Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


50 төрле Нәфисә

Бу елның карлы-буранлы декабре талантлы шәхес, шагыйрә һәм журналист, Рафаэль Төхватуллин исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Сабирҗанованы илленче кышына алып керде.

Хатын-кыздан яшен сорау яки “кычкырып” әйтү дөрес булмаса да язмый булдыра алмадым. Чөнки аңа беркем дә бу яшьне бирми. Язмышының ачы борылышлары булса да, йөзеннән елмаю, җаныннан яктылык китмәгән бу ханымны бик күп әлмәтлеләр якын дусты, бердәнбер киңәшчесе, сөекле хезмәттәше, асыл күршесе, ихлас сердәшчесе, тугры кардәше итеп ярата һәм хөрмәт итә. Әлеге материал Нәфисәнең тормышында күпләребез күрмәгән-белмәгән кайбер почмакларына күз салып, идеаль ир тәрбияли алган камил хатын-кыз булуның серен ачарга ярдәм итәр дигән өметтә калам. Чөнки Нәфисәнең дөньяга карашы, аның киңәшләре һәм уй-фикерләре күпләребез өчен ачылмаган китап ул.  

Матур, нәзакәтле, күренекле, кадерле

Нәфисә. Гаиләләрендә туган дүртенче бала – төпчек кызларына шундый исем кушкан Мөхәммәтгали абый белән Хәмнә апа. Актаныш авылы Шәрип авылы һавасы килешкәндерме, Аллаһының бер хикмәтеме – ике апа, бер абыйсына кадерле сеңел Нәфисә, чыннан да, аерата матур, тере булып үсә. Авылдагы башлангыч мәктәпне тәмамлап, дүртенче сыйныфка биш чакрымдагы күрше авылга йөреп укыганчы ике елын шул мәктәпнең интернатында яши ул.

– Кышларын бигрәкләр дә салкын була иде интернатта. Юрган астында өшеп ятабыз. Кайсыбызның башына килгәндер инде, бүлмәдә концерт куярга булдык. Тиз арада “афиша”лар ясап коридорга элеп йөргәнем, җыр-бию, нәфис сүзгә оста яшьтәшләремне туплап, сценарий язганым хәтердә калган. Балалар тиз арада җыелышып, тамаша куйдылар да, бүлмәләренә таралыштылар. Аларның тыннарына бүлмәбез җылынып калып, рәхәтләнеп йокларга яттык, – дип сөйли Нәфисә ханым мәдәният дөньясына китергән беренче адымнарын искә төшереп.

Тик серле иҗат дөньясына чумганчы уку алдынгысына спорт ярышларында актив катнашып башкалардан бер башка өстенлеген исбатларга, сыйныф җитәкчесенең “Сине балалар яратыр ул!” дигән сүзләрен аңына сеңдереп калып, Алабуганың педагогика институтына укырга керергә, гашыйк булырга, гаилә корырга һәм авыл мәктәбенә кайтып укытучы һөнәренә чумарга кирәк була әле.

Ах, ул күңелле студент еллары!

Шулай итеп, мөгаллименең (ә ул физика һәм математикадан дәрес бирә) сүзен күңеленә сеңдергән Нәфисә укытучы һөнрен сайлый да Алабуга педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Абитуриент вакытта ук үзе сыман яшь, чибәр Әлмәт районы егете Равил белән танышып өлгерә. Гыйшык очкыны мәхәббәт ялкынына әверелә, диярсез. Һич юк! Әлбәттә, бу күктә язылган никах була. Тик аңа чаклы әле Нәфисәнең күңеле шикелле киң Агыйдел ярларыннан биш тапкыр ташып, биш тапкыр тынасы була.

– Укырга кердем. Тулай торакка яшәргә урнаштым. Үзем кебек үк биредә укучы Актаныш кызлары белән танышып, якташлар белән аралаша башладым. Я туган як сагындырганда, я Актанышка кайтып килгәч, хәл-әхвәл белешү, район яңалыклары белән бүлешү өчен аларның бүлмәләренә кергәлим. Аның саен һәрвакыт шунда мыеклы егеткә юлыгам. Төркемдәшләре икән. Әллә ни әһәмият бирми аралашуыбызны дәвам итәбез дә, бүлмәләребезгә таралышабыз. Бер заман мин чыгып барганда бу да кузгалды. Сөйләшә-сөйләшә бүлмәгә чаклы озатты да: “Кергәләп йөрсәм ярыймы соң?” дип ризалыгымны алып китеп тә барды. Икенче көнне үк зууур гына... шоколад тотып кереп тә җиткән бу, – дип искә ала Нәфисә апа булачак ире белән аралашып китү мизгелләрен.

