профсоюз комитеты ел саен күмәк килешү төзи. Профком рәисе Гомәр Яруллин белдергәнчә, аларда билгеләнгәннәрнең һәммәсе, елның нинди килүенә карамастан, үтәлеп килә. Узган ел да матди ярдәм күләме арттырылган булган. Быелгы килешүдә дә саннар үсү ягына таба үзгәргән. Социаль ипотека буенча фатир алучылар саны шулай ук кимеми.  Былтыр 1010 фатир бүленсә, агымдагы елда 1200 фатир төзү планлаштырыла.

Конференциядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров та катнашты. Бәян ителгәнчә, республикадагы социаль иминлек, Татарстан икътисадының конкуренциягә каршы тора алуы “Татнефть”нең эшчәнлегенә бәйле. Татарстан узган ел Россиядә икътисади күрсәткечләр буенча бишенче урынга күтәрелде, ә Идел буе федераль округында – әйдәп баручы.  “Тулаем төбәк продукты 1 трлн 660 млрд сумга җитте. 0,6 процент үсеш булды. “Татнефть” уртак копилкага 580 млрд сум кертте.  2014 ел санкция кертелү һәм икеләтә бәяләр төшү елы булды. Шулай булса да, компания инвестиция проектларын кыскартмады”,  – дип Ринат Сабиров нефтьчеләргә Президентның рәхмәт сүзләрен  ирештерде. Ул шулай ук күмәк килешүнең елдан-ел яхшыра баруын, аның компаниянең бүлендек предприятиеләрендә дә гамәлдә булуын мактау сүзләре белән билгеләп үтте.

– Үткән ел нәтиҗәле булды, без үзебезнең ныклыгыбызны көчәйттек.  Агымдагы ел гадәти булмаячак. Без икътисади торышка мониторинг алып барабыз. Кризиска каршы берничә вариантта сценарийлар эшләдек. Шунысын да әйтергә кирәк, бу юлы кризис 1998, 2008 еллардан үзгәрәк. Ләкин авыр табыла торган запасларны эшкәртү буенча проектлардан баш тартырга җыенмыйбыз. Чөнки вакыт бара, бәяләр дә күтәрелер, ә безнең проектлар озак перспективага исәпләнгән. Өстенлекле бурычларны үтәргә безнең мөмкинлекләребез бар, – диде конференциягә йомгак ясап компаниянең генераль директоры Наил Маганов.

Билгеләп үтелгәнчә, төп бурыч комплекслы чаралар куллану – алдынгы технологияләр, сакчыл производство кертү, энергиядән нәтиҗәле файдалану, чыгымнарны кыскарту хисабына түбән үзкыйммәт белән нефть чыгару планын үтәүдән гыйбарәт.

“ТАНЕКО”  проектының алдагы этапларын тормышка ашыру, нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын сафка бастыру, мазут чыгаруны тулысы белән туктатып югары сыйфатлы мотор майлары һәм бензин чыгаруга күчү дә стратегик бурыч буларак аталды. Шин комплексына да базар ихтыяҗына  җәһәт җавап бирү бурычы куелды.

– Катлаулы чор булса да, без быелга планлаштырылган социаль программаларны һәм күмәк килешүдә билгеләнгән барлык бурычларны үтәүдән баш тартмыйбыз. Авырлыкларны без җиңәчәкбез. Моңа нигез – безнең тәҗрибә, интеллектуаль куәтебез, иң мөһиме, безнең рух һәм бердәмлек, эшләргә теләгебез бар, – генераль директорның әлеге сүзләре әле һаман да кризистан куркып, пошаманга калуларга нокта куйды.

Конференциядә узган елгысына бераз үзгәрешләр кертелеп, 2015 елга күмәк килешү кабул ителде.

Ирина Апачаева



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net