Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


2015 елның 1 гыйнварыннан нинди үзгәрешләр кертелде?

Яңа елда татарстанлыларны социаль өлкәдә нинди үзгәрешләр көтә? Мәктәп укучылары, студентларны, пенсионерларны, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрне, әниләрне, җәяүлеләрне, машина йөртүчеләрне, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең әти-әниләрен менә ниләр көтә.

Мәктәп укучылары

2015 елда чыгарылыш укучылары өчен БДИда үзгәрешләр кертелә. Хәзер имтиханнарга юллама алу өчен рус теленнән инша язарга туры килә. Татарстан укучылары моны декабрьдә эшләде. Моннан тыш, рус теленнән БДИда тест өлеше юкка чыгарылды, укучылар тулы җавап бирергә тиеш була. Математика икегә бүленә: “база” һәм “профильле” өлешкә. Әгәр дә бу фән югары уку йортына керү имтиханы буларак юк икән, база өлешен генә эшләргә дә мөмкин. Чит тел буенча БДИда язма эшкә телдән җавап бирү дә өстәлде. Аларны сайлау укучының үз иркендә булачак: язма эш өчен максимум 80 балл каралган, телдән җавап бирүгә – 20. Биология, табигать белеме һәм физикадан биремнәр саны кыскартылды.

Студентлар

Студентлар өчен – күңелле хәбәр. 2015 елның сентябрендә аларның стипендиясе артачак. Әле сүз 5 % турында барса, инфляцияне исәпкә алып, аны тагы да артырырга мөмкиннәр.

Пенсионерлар

 2015 елдан пенсияне яңа формула буенча исәпләп чыгарачаклар. Пенсия исәпләүнең яңа формуласы баллар белән эшләүне күз уңында тота. Хезмәт хакы никадәр югарырак булса, баллар саны да күбрәк булачак.

Бер баллның ничә сумга тигез булачагын РФ Хөкүмәте билгеләячәк. Баллар эшләгән еллар өчен генә исәпләнми. Кайбер искәрмәләр дә бар. Мисал өчен, кешегә эш урынын югалтып, мәшгульлек үзәкләрендә исәптә торган вакыт аралыгы өчен балл каралган. Бу исемлеккә бала тәрбияләү өчен алган яллар (бер баланы тәрбияләгән һәр ел өчен 1,8 балл; 2 бала өчен 3,6 балл; 3 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгәнгә 5,4 балл), мөмкинлеге чикләнгәнне тәрбияләгән еллар (һәр ел өчен 1,8 балл), хәрби хезмәттә булган вакыт өчен дә (1,8) өстәмә баллар биреләчәк.

Пенсиянең күләменә йогынты ясаучы чираттагы күрсәткеч - тәгаенләнгән түләү (фиксированная выплата). Бу - иминиятләштерү пенсиясе алучыга дәүләт тарафыннан гарантияләнгән түләүләр.

Икеләтә тәгаенләнгән түләүне 80 яшькә җиткәннәр, бөтенләй эш стажы булмаганнар һәм мөмкинлеге чикләнгәннәр ала алачак.

Шулай ук тупланма пенсия өлеше дә киләчәктә алачак пенсия күләменә шактый йогынты ясаячак. Барлык кертемнәрне 228 айга (19 елга) бүләчәкләр һәм ай саен, бер айга тигән сумма, өстәмә киләчәк.

Хәзерге вакытта, дәүләт тарафыннан түләнелә торган пенсиягә ия булу өчен, ким дигәндә, 5 ел стаж да җитә иде. Ә яңа кагыйдәләр буенча, иминиятләштерү пенсиясенә ия булыр өчен, ким дигәндә, 15 ел стажга ия булырга кирәк булачак. Әмма 2015 елда пенсиягә чыгучылар 15 еллык стажлы булырга тиеш дигән сүз юк. Әгәр дә кеше 2016 елда лаеклы ялга китә икән, аның стажы, ким дигәндә, 6 ел, 2017 елда китсә 7 ел, 2018 елда китсә 8 ел булырга тиеш. Шулай итеп, иминиятләштерү пенсиясен алыр өчен, 2025 елда пенсиягә чыгучылар, ким дигәндә, 15 ел стажлы булырга тиеш. Димәк, үзгәрешләр бары 2025 елдан гына тулы куәтенә эшли башлаячак. 

