Зәйдә шартлаткыч, ату җайланмалары ясау очраклары бар
Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда 31 декабрьдән 12 гыйнварьга кадәр төрле хокук бозулар, гадәттән тыш хәлләр буенча 29 хәбәр теркәлгән. Аларның икесе шартлату, ату кораллары ясау очраклары белән бәйле. Мәгълүм булганча, 5 гыйнвар көнне яшәү урынында шартлаткыч җайланма ясау белән шөгыльләнгән ир-егет фатирында шартлау булып, ул үзе зыян күрде. Ә 6 гыйнвар көнне эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре элек хөкем ителгән зәйленең өенә барып күзәтү ясаганда, аның ау мылтыгы өчен патроннар ясау белән мәшгуль булуын ачыклыйлар. Тикшерү барышында 1954 елгы әлеге ир-атның яшәү урыныннан 32 калибрлы 4 ау патроны табып алына. Ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылып, тикшерү эше бара.