Тоткарланучының кабыргаларын сындырган һәм эчке органнарын өзгән герой-полицейскийга хөкем карары чыгарылды
Ул үз гаебен танып, аның эшен махсус тәртиптә тикшерүләрен сораган иде.
Р. Кәримов көч кулланып, вазифаи вәкаләтләрен арттыруда һәм аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнде.
Казандагы экс-полицейский, 29 яшьлек Р. Кәримов октябрь аенда тоткарланган 48 яшьлек ир-атны “кинәттән кабынган кискен мөнәсәбәтләр” нигезендә кулына богаулар кигертеп, камерадан коридорга өстерәп чыгара һәм кул-аяклары белән кыйный башлый. Әлеге очрактан соң, ул эчке эшләр органыннан куыла, 5 полиция хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартыла.
Ир-атның эченә нык зыян килә, эчке органнары өзелә, корсак ярысы ялкынсына, өч кабыргасы сына.
Бүген Казанның Вахитов район судында хөкем карары чыгарылды: егет 4 елын гомум режимдагы колониядә уздырачак.
Ә язын әлеге полицейский хезмәттәше белән батырлык эшләгән була. Март аенда сержант Кәримов һәм прапорщик Гатауллин Кабан күлендә боз астына киткән 76 яшьлек кешене коткара.