Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Район үзәк хастаханәсенә ике кулының да бармакларын өшеткән ир-атны китергәннәр

Көчле Раштуа салкыннарыннан  соң  көннәр  җылытып җибәргән иде. Гыйнварның соңгы атнасында суыклар кабат әйләнеп кайтты. Һава температурасы минус 20 градускача төште. Түбәнлекләрдә тагын да суыграк. Салкыннарны районыбыз ничек кичерә? Зыкы суыклар зыян китермәсен  өчен нинди саклык чаралары күрергә?

 

 

Газ, электр хезмәтләре тоткарлыксыз эшли

–Халыкны һәм төрле объектларны электр энергиясе белән тәэмин итүдә бернинди өзеклекләр юк.,–ди район электр бүлү челтәрләре начальнигы Тәлгать Сафин.– Раштуа бәйрәмендәге салкыннарда Яңа Тумба авылында югары вольтлы электр линияләре зыян күргән иде. Бу авыл Нурлат районына керсә дә, электр энергиясе белән аны без тәэмин итәбез. Әлеге авария турында хәбәр алыну белән кичекмәстән урынга чыктык, һәм төзексезлек тиз арада төзәтелде. Авыл халкы  ике сәгать кенә утсыз торды. Бригадаларыбыз бүген теләсә кайсы сәгатьтә төзексезлек барлыкка килгән урыннарга чыгарга әзер торалар. Райондашларыбыз да электр җиһазлары белән сак эш итәргә кирәклеген онытмасыннар иде.

Без район газ хезмәте начальнигы Равил Нургазизов белән дә элемтәгә кердек. Ул көчле салкыннарда да предприятиенең тулы куәткә эшләвен хәбәр итте, газ белән тәэмин итүдә бернинди тоткарлыклар булмыйсына ышандырды.

 

Уҗымнар ни хәлдә?

Бүген күпләрне борчыган әлеге сорау белән без “Россельхозцентр”ның Әлки районара бүлеге начальнигы Рафик Сафинга мөрәҗәгать иттек.

–Узган көздә районда 26 мең 343 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуларның 22 мең 139 гектары уҗым бодае, 2900 гектары арыш, 1304 гектары тритикале,– ди ул. –Тоташ яңгырлар яву сәбәпле, көзге чәчү эшләре бераз тоткарланды, һәм 20-21 сентябрь тирәсендә генә төгәлләнде. Уҗымнар өчен вегетация чоры шактый зур роль уйный. Уҗым яхшы үссен өчен тәүлеклек температураның 5 градус җылы булуы әйбәт. Әлеге процесс үсентеләр тишелеп чыкканнан соң 50-55 көн дәвам итәргә тиеш. Әмма бездә ул 18-20 октябрьгә кадәр генә барды. Вегетация чоры нормадан шактый ким, 30-35 көн генә дәвам итте. Шуңа уҗымнар җитәрлек күләмдә шикәр туплый алмыйча кышка керде. Яңгырлар күп яву аркасында үсемлекләрнең чиргә каршы торучанлыгын арттыру чараларын башкарып чыгып та булмады. Уҗымнарның торышын тикшерү өчен 15 көн саен кар астыннан җир катламы алып тикшерелә. Соңгы тапкыр бу 15 гыйнварда эшләнде. Үсентеләрнең 3-5 проценты гына һәлак булган. Бу бездә уҗымнар әйбәт хәлдә дигән сүз.

Рафик Сафин әйтүенчә, уҗымнар салкыннарны җиңел кичерә. Чөнки  карның калынлыгы 30-40 сантиметрга җитә. Кар “түшәгенең” һәр 10 сантиметры исә 10 градус салкынны “тота”. Шуңа үсентеләрнең язга исән-имин чыгасына өметләнергә була.

Ут-күз чыга күрмәсен

Соңгы атналарда районда ут чыгу очраклары булганы юк, дип сөендерделәр безне район янгын сүндерү бүлегендә.

