Лениногорскилылар фестивальдән җиңү белән кайткан
Яр Чаллы шәһәрендә чираттагы "Чишмәләр җырлый" исеме белән республика иҗат фестивале узды.
Шәһәребезнең Фәридә Әхмәтшина һәм Рошания Хәсәншина җитәкләгән "Сәйлән" төркеме фестивальдә катнашып, I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.
Ә шушы ук гимназия укучысы Наилә Вильданова Казан шәһәрендә узган балалар һәм яшүсмерләрнең Идел буе «Tatarstan.ru» эстрада бәйгесендә катнашып, 3 урынны яулап кайтты.
Укучыларга иҗат юлында тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез.