Әлки районында иң ямьле чыршы – үзәк хастаханәдә
![Әлки районында иң ямьле чыршы – үзәк хастаханәдә](http://www.alki-rt.ru//media/k2/items/cache/7f14f06f83b9ff6d73488591c17ea0e6_S.jpg)
Районда иң матур бизәлгән чыршы бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
Оешма-предприятиеләр арасында беренче урын Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенә бирелде. Икенче урында – Пенсия фонды идарәсе, өченче – балалар иҗат йорты чыршысы.
Авыл җирлекләре арасында Каргада бизәлгән чыршыга тиңнәр табылмады. Икенче һәм өченче урыннарда – Түбән Әлки һәм Кората авыл җирлекләре. Җиңүчеләргә район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды