Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Фердинат Дәүләтшин район башлыгы вазыйфаларыннан азат ителде. (ФОТО)

Балалар иҗат йортында муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Утырышта башта 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты икенче укылышта тикшерелде. Әлеге мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

Бюджет проекты районның рәсми сайтында һәм өлешчә “Әлки хәбәрләре” газетасында басылды. Халык әлеге документ белән танышып, үз тәкъдимнәрен, фикерләрен белдерә алды. 24 ноябрьдә  бюджет проекты буенча халык тыңлаулары булды. Район бюджеты проектын төзү комиссиясе әлкилеләрдән кергән һәр тәкъдим-теләкне искә алып эшләргә тырышты.

 

–Базарлы Матак урта мәктәбе укытучылары район мәктәпләрендә патриотик тәрбия эшен алып баруга бюджетта акча карауны сораганнар иде,–ди Илгиз Габидуллин. –Без әлеге эшнең мөһимлеген аңлап, 2015 ел бюджетыннан шул максатка 90 мең сум акча бүлеп бирүне планлаштырдык.

Район эчке эшләр бүлеге тәкъдиме буенча Базарлы Матакның үзәк паркында һәм Кояшлы-Крайнов урамнары киселешкән урында видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру өчен исә бюджетта  100 мең сум акча каралган. Район финанс-бюджет идарәсе рәисе докладын  тыңлап тикшергәннән соң депутатлар 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына район бюджетын бертавыштан кабул иттеләр.

Утырышның көн тәртибендә икенче мәсьәлә итеп муниципаль район советы депутаты Фердинат Дәүләтшинның район башлыгы вазыйфасыннан вакытыннан алда китүе хакындагы мәсьәлә каралды.

Фердинат Мидхәтович сүз алып:

–Республика җитәкчелеге тәкъдиме белән Чирмешән муниципаль районына эшкә күчүем сәбәпле,  миңа Әлки районы башлыгы вазыйфасыннан китәргә кирәк. Шул хакта мин район советына гариза бирдем. Депутатларның әлеге гаризаны канәгатьләндерүен сорыйм,–диде.

 

Муниципаль район Уставы нигезендә, район башлыгы отставкасы турындагы карарны район советы кабул итә. Утырышны алып баручы, район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов әлеге мәсьәләне тавышка куйды. Депутатлар район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның  гаризасын канәгатьләндерделәр.

 

Аннан сүз Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка бирелде.

–Билгеле, сезгә бүген 15 елдан артык бергә эшләгән җитәкчегез Фердинат Мидхәтович белән аерылу ансат түгел,–диде Әсгать Әхмәтович.– Республика җитәкчелеге Фердинат Дәүләтшинның бай хезмәт тәҗрибәсен, оештыру сәләтен яңа урында – Чирмешән районында файдаланырга дигән фикергә килде. Анда соңгы вакытта вәзгыять шактый киеренкеләнде, җитәкчеләр арасында бердәмлек югалды, халыкка эшләве кыенлашты. Без Фердинат Мидхәтович анда да Әлкидәге сыман хезмәт атмосферасы тудырып, бердәм коллектив булдырып эшне оештырып җибәрер дип ышанабыз. Мин бүген аерым атамасам да, соңгы дистә елда Әлки җирендәге уңышларны сез яхшы беләсез. Әлеге казанышларга нигездә биредә утыручыларның, гомумән, барлык әлкилеләрнең бердәм көче белән ирешелде. Әйтик, соңгы 15 елда биредә 5 миллиард сумлык төрле төзелеш эшләре башкарылган, авыл хуҗалыгына 15 миллиард сум инвестиция кертелгән. Мөгезле эре терлекләр саны 35 мең башка җитә, сөт җитештерү күләме республикада иң югарылардан. Район юлсызлыктан котылып бара –310 километр яхшы юл төзелгән. Быел гына да 34 чакрым юл салынган. Күпме социаль объектлар төзелгән. Әле бирегә утырышка кергәнче район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасын карап чыктым. Республикада тиңе булмаган, барлык эш шартлары тудырылган корылмалар җиткерелгән. Соңгы елларда 7 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган, 5 модульле ФАП төзелгән. Саный китсәң, башкарган эшләр хәйран җыела.

 

Әсгать Сәфәров Фердинат Дәүләтшинга “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен” медален тапшырды. Ул районыбызны бүгеннән кем җитәклисе хакында да әйтеп узды:

 

–Район башлыгы вазыйфалары Александр Никошинга йөкләнә, –ди Әсгать Әхмәтович. –Ул моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе иде. Александр Федорович, 9 ел дәвамында шул вазыйфада эшләп, халык арасында абруй казанды, республика җитәкчеләренең ышанычын яулады. Аңа  тагын да җитдирәк һәм җаваплырак  вазыйфаны башкаруда уңышлар телик.

 

 

Шуннан соң Фердинат Дәүләтшин сүз алды.

–15 ел район башлыгы булып эшләү дәверендә мин һәрчак республика җитәкчеләре ярдәменә таяндым. Ирешелгән уңышлар –шулай ук биредә утыручы һәм, ни кызганыч, арабыздан  иртә китеп барган җитәкчеләр белән бергә башкарылган эшләр ул,–диде Фердинат Мидхәтович. –Республикабызда эшләү һәм яшәү шартларын яхшырту өчен  зур мөмкинлекләр тудырылды. Алардан файдаланмау гөнаһ булыр иде. Бүген мин авыл хуҗалыгындагы тотрылыклы эшебез өчен инвесторыбыз, якташыбыз Айрат Хәйруллинга бик рәхмәтле. Шулай ук икенче якташыбыз,  “Хузангай” кооперативын оештырып зур предприятие булдырган  Иван Казанковка рәхмәтебез зур. Иван Иванович районда терлекләр санын 30 мең башка кадәр җиткерергә уйлый. Бу эшләрдә аңа районнан, яңа җитәкче Александр Федоровичтан һәрьяклап ярдәм кирәк булачак. Тора-бара районда тиңе булмаган кирпеч заводы төзү юнәлешендә  оештыру эшләрен башлыйсы булыр. Әлкидә нефть бар, алдагы елларда аны чыгара башларлар. Кыскасы, районның потенциалы зур, эшләргә киңлекләр җитәрлек. Ә мин кемнәрнедер авыр хәлдә калдырган булсам, кичерүләрен, гафу итүләрен сорыйм. Исән-имин эшләгез!

Утырышта район советы депутаты, “КШ-Агро”ның Үзәк Әлки филиалы җитәкчесе Рафаэль Гыйльметдинов та сүз алды.

 

–Бүгенге җыелыш безнең өчен бик күңелсез. Фердинат Мидхәтович, сезнең белән озак еллар бергә, аңлашып эшләдек. Сез кирәк чакта бик кызу да, таләпчән дә булдыгыз. Әмма сезнең Әлкигә әйләнеп кайткан елларны искә алсак, башкача эшләү мөмкин дә булмагандыр. Сезне биредә сөрелмәгән җирләр, еллар буе хезмәт хакы бирелмәгән хуҗалыклар каршы алды. Фердинат Мидхәтович, сез тәвәккәлләп республикада беренчеләрдән булып җирләребезгә инвесторларны җәлеп иттегез. “Кызыл Шәрык-Агро” кыска гына вакыт эчендә зур-зур дүрт терлекчелек комплексы төзетеп эшләтеп җибәрде, күпме халыкны эшле итте. Аннан элеватор, тиңе булмаган заманча орлык заводы төзелде. Айрат Хәйруллин барлык башлангычларда район җитәкчелегенең яклавын, ярдәмен тойды. Хәзер эшләр һәр яктан гөрләп бара. Рәхмәт сезгә безне остаз буларак эшләргә өйрәтүегез өчен. Яңа эш урынында да сезгә уңышлар телим,–диде Рафаэль Имамович.

Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина күз яшьләрен көчкә тыеп сөйләде:

–Күп еллар аңлашып эшләгән җитәкчебез Фердинат Мидхәтовичны башка районга озатырга җыелдык. Бик авыр минем өчен бу минутлар. Районда тормыш бар яктан көйләнеп бара – телефон, суы, газы, урам утлары…Бераз усалрак булдыгыз, эшләребез һәрчак алга барсын өчен анысы да урынлы гына иде. Чирмешәндә дә сезгә бездәге кебек уңышлар телибез,–диде ул һәм Фердинат Мидхәтовичка чәчәк бәйләме тапшырды.

Район башлыгы вазыйфалары тапшырылган Александр Никошин да сүз алды. Ул республика җитәкчелегенең ышанычын акларга тырышачагына, район җитәкчеләре белән бердәм, халык белән аңлашып эшләү өчен бар көчен куясына ышандырды.

Утырышта йомгаклау сүзе белән Әсгать Сәфәров чыкты.

–Дөньядагы хәлләрне телевизор аша күзәтеп барасыздыр,–диде ул. –Алда безне зур сынаулар көтә. Республика бюджеты нефтькә булган баштагы бәядән кабул ителсә, хәзер нефть бөтенләй түбән хакка калды. Әмма республиканың потенциалы зур, аның үз юлы бар. Безгә төшенкелеккә бирелергә җирлек юк. Без халыкны социаль яклау йөкләмәләрен тулысынча үтәрбез. Ишетеп торасыз: Татарстан Россиядә күп эшләр буенча пилотлы проектларны тормышка ашыра килә. Бездән башланган программалар, яңалыклар башка төбәкләрдә кертелә, кабул ителә. Без 90 нчы болганчык елларны кичедек, 2008 ел кризисын үттек. Бердәмлек, тырышлык булганда алдагыларын да җиңәрбез. Һәркайсыгызны Яңа ел белән тәбриклим, сәламәтлек, иминлек телим, –диде Әсгать Әхмәтович.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net