Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты. (ФОТО)

Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты. Үзе генә түгел, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче, кайчандыр Әфганстанда бергәләп хезмәт иткән иптәшләре белән барды ул. Сәфәрне Татарстан Министрлар кабинеты каршында эшләүче Әфганстан Республикасындагы сугышчан хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча координацияләү советы оештырды.
 
 
 
Рөстәмне, авыл укытучысының бердәнбер баласы буларак, совет иле законнары буенча армия хезмәтеннән азат итәләр. Әмма егет кешенең солдат хезмәтен үтмәвен зур хурлыкка саный ул. Күп тапкырлар хәрби комиссарның теңкәсенә тигәч, Иске Әнҗерә егете Рөстәм Шәйхетдиновны армиягә чакыралар. 1980 елның көзендә китә ул хезмәткә. Олыраклар хәтерли: Әфганстан Республикасында игълан ителмәгән сугыш еллары бу. Районнан унбер егет китәләр алар һәм унбересе дә турыдан-туры чит-ят илгә, ут эченә килеп тә керәләр – матди тәэминат батальоны составында сугыш барган нокталарга корал ташыйлар. Күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашып, якын дусларын, иптәшләрен югалтып, әмма үзе исән-имин әйләнеп кайта Рөстәм армиядән. Мөгаен, аны әнисенең изге теләкләре дә саклагандыр.
 
–Әфган җире минем хәтеремдә, аңымда мәңгелек һәм бик зур урын алып тора. Хәтта сагыну хисенә дә урын бар күңелемдә. Шуңа күрә Әфган Республикасына барып кайту мөмкинлеге тугач, шатланып һәм дулкынланып риза булдым,–дип эчке кичерешләренең бер өлеше белән уртаклашты ул.
 
 
 
 
–Аңлашыла ки, сез бу илгә ял итәргә дә, экскурсиягә дә бармадыгыз. Сәфәрегезнең максаты нинди иде?
 
–Әфганстанга баруның сәбәпләре безнең  шушы сугыш ветераннары өчен бик тә мөһим. Беренчедән, иңгә-иң куеп хезмәт иткән һәм шул илдә һәлак булган иптәшләребезнең истәлеген мәңгеләштерәсебез килгән иде. Үзебезнең район егете Ирек Сөләйманов,  Зәйдән Илгизәр Гыймазов, Минзәләдән Равил Хаҗиев исемнәре язылган тактаны Кабулдагы Инглиз зираты мемориалына беркеттек. Бу әле шушы эшнең башы гына булыр, мөгаен. Чөнки исемнәре мәңгеләштерелмәгән сугышчан дусларыбыз аз түгел,–диде Рөстәм.
 
–Сез әле  анда яшәүче татарлар белән дә очрашкансыз икән…
 
–Уналтынчы-унтугызынчы гасырларда Рәсәйдән бик күп мөселманнар, шул исәптән татарлар да, ислам илләренә китеп урнашканнар. Таулы-ташлы, кырыс табигатьле Әфганстанны сайлаучылар да булган. Шушы татарларның оныкларының оныклары әлегәчә үзләренең нинди милләт кешеләре икәнлекләрен хәтерлиләр! Дөрес, телне онытканнар, нәсел башы Россиянең кайсы почмагыннан икәнлеген белмиләр. Әмма бер йомгак булып, җәмгыятькә берләшеп, уртак проблемаларын хәл итешеп яшәргә тырышалар.
 
 
–Алар белән нәрсәләр турында сөйләштегез соң?
 
–Тормышлары хакында күбрәк беләсе килде, чыгышлары белән безнең төбәкнекеләр юк микән, дип кызыксындык. Элемтәләр урнаштыру теләге дә бар иде. Әле бит баруыбызның тагын бер максаты турында әйтмәдем. Безнең белән бергә Мамадыштан Гәрәйханов Илшат та хезмәт иткән иде. Сугышларның берсендә һәлак булды ул.  Дөресрәге, хәбәрсез югалды. Без аның гәүдәсен эзләп табып җирли алмадык. Ничә еллар буе иптәшебезнең каберен эзләп табу турында хыялланабыз. Бу баруыбызда өлгерә алмадык. Әмма яңа танышларыбыз иптәшебезнең эзләрен табышырга вәгъдә иттеләр. Ышанабыз, Илшатның каберен эзләп табып, җәсәден туган авылы зиратына, әнисе кабере янәшәсенә алып кайтып җирләячәкбез.
 
 
…Менә шундый максатлар белән барып кайткан Рөстәм Әфган иленә. Сиксәненче еллар фаҗигасен оныттырмыйча, хәтеребезне борчып торганы, һәлак булган иптәшләре, шул исәптән үзебезнең Әлки егетләре истәлегенә тугры калганы, районда бүген яшәп ятучы "әфганчы" ветераннарны бергә туплап, төрле чаралар оештырганы өчен  рәхмәт әйтәсе иде аңа. Үткәннәрне онытырга һич ярамый бит…


Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net