–Тик менә суык көннәрдә янгын чыгу куркынычы  аеруча арта,–дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Радис Инсапов. –Шуңа янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Әгәр бинаны  мич ягып җылытасыз икән, янганда аны караучысыз калдырмагыз, бу эшне балаларга да тапшырмагыз. Мич кабызу өчен бензин, керосин ише тиз кабынучан матдәләрне куллана күрмәгез. Мичне артык кыздырмагыз, вентиляция һәм газ каналларын төтен юллыгы сыйфатында файдаланмагыз.

Радис Инсапов газ приборларын файдаланганда да бик сак булырга куша. Газ чыгарып торган көнкүреш приборларын файдаланырга, газ арматурасы детальләрен тоташтыруны очкынлы инструмент ярдәмендә башкарырга ярамый. Тоташкан урыннарның гермитиклыгын ачык ут, шул исәптән шырпы, зажигалка, шәм ярдәмендә тикшерә күрмәгез. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре шулай ук изоляциясе бозылган электр үткәргечләрне һәм кабельләрне, төзек булмаган розеткалар, рубильниклар файдалануның бик куркыныч булуын искәртәләр. Кулдан ясалган электр җылыткычларын файдалану, электр приборларын караучысыз эшләтеп калдыруның да аяныч нәтиҗәләргә китерүе мөмкин.

Кулларын өшеткән

Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге мөдире Игорь Леонтьев хәбәр итүенчә, узган якшәмбедә хастаханәгә ике кулының да бармакларын өшеткән ир-атны китергәннәр.Суыктан зыян күргән әлеге ир Түбән Әлки авылыныкы икән.

–Бу пациент хәзер хирургия бүлегендә дәва ала.  Аның кулларын саклап калу өчен табиблар бөтенесен дә эшли, – ди доктор.

 


Салкыннан зыян күрмәс өчен  нишләргә соң?

Табиб Игорь Леонтьев менә мондый киңәшләр бирә:

–Урамга ач килеш чыкмагыз. Никадәр туклыклырак ашасагыз, шулкадәр яхшы. Чөнки ризык тән температурасын күтәрә. Салкыннарда күбрәк сыеклык эчәргә кирәк. Бигрәк тә кайнар аш, ит шулпсы, үлән чәйләре әйбәт.

–Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз. Алкоголь организмның җылылыкны югалтуына китерә, шул ук вакытта ул җылыну иллюзиясе тудыра.

–Салкында тәмәке тартмавың хәерле. Тәмәке периферияле кан циркуляциясен киметә. Ә бу аяк-кулларның тиз өшүенә китерә.

–“Кәбестә” кебек кат-кат, кысып тормаган киемнәр киегез. Киемнәр арасындагы һава катламы җылыны бик әйбәт саклый. Бияләй, башлык һәм шарфтан башка салкынга чыга күрмәгез. Перчаткалар урынына бәяләй киегез, алар җылырак.

–Әгәр суыкта битегез, колак яисә борыныгыз агарып киткән икән, аны кар белән ышкый күрмәгез. Кулыгыз җылы булса, өшегән урынга учыгызны куеп торыгыз. Йомшак шарф яисә бияләй белән дә җылытырга була. Өши башлавыгызны сизүгә, тизрәк берәр җылы урынга – кибеткә, кафега, подъездга керегез.

–Салкыннарда югары кан басымлы, йөрәк авырулы кешеләргә бигрәк тә читен. Бу вакытта аларның башы авыртырга, кан басымы “сикерергә”, йөрәге “чыгымчыларга” мөмкин. Урамга чыкканда даруларыгызны онытмагыз.

–Торак пункттан еракта яисә таныш булмаган урында машинагыз сүнә икән, автомобильдән чыкмагыз. Телефоннан ярдәм чакырыгыз яисә юлдан бүтән машина узганны көтегез.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net