Яңа елга сувенир-бүләк әзерлибез [+МАСТЕР-КЛАСС]
Интернет челтәрендә “хенд мейн” стилендә нинди генә идеялар тормышка ашырылмаган. Бик гадие дә, катлаулысы да, кыйммәтлесе дә, очсызы да бар анда. Бер үк чыршыны гына да кәгазьдән, җептән, кофе бөртекләреннән (монысы хуш ис биреп торачак), хәтта резин перчаткадан ясауның да йөзләгән ысулы бар.
Шуларны барлап чыккач мин дә Яңа елга сувенир-бүләк ясап карарга булдым. Ул бигрәк тә татлы сый-нигъмәт яратучылар күңеленә хуш килер.
Аның өчен катыргы кәгазь, ука (мишура), ике яклы ябыштырыла торган тасма, берничә төрле конфет кирәк. Ясау вакыты бүләкнең зурлыгына бәйле рәвештә 5 минуттан башлап.
1. Катыргыны түгәрәкләп кисеп, конус ясыйсың, шуңа спираль рәвешендә ике яклы ябыштырыла торган тасманы беркетәсең.
2. Өстенә мишура ябыштырасың.
3. Мишура арасына төрле биеклектә шул ук тасмалар ярдәмендә конфетлар “эләсең”.
4. Баллы Яңа ел чыршысы әзер.
Рәдифә Ногманова
Автор фотосы