1 гыйнвардан ана капиталы тагын артты
Быелның 1 гыйнварыннан ана (гаилә) капиталы, 23,6 мең сумга артып, 453 мең 26 сум тәшкил итте.
Ана капиталы сертификаты икенче яисә аннан соңгы балалары туган гаиләләргә 2007 елдан бирле бирелә. Иң башта аның күләме 250 мең сум булса, һәр елны ул илдәге инфляциягә бәйле рәвештә артып барды. Узган елда районыбызның 134 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылган. Аларның бер өлеше капиталны торак шартларын яхшыртуга, балаларына белем бирүгә һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә тәрбияләүгә тоткан.