Шуннан башлана инде! Очрашкан саен яңа сюрприз, күрешкән саен кечкенә генә булса да, ләкин һәрвакыт шаккаттыргыч бүләк. Буш вакытта – кино, хәтта ресторан, Алабуганың меңәрләгән мәхәббәт тарихы сеңдергән урамнарын гизү, Тойма буйларында боз киткәнен карау (бу иске шәһәрдә торган вакытта Нәфисә белән Равилнең үзенчәлекле традициясенә әверелә бу язгы кабатланмас мизгел).

– Күргәч тә гашыйк булдым дип әйтә алмыйм. Тик Равил мине үзенең чын ир-егетләргә генә хас галантлылыгы белән алдырды. Без бик матур йөрдек. Равил һәрвакыт игътибарлы, автобуска менгәндә, бинага кергәндә мине алдан уздыра, төшкәндә кул бирә. Һәрвакыт я тәмле конфет, я чәчкә тотып килә. Бер сүз белән әйткәндә, егетемнең миңа булган гыйшкына гашыйк булдым мин, – ди Нәфисә апа.

Студен еллары димәктән, Нәфисә өчен ул башкаларга караганда озаграк сузылса да (үзенең биш елына Равилнең армия хезмәтендә уздырган ике елы да өстәлә), бик якты, матур, күңелле мизгелләре белән истә калган. Беренче курстан соң Равилен армиягә озаткач, Алабуга–Владивосток арасында сагынулы кайнар мәхәббәт хатларыннан күпер салына. Вакытлыча аерылып тору икесенә дә файдага китә. Равил ирләрчә олыгая тора, ә һәрвакыт матурлыкка тартылган Нәфисә исә мондый чыныгудан илһамланып хезмәт отрядларында урысчадан татарчага тәрҗемә итеп тә, ана телендә дә җырлар язгалый (аның берсен ул чорда ук җырчы кызлар үз репертуарына кертә), сагыну сагышларыннан шигырьләр гөлләмәсе үрә.

Ир – баш, хатын – муен

Бу мәхәббәтнең тарихы туй белән тәмамлана. Равилдән ике ел алдан диплом яклаган Нәфисәне туган ягына юллыйлар. Тик сөйгәненнән аерылуны күз алдына да китермәгән Равил кәләшен янында калдыру өчен барысын да эшли.

Шулай итеп, 1987 елның 1 августында Сабирҗановлар гаиләсенең тарихы башлануга мөһер сугыла.

Беренчеләре – Айдарлары туа. Аңарчы үзе укыган факультетта лаборант булган Нәфисә, улына бер яшь вакытта тулай торакта паспортистка булып эшли башлый. Айдары исә “полк улы” булып әтисенең төркемдәшләре һәм әнисенең студентлары арасында тәпи йөрергә дә өйрәнә, “матур-матур” сүзләр белән теле ачыла. Менә шунда бәхетнең ни икәнен аңлый да инде безнең Нәфисә! Хатын-кызның бәхете ана булуда. Соңрак аның үзе өчен алып барылган шигырьләр дәфтәрендә “Үзем әни булгач аңладым” исеме астында яңа әсәре дә теркәп куела.

– Тормышка икәү җигелеп тартканда мәшәкатьләр сизелми дә кебек. Тик шулай да ир-АТ икәнен онытмыйча, йөкнең авырын үзе күтәрсә, хатын-кыз иренә әни дә, иптәш тә, сөяркә дә булып, өйнең җылы учагын сүндермичә сакласа гына дөньялар имин була, – ди Нәфисә ханым.    

Кайвакыт күрмәмешкә салынып, кайвакып “чукракка әйләнеп”, советлар чорының бәләкәй ячейкасына әверелеп, матур гына тормышлары башлана. Тагын да ямь өстәп, Наилләре аваз сала. Шул дәвердә Равил абыйның әнисе каты авырып гүр иясе була. Гаиләдәге төпчек малай гаиләсе белән әтисенә иптәш булып Әлмәт районы Шарлама авылына күченеп кайта. Икесе дә яраткан эшләрендә, коллективларында хөрмәтле кешеләр дип икеләнеп тормыйлар, ияләшкән Алабугаларын калдырып китә. Нәфисә апа да саф татар хатыннарына хас сабырлык белән бер сүз дәшми. Ир – баш, хатын – муен, дигәндәй, энәгә тагылган җеп булып төп йортта килен булып яши башлый, дипломлы белгеч булып Сөләй урта мәктәбенә эшкә урнаша. 

“Кузгалуы кирәк күңелнең”

Өлгергән җимешләр булып тәлгәшләреннән шигырьләре коела тора Нәфисәнең, ә ул тылсымлы дәфтәренә терки тора. Бер заман иптәш кызы бер көнгә генә диеп укырга алып тора да туп-туры Клара апа Булатовага илтеп тапшыра. Данлыклы шагыйрә исә алар белән танышкач: “Бу бит инде өлгергән шагыйрә булган, миңа килсен әле”, – дип җибәрә.

– Дустым шулай дигәч, күңелем күтәрелде анысы, тик мин шагыйрәләр дөньясына керергә ашыкмадым әле. Клара апа үзе килде безнең авылга. “Җомга” тапшыруын әзерләгән вакытта чакырып сөйләште, соңрак экраннар аша минем иҗатым белән тамашачыларны таныштырды. Аннары инде бөтенләй дә телевидение дөньясына юллама тоттырды кулыма, – дип сөйли Россия журналистлар берлеге әгъзасы.

Тәҗрибәле кешенең күзе очкын, тоемлау хисе дөрес була күрәсең. Чыннан да 2001 алда “Луч” телеканалында ул вакытта инде 10 ел чыгып килүче “Җомга” тапшыруына автор һәм мөхәррир итеп билгеләнгән Нәфисә ханым аны тамырдан үзгәртә. Яңа “кием” кигән, яңа алымнар кулланылып эшләнгән тапшыру тиз арада “Татарстан дулкынында” мәртәбәле фестивальнең җиңүчесе итеп таныла, соңрак берничә ел рәттән республика массакүләм мәгълүмат чараларының махсус грантын алып килә.

Иҗат елгасында кузгалган боз Нәфисәне шагыйрә итеп таныта. 2007 елда “Кузгалуы кирәк күңелнең” исеме астында аның беренче шигырьләр җыентыгы  дөнья күрә.

Нәфисә Сабирҗанова шәһәребездә уздырылучы күп кенә мәдәни чараларның да сценарий авторы. Менә дигән композитор. Егермеләп җыр авторын Әлмәт үзешчәннәре дә, республика эстрада артистлары да дус итә. 2012 елда ул “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек була.

“Икегә бүленгән гомер”

Менә-менә табадан төшәргә торган икенче шигырьләр җыентыгының исеме шулай атала. Аны, беренчесе кебек үк, “Татнефть” ААҖ нең “Рухият” рухи яңарыш фонды белән Сабирҗановлар гаиләсе бергәләп чыгара.

Исеме җисеменә туры килә аның – Нәфисә ханымның язмышында “аңа кадәр” һәм “аннан соң”га бүлгән фаҗига булды. Улын-газизен, үзен әни иткән беренчесен, Айдарын югалтты ана... Сау-сәламәт үсеп, ир булып җитлеккән чорда, туйга әзерләнеп йөргән дәвердә, аяз көнне яшен суккандай... Бар иде һәм юк. Кичерү түгел, әйтүе дә, язуы да бик авыр. Янында вакытыннан алда чәчләренә чал кергән ире Равил, бердәнбер булып калган кече Наил барлыгы егылмаска ярдәм иткәндер аңа...

– Кайгы бетми ул. Еллар узган саен кими диләр, кимеми дә. Хәлемне йөрәк пәрасен югалткан аналар гына аңлый аладыр. Алар килешерләр. Тик шулай да яңадан тәпи йөрергә өйрәнгән кеше төсле, яңадан елмаерга, тирәмдәге матурлыкны күрә белергә, яуган карга да, түбәләргә шакылдаган яңгырга да, көн дә җирне сөйгән кояшка да, һәрберебезне үз уйларына бикләгән төн пәрдәсенә шөкерана итәргә кабаттан өйрәндем. Психологларга да мөрәҗәгать иттем, дин әһелләре белән дә аралаштым. Көннәрдән беркөнне бәхетсез булырга яхшы түгел икәненә төшенә алдым. Аллаһынын рәхмәте инде ул, – ди бала югалту ачысын кичергән Ана.

 Нәфисәгә 50 булган көнне Әлмәттә йомшак, матур кар яуды. Урамдагы түгел, күңелдәге тузаннарны каплап, басу-кырларны гына түгел, хисләрне аклап, тансык чып-чын кар. Кемгә – ничектер, тик миңа бу көннең матурлыгы Нәфисә туган көн булганга шулайдыр кебек тоелды. Котлар өчен шалтыратыйм дисәм – Кремльнең үзенә кебек – линиясе буш түгел. Социаль челтәрдәге битендә изге теләкләрнең саны юк! Аны яраталар. Ул үзе барысын да яраткан төсле. Котлауларыбызны бүген газетабыз аша үз сүзләре белән юллыйбыз:

“Тормыш – уен! Кулыңдагы кәртләр

Колодасы булсын гел туздан” 

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net