15 еллык эш стажы булмаса, гражданнар социаль пенсия алу мөмкинлегенә ия булачак. Әмма социаль пенсия хатын-кызларга 60, ир-атларга 65 яшьтән генә түләнә.

Хөкүмәт гражданнарны пенсиягә соңрак чыгару яклы түгел, әмма, лаеклы ялга соңрак яшьтә чыгучыларның пенсияләре шактый күбрәк булачак. Мисал өчен, тиешле вакыттан 5 елга соңрак лаеклы ялга китсәң, – барлык балларның 45 проценты өстәмә түләнәчәк. Шулай ук, тәгаенләнгән түләү суммасы да 36 процент өстәлә. Ун елга соңрак чыксаң, – баллар 2,32 тапкырга арттырыла.

Бүген пенсиядә булучыларга әлеге яңа формула кагылмаячак. Аларның пенсия күләмнәре кимемәячәк, ә кайбер күп стажга ия категорияләрнеке хәтта берникадәр артырга да мөмкин

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр

Путинның “май указларын” гамәлгә ашырып, Татарстан депутатлары бюджетникларның хезмәт хакын индексацияләүне планлаштырды. Башта 2015 елның октябреннән 5 % турында сөйләгән булсалар, инфляцияне исәпкә алып, ул бераз артырга һәм иртәрәк гамәлгә кертелергә мөмкин.

Әниләр

2015 елдан пособиеләр артачак. Йөкле ханымнарга бер тапкыр бирелә торган пособие 12 атнага кадәр исәпкә басканда 543,67 сум (5,5 %) булачак. Йөклелек һәм бала табу буенча минималь пособие 27455 сум (7,4 %), бала туганда (уллыкка алганда) бер тапкыр бирелә торган пособие 14497 сум (5 %), беренче бала өчен 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен минималь айлык пособие 2718,35 сум (5,5 %), икенче бала өчен 5436,67 сум карала. Ана капиталы 23,6 мең сумга арттырыла 1әм ул 453 026 сум тәшкил итәчәк.

Җәяүлеләр

2015 елның 1 июленнән караңгы вакытта торак пункттан читтә хәрәкәт иткәндә, мәсәлән, юлны аркылы чыкканда, юл читеннән барганда, җәяүлегә үзе белән утны кире кайтаручы элементлар (жилетка, браслет, билге) йөртергә туры киләчәк. Мондый элементлар булмаганда 500 сум штраф түләтәчәкләр. Шәһәрдә бу таләп мөһим түгел, киңәш буларак кына тәкъдим ителә. Элементларның бәяләре кыйммәт түгел, билгеләр 30 сум, браслет 60 сум тора.

Машина йөртүчеләр

1 июльдән руль артына исереп утырган өчен 200 мең сум штраф кертелә яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный. Исерек килеш үлемгә китергән авария ясаучыларны мәңбүри төрмә көтә. ДТПда бер кеше үлсә, исерек машина йөртүче минимум 2 ега төрмәгә ябылачак (элек минималь җәза юк иде), үлүчеләр күп икән – 4 елдан да аз түгел.

Балалар бакчаларын йөрүче балаларның әти-әниләре

1 гыйнвардан балалар бакчалары өчен түләү арта. Ул учреждение төренә, эш вакытына һәм баланың яшенә карап билгеләнә. Уртача 280 сумга күбрәк түләргә туры киләчәк. Ташламалар, субсидияләр сакланачак. 


Загрузка...

Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net