Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Узган елның иң истә калган вакыйгалары

*4-6 гыйнварда Интернет челтәрендә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә Базарлы Матакта "Шәригать  патруле"  һәм   "Русские пробежки" хәрәкәтләре бәрелешкән, дигән ялган хәбәрләр пәйда булды. Районның хокук саклау органнары да, чиркәү һәм мәчет хезмәткәрләре дә әлеге хәбәрләрне кире какты. Район Иҗтимагый советының 10 гыйнварда булган киңәйтелгән утырышында катнашучылар да дөнья пәрәвезендә таралган бу уйдырмаларның дөреслеккә туры килмәвен фаш иттеләр.
 
 
*29-31 гыйнварда суык 30-35 градуска җитте. Аяк-куллары  өшеп ике кеше район үзәк хастаханәсенә салынды.
 
*7-23 февраль көннәрендә райондашларыбыз Сочида үткән 22 нче Кышкы олимпиада уеннары өчен җан атты. Олимпия уеннары Россиянең зур җиңүе белән төгәлләнде. Безнең спортчылар 33 медаль яулап алдылар, шуларның 13 е – алтын. 
Ә март аенда район инвалидлар җәмгыяте рәисе Каюм Фәсахов Сочида 11 нче Паралимпиада уеннарын тамаша кылу бәхетенә ия булды.
 
 
*Февраль аенда район мәдәният йорты бинасы ремонтлана башлады.
 
*Мартта волейбол буенча район чемпионатының финал уеннары булды. Алпар авыл җирлегенең ир-атлар җыелма командасы кабат чемпион исемен яулады. Ә хатын-кызлар җыелма командалары арасында дүртенче ел рәттән "Авыл яшьләре"  (Базарлы Матак авыл җирлеге) командасы җиңүче булды. 
 
*26 апрельдә районда "Бердәм Россия" сәяси партиясе көне үтте. Партиянең Татарстан бүлекчәсе җитәкчеләре, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министр урынбасарлары әлкилеләр белән очрашулар үткәрде. Юхмачыда халыкны Казан табиблары кабул итте.
 
 
 
*17 майда район үзәгендәге  "Актай" кафесы янды. Аның урынында яңа кафе бинасы салына башлады.
 
 
 
*Яз бик коры килде. Исәбен алып баручылар, корылык 72 көнгә сузылды, диде. Ниһаять, 12,13 һәм 14 июньдә тилмереп көткән беренче яңгырлар яуды.
 
*20 июльдә районда җирле референдум узды. Анда катнашучыларның 85 проценты авылларны су белән тәэмин итү чыгымнарын каплауга үзара  салым кертүгә ризалыгын белдерде.
 
*АКШ һәм Европа илләренең санкцияләренә җавап йөзеннән, август аенда Россия алардан кертелә торган азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималыннан баш тартуы хакында белдерде. Әлеге илләрдән ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар алу туктатылды. Сораштырган әлкилеләр ил җитәкчелегенең бу адымын хуплауларын әйттеләр.
 
*Ел коры килүгә карамастан, игенчеләребез бөртеклеләрдән гектардан уртача 26 центнер уңыш алуга иреште.
 
*Август ахыры - сентябрь башында Базарлы Матак, Юхмачы, Сихтермә-Хузангай авылларында заманча спорт мәйданчыклары, Карга һәм Иске Чаллыда ветераннар өчен өйләр, Юхмачыда күп функцияле мәдәни үзәк ачылды. Чиябашта, Чуаш Борнаенда ФАПлар, Яңа Салманда табиблык амбулаториясе капиталь ремонтланды. 
 
 
 
 
*"Бердәм Россия" партиясе авылларда халык җыеннары үткәрде.
 
*14 сентябрьдә узган  Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауда әлкилеләрнең 99.66 проценты якташыбыз, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевны яклап тавыш  бирде.  Район халкы шулай  ук "Бердәм Россия" партиясенә өстенлек бирүен белдерде.
 
 
 
 
*Хатын-кыз һәм гаилә матурлыгы "Нечкәбил" республика бәйгесендә катнашып, ярымфиналда Югары Әлки авылыннан Гөлнәфис Минһаҗева "Иң зур гаилә" номинациясендә җиңүче дип табылды.
 
*Октябрь уртасында һава температурасы минус 10 градускача төште, бик күп кар яуды, буран купты, көчле бозлавык булды.
 
*Базарлы Матактагы "Мидхәт" мәчете имамы Ришат Гайсин сентябрь-октябрь айларында Согуд Гарәпстанында хаҗ сәфәрендә булды.
 
*6 ноябрьдә  республикабызда тиңе булмаган объект – район эчке эшләр бүлегенең  яңа биналар комплексы ачылды.
 
 
*Районыбызда СПИД белән авыручы 12 кеше теркәлгән. СПИДлы әниләрдән ике бала туган.
 
*3 декабрьдә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелде.
 
*Декабрь уртасында чит ил валютасы гомер булмаганча югары сикерде. Бер евроның бәясе 100 сумга, ә доллар 80 сумга җитте.
 
*Декабрьдә район башлыгы алышынды. 15 ел дәвамында район белән җитәкчелек иткән Фердинат Дәүләтшин Чирмешән районына эшкә күчерелде. Район белән идарә итү район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинга йөкләнде.

Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net