Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


«Яңа елга – иң яхшысын», – ди Әлки муниципаль районының яңа башлыгы Александр НИКОШИН

2014 елның төрледән-төрле вакыйгалары белән тарихка язылыр чагы җитте. Районыбыз өчен дә узып баручы ел яңалыклар, үзгәрешләр чоры буларак истә калыр. Ә иң зур яңалык безне ел ахырында көткән икән. 15 ел дәвамында районыбыз белән җитәкчелек иткән Фердинат Дәүләтшин, Чирмешән районына эшкә күчерелүе сәбәпле, район башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Аңа алмашка үзебезнең Базарлы Матак егете, моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән Александр Никошин килде.

Без Александр Федорович белән узган елга нәтиҗәләр ясап, киләсе елга планнарны барлап сөйләшеп алдык.
 
 
–Александр Федорович, 2014 ел районыбыз өчен ничек истә калыр?
–Район ел дәвамында республикабызда эшләгән барлык программаларда да диярлек актив катнашты. Бик күп торак йортлар сафка басты.  Кората, Юхмачы авылларында күп функцияле мәдәни үзәк төзелде, Ташбилгедә модульле ФАП файдалануга тапшырылды, берничә авылның фельдшер-акушерлык пунктлары ремонтланган биналарга күчте. Шулай ук Яңа Салман табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды, Чуаш Кичүе һәм Чуаш Борнае урта мәктәпләре заманча итеп ремонтланды, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдырылды, берничә авылга каты түшәмәле юллар килде. Быел без беренче тапкыр авылларыбыз эчендәге юлларны ремонтлауга 55 миллион сум акча тоттык. Базарлы Матакта берничә урам асфальтланды, кайберләренә вак таш җәелде. Район мәдәният йортында капиталь ремонт башланды.
–Районыбызның  авыл хуҗалыгы елны ничегрәк төгәлли? 
–Соңгы дүрт ел авыл хуҗалыгы өчен зур сынаулар алып килде. Корылык игенчелектә  шактый проблемалар тудырды. Шуңа карамастан, инвесторларыбыз елны  әйбәт күрсәткечләр белән төгәллиләр. Игенчеләребез бөртеклеләрдән гектардан уртача 26 центнер уңыш алуга ирештеләр. Ә "Кызыл Шәрык-Агро"ның кайбер отрядлары бөртек өчен кукуруздан уңышны гектардан 80-90 центнерга җиткерделәр. Икътисадый хәлнең шактый катлаулы булуына  карамастан, инвесторыбыз Айрат Хәйруллин отрядларны  яңа техника белән тәэмин итәргә җай тапты. "Кызыл Шәрык-Агро"да җир пайлары булганнарга тулысы белән диярлек дивидендлар таратылды. 
"Хузангай"да исә быел беренче тапкыр бөртек өчен кукуруз игелде. Зур егәрлекле киптерү җайланмасы сатып алып эшләтеп җибәрделәр. Быел әле хузангайлылар симертүгә  1917 баш терлек сатып алдылар. Тагын 1100 баш мал кайтырга тора. Биредә терлекләр санын 30 мең башка кадәр җиткерергә ниятләре. Димәк, тагын күпме өстәмә эш урыннары була дигән сүз. Яңа елдан анда көнбагыш маен рафинадлау башлана. 
Бу исә әлеге продукцияне тагын да уңышлырак реализацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Хуҗалыкта тагын тәүлегенә 5 тонна продукция җитештерүгә сәләтле кондитер цехы сафка басачак.
–Республика Президенты Сезгә районны җитәкләү кебек зур җаваплылык йөкләде. Әлкилеләр яңа җитәкчедән район үсешендә яңалыклар да көтәчәк инде. Сез бу хакта ни әйтерсез?
–Мин  Фердинат Мидхәтович башлаган хезмәтләрне дәвам иттерергә, шул ук вакытта яңа юнәлешләр булдырырга дигән бурычлар белән эшкә алындым. Гыйнвар аенда  Мәскәүдән районга инвестицияләр кертергә сәләтле эшмәкәрләр килүе көтелә. Алар белән Апак авылы янында кирпеч заводы төзү мөмкинлеген карарга җыенабыз. Бездә составы кирпеч өчен бик әйбәт булган кызыл балчык катламы күп. Инвесторларны бу кызыксындырыр дип ышанам. Төзелешләр буенча планнар тагы байтак. Татар Борнае авылында  мәктәп һәм балалар бакчасы өчен бинага нигез салына башлады, Юхмачыда ветеринария пункты төзелеп бетеп килә, Урта Әлкидә модульле ФАП коруга керештеләр. Шулай ук клублар төзү, мәктәпләр, ФАПлар ремонтлау, юллар салу дәвам итәр. Киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу зур бәйрәмгә җитди әзерлек күптән башланды.
–Александр Федорович, район халкын Сезнең белән – яңа җитәкчебез белән якыннанрак таныштырып үтик әле…
–Мин Базарлы Матакта туып үстем. Әти Федор Петрович та төп шушы авылдан, гомере буе телефон элемтәсе системасында эшләде. Әни Фаина Ивановна сатучы булып хезмәт куеп лаеклы ялга чыкты. Олыгаеп барсалар да, бер дә тик торырга яратмыйлар, зур бакчаларында яшелчә, җиләк-җимешне мулдан үстерәләр. Гаиләдә без ике малай үстек. Абыем Вячеслав та гаиләсе белән Базарлы Матакта яши.
Үзем авыл хуҗалыгы академиясендә укып икътисадчы белгечлеге алдым. Хатыным  Людмила район социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры булып эшли. Без ул һәм кыз үстердек. Кызыбыз Катя Казан финанс-икътисад институтын кызыл диплом белән тәмамлады, хәзер сайлаган белгечлеге буенча эшли. Улыбыз Олег медицина институтында белем ала.
–Яңа елны кайда каршы алачаксыз? Гаиләгезнең Яңа ел табынында иң яраткан сые нинди?
–Яңа ел бит ул беренче чиратта гаилә бәйрәме. Без дә аны гаиләбез белән өебездә каршыларга җыенабыз. Ә яраткан ризыкка  килгәндә, бәйрәм табыныбызда һичшиксез каз булачак. Хатыным аны үз рецепты буенча, бик тәмле итеп әзерли.
Яңа елда мин  әлкилеләрнең һәммәсенә сәламәтлек, тынычлык, иминлек, муллык телим. Барлык күркәм уй-хыялларыгыз тормышка ашсын. Авыл халкы һәрчак үз көченә, үз хезмәтенә таянып яшәгән. Шуңа аның табыны гел мул, тормышы бөтен булган. Эшчән, тырыш булдыклы гаиләләр һәрчак бәхетле һәм шатлык белән яшәр.
–Александр Федорович, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Олы һәм җаваплы вазыйфагызда зур уңышлар телибез Сезгә. Ишекләребезне шакучы Кәҗә һәм Сарык елы районыбызга муллык һәм иминлек алып килсен!


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net