Һава торышы кискен үзгәрә
Татарстанда һава торышы кискен үзгәреш кичерә.
Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, 3-4 гыйнварда урыны белән кар һәм юеш кар явачак. Явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрдан кимрәк булачак. Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәчәк. Юлларда көчле бозлавык.