Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Теш табибы булу җиңелме?

"Теш сызлавы бигрәкләр дә ачы,

Коткара безне аннан теш врачы"

Рифмага туры килер-килмәс бу сүзләрне  моннан берничә ел элек бер теш шифаханәсендә күреп, күңел дәфтәремә теркәп куйган идем.

Теш сызлавыннан җәфаланган берәү аны рәхмәт йөзеннән стенага язып калдырган булган. Ни үтерми, ни терелтми торган куркыныч бер газап ул теш сызлавы! Авыртуына да түзәрлек түгел, ә менә теш табибына керү - үзе бер тентүгә тиң. Авызында берничә теше генә калган кавем барлыкка килүгә әнә шул курку сәбәпче дә инде. Әле дә ярый андый тешсезләргә протез дигән әйбер уйлап чыгарганнар, рәхмәт яугыры! Елмаерга да куркып яшәгәннәргә яңа теш бүләк итүчеләр кемнәр алар? Протезларны ничек ясыйлар? Боларны якыннан белү өчен бер көнемне кулыма кайнар балавыз һәм пластик тешләр алып, берничә сәгать теш ясаучы техник булып карауга багышладым.

Өйгә   йөреп   теш   куялар

Сәламәтлекне сатып алып булмый дисәләр дә, шәхси теш шифаханәләренә килеп эләксәң, хәтта сәламәтлекнең дә калын кесәгә бәйле булуын абайлыйсың. Бүген анда тешләрне яматып куйдыру ат бәясенә төшәргә мөмкин. Сүз дә юк, мөмкинлекләре булганнарга шәхси табибларга бару берни тормый. Әмма аз керемле халык нишләргә тиеш? "Акчам юк, авызымда теш тә", - дип яшәп булмый бит. Әлмәттә түләүсез стоматология шифаханәсе бар андыйларга. Бүген анда халыкка бушлай медицина хезмәте күрсәтәләр. Теш ямату, куйдыру, протез ясау - алар эшләмәгән эш юк.

- Халыкны тешле итәр өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар, - дип сүз башлады шәһәр сто- матология шифаханәсенең баш табибы Шәүкәт Госманов. - Быел 8 яңа белгечне үзебезгә эшкә алдык. Безнең шифаханә тарихында бу беренче казаныш. Барысы да югары белемле. Шәхси шифаханәләр ачылып торса да, безгә килүчеләр саны кимеми. Сугыш, тыл, хезмәт ветераннарына барлык хезмәтләрне дә бушлай эшлибез. Рус Акташы, Елховой, Кәшер авылларында стоматология бүлмәләре бар. Көн дә фәлән чакрым ара үтеп, шәһәргә килеп йөрергә мөмкинлекләре булмаганнарны шунда кабул итәбез. Беренче төркем инвалидларның өйләренә йөреп тә тешләрен дәвалыйбыз. Аның өчен аларга бары тик телефон аша шалтыратып, адресларын гына әйтергә кирәк.

Протез куяр өчен безнең янга кимендә 5-6 тапкыр килеп китәләр. Чөнки теш кую җиңелләрдән түгел. Протезның казналыкка утыру-утырмавын  билгеләргә, аны берничә тапкыр киеп карарга кирәк. Олы яшьтәгеләр ике минутлык эш өчен генә килеп йөрмәсеннәр дип күп кенә авылларга үзебез барып, тешләр куеп йөрибез.

Авыртуны   киметеп   була

 Үзем теш табибларыннан әллә ни курыкмасам да, күп еллар теш сызлавына түзеп, табиб янына барып күренергә курыккан кешеләрне беләм. "Бәбәй табу, операция ясату да теш яматкандагы кебек  авыртмый", - дигән иде берсендә танышым. Теш табибыннан курку гомереңне кыскартырдай, йөрәкне сызлатырдай хискә әверелә. Берничә ел теш медицинасында эшләгән тәҗрибәле табиблар бу куркуны үзенчә аңлата.

- Берничә еллар элек укол кадау, анестезия алай ук камил түгел иде. Хәзер хәтта укол кадар алдыннан аңкауны йомшарта торган препаратлар бар. Шулай ук баланың теш табибына беренче баруы да күпне хәл итә, аның киләчәктәге курку-курыкмавын формалаштыра. Әгәр ул теш табибыннан беренче тапкырдан уңай тәэсирләр белән кайтып китә икән, икенче тапкыр ул аңа инде курыкмыйча барачак. Без шәһәрдәге балалар бакчалары белән ныклы элемтәдә. Һәрдаим профилактика чаралары уздырабыз. Алар хәзер теш табибыннан курыкмый башлады, тешләрне күрсәтеп торырга кирәклегенә төшенделәр, - ди Шәүкәт Госманов.

Бу фикер белән баш табибның дәвалау эш-ләре буенча урынбасары Рөстәм Хөсәенов та килешә. Аныңча, һәр авыру табибтан яхшы мөгамәлә көтә. Теш табибыннан бигрәк тә.

