Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


АЙГА КЫРЫН КАРАМА

27 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 10.46 сәгатьтә калка,  22.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле тынгысыз көн. Гайбәт сөйләмәскә, ыгы-зыгыланмаска, буш вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Ач тору, ашказаны һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ай Балыкларда чакта күңел гел матурлыкка омтыла,  сәнгать әсәрләре белән хозурлану ләззәт бирә. Бу көннәрдә кешеләр чебеннән фил ясарга, һәрнәрсәне күпертеп күрсәтергә омтыла. Дару үләннәре белән дәвалану файдалы.

Гөлҗимешле бал

Йөрәк мускулының эшен көчәйтү өчен, ярты литр суга 8 зур гөлҗимеш җиләге салып, 15 минут пешерәләр, суыталар, иләк аша сыттырып сөзәләр, 3 чәй кашыгы бал кушалар һәм ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр.

28 декабрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 11.10 сәгатьтә калка,  23.30 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.

Бу тәүлекнең энергиясе кеше организмында барган үзгәрешләргә һәм биохимик реакцияләргә уңай йогынты ясый. Моның файдасы тагын да күбрәк булсын өчен ач тору тәкъдим ителә, юкса барлык энергия ашалган ризыкны эшкәртүгә китәчәк. Ут белән сак булу сорала. Эчке тавышка колак салу мөһим. Колак, ашказаны авыртырга мөмкин.

Кәбестә шифасы

Хроник гастрит (ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну һәм ашказаны җәрәхәтеннән интеккәндә,  кәбестә согын сыгып, җылы килеш, көненә 2-3 тапкыр,  ашарга 1 сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 5 көннән хәл җиңеләя. Мондый дәвалануны елына 2 тапкыр кабатларга була.

29 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йодызлыгында, 11.33 сәгатьтә калка,  0.07 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Авыр энергетикалы, алдану, ялганга бай көн. Күкрәк читлеге һәм ашказаны зәгыйфь. Бил, бөерләр, кан тамырларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Физик эш белән шөгыльләнү, мунча керү файдалы.

Ак сохари дәвалый

Словакия табибләре фикеренчә, ак сохари ашказаны җәрәхәтен дәвалый ала. Дәва ысулы бик гади: ай буе ак сохари, чиле-пешле йомырка, яхшы сыйфатлы атланмай гына ашарга кирәк. Сохарины үзең белән эшкә дә алып барырга, гел кимереп йөрергә киңәш ителә.

30 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 11.58 сәгатьтә калка, 1.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Гореф-гадәт, нәсел-ыру белән бәйле көн. Үткәннәр турында уйлану, гаиләне ныгыту, көч җыю өчен яхшы вакыт. Һәрнәрсәдә сизгерлек һәм юмартлык күрсәтү мөһим. Күкрәк читлеге,  сөякләр, теш һәм аңкаулар зәгыйфь. Стоматологка бару уңай нәтиҗә бирә.

Кайры сихәт бирә

Аңкаулар сәламәт булганда гына тешләр нык  була. Аларны ныгыту өчен, 1 чәй кашыгы вакланган зирек кайрысын 1 стакан кайнар суда 1-1,5 сәгать  төнәтәләр, сөзәләр, һәр 2 сәгать саен 2шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә 2 өлеш имән кайрысы һәм 1 өлеш юкә чәчәген кушып, 1 чәй кашыгы катнашманы 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр дә, сөзеп, һәр 4 сәгать саен авызны чайкыйлар.

31 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 12.27 сәгатьтә калка, 2.41 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Үзгәрешләргә бай көн. Теләсә нинди эш башкарганда сак һәм игътибарлы булу сорала. Тәүлек энергетикасы бик куәтле, кешедә гаять зур табигый көч уянырга мөмкин. Умырткалыкны саклау зарур. Үпкәне, өске сулыш юлларын дәвалау уңай нәтиҗә бирә. Ай Үгезбозауда чакта ялкаулык, назлылык арта. Сөякләр зәгыйфь, шунлыктан кальцийга бай ризыклар ашау файдалы.

Кабак балы

Кабак балы – бавыр өчен чын бәлзәм. Ул эчне йомшарта, ашкайнатуны да яхшырта. Кабакның өске ягын кисеп, орлыклары белән җепселләрен алалар,  тулганчы шикәр салалар, киселгән өлеше белән каплап,  тирән савытка утыртып куялар. Шикәр эреп беткәч, сөзеп алып, суыткычта саклыйлар. Теләсә кайчан һәм  теләсә күпме эчәргә ярый – зыяны булмаячак.

1 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.59 сәгатьтә калка, 3.53 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн  озынлыгы 7.07 сәгать.

Мәхәббәт, шәфкать энергиясенә бай көн. Хәер-сәдака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, туганнарга бүләк өләшү хуплана. Нәфрәтләнергә ярамый. Бүген кемгәдер булышмый калсаң, үзеңнең дә шул хәлгә төшүең ихтимал. Авыр физик эш белән шөгыльләнмәү хәерлерәк. Йөрәккә киеренкелек китермәскә, җиләк-җимеш сокларын күбрәк эчәргә кирәк. Аллергия башланырга мөмкин, йомырка, балык ашамаска, каһвә эчмәскә тырышу зарур. Салкын тиюдән саклану мәслихәт.

Нарат җиләге

Нарат җиләгендә каротин мүк җиләгендәгедән дә,  лимон, груша, алма, йөзем һәм кара җиләктәгедән дә күбрәк. Матдәләр алмашын яхшырту өчен, 3-4 чәй кашыгы вакланган нарат җиләге яфрагын 2 стакан суда 15 минут пешерәләр, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Салкын тигәндә, 1 чәй кашыгы нарат җиләген һәм 1 чәй кашыгы яфрагын 2 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Пиелонефрит булганда, тигез микъдарда каен җиләге һәм нарат җиләге яфраклары,  петрушка һәм тмин (ак әнеч) орлыкларын, төче тамыр (солодка) тамырын кушалар да, 2 аш кашыгы катнашманы ярты литр суда 10 минут пешерәләр, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, җылы килеш, көненә 4-5 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

2 гыйнвар (җомга).  Рабигүл  әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 13.38 сәгатьтә калка, 5.01 сәгатьтә бата.  2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Аралашу, белем алу, аны башкалар белән уртаклашу уңай нәтиҗә бирә. Һәркем ашыга,  кабалана. Мөһим документлар югалырга, планлаштырылган эш барып чыкмаска мөмкин. Тире һәм йөрәк зәгыйфь. Ач торырга ярамый.

Крахмаллы кекс

2 йомырканы 1 стакан шикәр белән туглап, икеләтә артканчы күпертәләр, 2 аш кашыгы каймак, 200 грамм атланмай, ярты чәй кашыгы тоз, 200 грамм крахмал, серкә белән сүндерелгән ярты чәй кашыгы сода, 200 грамм он өстиләр. Куе каймак кебек майлы камырны 30 минут тотканнан соң, формаларга яртылаш тутырып, газ мичендә алтынсу төскә кергәнче пешерәләр.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net