- Мин яшь белгечләр белән бик еш ачыктан-ачык сөйләшәм. Аларга үземнең киңәшләремне бирәм. "Сез беренче чиратта кешенең тешен түгел, ә үзен дәваларга тиешсез", дим. Авыруның күңеленә юл таба белү - стоматологларның  гына түгел, ә барлык табибларның да төп бурычы.

Теш  технигы - зәркәнче  кебек

Авызларында протез йөртүчеләр иң элек тешне дәвалаучыларга түгел, ә аны ясаучыларга - техникларга рәхмәтле. Чөнки ясалма тешкә өйрәнеп, аны үз итүең нәкъ менә алардан тора. Бүген Әлмәт стоматология шифаханәсендә 15 теш технигы эшли. Аларның хезмәтләрен җиңел дип булмый. Тавышлы, тузанлы (гипс тузаны,  пластмасса исе), бик четерекле эш. Төрле станоклар арасында көне-төне нидер чокыган техникларны күпмедер дәрәҗәдә зәркәнчеләр белән дә чагыштырып була. Хәер, авызыңа үзеңнең тешең кебек кереп утырган теш теләсә нинди зәркән эшләнмәне алмаштыра аладыр...

Теш техникларының эше берничә этаптан тора. Күпме генә аңлатсалар да, мин аларның һәрберсен истә калдыра алмадым. Иң элек гипстан махсус күчермә, аннан кайнар балавыздан авыз куышы ясауларын гына аңладым. Протезның казнага дөрес утыру-утырмавын (прикус) тикшергәч кенә, виллакрил дигән пластмассадан чын протез ясый башлыйлар икән. Тешләрне бе- рәмләп пластмассага утырткач, күп тапкырлар станокта тигезлисе, шомартасы була. Протезлар икегә бүленә: салына торган  (авызда бер теш тә булмаганда) һәм күперле, ягъни теш булмаган урынга гына  кидертелеп куела торган. Коронка материалын авыру үзе сайлый: металлокерамика, пластмасса, керамика, алтын. Бер протезны ясау атна-ун көнгә сузыла. Күперлесе өчен озаграк та вакыт кирәк.

Теш техниклары - бик кирәкле һөнәр ияләре. Аларны махсус медицина көллиятләрендә укытып чыгаралар. Теләге булган һәр кеше өч ел буе белем алып, теш технигы булып эшли ала. Әмма бу теләсә кем кулыннан килә торган хезмәт түгел. Берничә ай гына эшләп, эштән китүчеләр бик еш очрый икән.

Аена - 20   протез

Нина Шиһапова - шифаханәдә өлкән теш технигы. Моннан 24 ел элек Казан медицина көллиятен тәмамлап бирегә эшкә кайткан. Кулы вак эшкә ятып тора, шуңа да үз һөнәренә тугры калган. Үз гомерендә меңләгән протез ясап, бик күп әлмәтлеләргә елмаю бүләк иткән ул.

- Билгеле, протез ясауга осталык еллар үткәч кенә килә. Укуны тәмамлап кайттың да, беренче тапкырдан ук авыруның теш казнасына яхшылап кереп утыра торган протезлар ясый башладың түгел. Сабырлык кирәк, бармакларның осталыгы  мөһим, - дип сөйли тәҗрибәле теш ясаучы. - Авыруларның синең янга килеп рәхмәт әйтүе, елмаюлары чиксез канәгатьләнү бирә. Теш кешенең йөзе кебек, ул шулай ук иң кирәкле орган. Үзеңнең сәламәт тешләреңә җитми, билгеле. Әмма протез белән дә тулы тормыш алып барып була. Бер хатын, мәсәлән, 15 ел буе салынмалы протез киеп йөри, әмма ире әле дә шуны белми.

Нина Шиһапова кебек тәҗрибәле эшчеләр аена уртача 20 протез ясый, бер генә минут та эшсез торганнары юк. Журналистлар килгән көнне дә һәр техник үз өстәле артында башын да күтәрми эшли иде. 

Нина ханымга 55 яшьлек бер абзыйга протез ясарга йөкләмә бирелгән иде. Аз гына булса да аңа ярдәм итим дип, медицина гипсын су белән бутап, эшкә керештем. Ул өйрәтеп торды, зур авызлы бу тешсез абзыйны күз алдыма китереп, протез моделен ясый тордым. Кулның ятып торуы бу эштә иң мөһиме дип дөрес әйткәннәр икән. Җылы балавызны казна моделенә туры китереп, кайнар пычак белән сылап утырганда, Нина ханым шаркылдап көлеп җибәрде:

- Ресторанда ашап утырмыйсың бит, кулыңа пычакны дөрес итеп  тот! - ди. Читтән караганда, протез ясап түгел, ә күмәч өстенә май сылап утырган кебек күренгәнмен икән.

Ашыгып кулымны кайнар пычакка пешердем, гипс белән эшләп, бармакларым кипшәкләнде, протезым кыеграк чыкты. Миннән теш ясаучы чыкмас ахры, Нина ханым калганын үзе ясап бетерер...

Юкка гына белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр дип әйтмәгәннәр икән.

Филүзә Хәмидуллина
Маргарита Державина                                      фотолары



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net