Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


КҮЗ МАТУРНЫ ЯРАТА

- Хәерле булсын Хәмидәнең никахы, дигәндәй, ярый, күндердегез, туган якларга тагын бер истәлегем булыр.

- Кесә төбе тап-такыр калса калыр,  килешәбез. Күңелгә бик хуш килгән иде бу картинаң.

- Бирәсе акчаң җаныңны кимерсә, абзыкаем, ризалашу юк. Кичкә тиклем хуҗасын табачагына иманым камил.

- Сөйләштек-килештек  ләбаса, җиде тапкыр кул бирешергә чегән нәселеннән түгелдер без ләбаса...

Узып барышлый гына шаһитенә әйләнгән әлеге сөйләшү мине хәйран калдырды. Нәрсәсе беләнме? Иң әүвәл, әлеге гыйбрәтле сөйләшүгә үзебездә – Актаныш, йә булмаса Әтнә якларында түгел, ә Чехиянең Карловы Вары каласында тап булганлыгымны әйтим. Тора-бара әңгәмә коручыларның берсе рәссам, икенчесе, рәсем сәнгатенә битараф булмаганы – сүз сөрешеннән, әңгәмә барышында кыстыргалап куйган исем-атамалардан шуны аңлавы кыен түгел иде – үзебезнең як кешеләре икәнлеге ачыкланды.

Рәссам белән әңгәмәне дәвам иттерү теләгеннән – ул үзен Мират Уразаев, дип таныштырды, Чехиядә 16 ел  яши, соңгы 2 елын Карловы Вары шәһәрендә – аңа сорауларны яудырыпмы-яудырам:

- Чит ил кешесе ниндирәк картиналарга өстенлек бирә? Зәвекъләре буенча Русиядән килүчеләрне танып-чамалап буламы? Күчереп ясалган картиналарга – репродукцияләргә, дип әйтүем – ихтыяҗ ничек? Аурупалыларны бүген нинди гамь-хәсрәтләр борчый?

Мират ашыкмый-каударланмый гына, һәр сүзеннән тәм табып сөйли. Әйтәсе кәлимәсен хәтер төпкелләреннән эзләп-эзләп тә таба алмаса, бүтән сүз-җөмләләр белән аңлата башлый. Әмма барыбер үзебезчә – татарча.

- Акча – кодрәт! Акча – культ! Мине һич кенә дә әлеге фәлсәфә колы рәвешендә кабул итә күрмәгез. Яңа гына аерылышкан якташ абзый белән сөйләшүебездән шундый тәэсир калуы ихтимал. Үзегез шаһите булдыгыз, ярты бәһасенә биреп җибәрдем мин ул картинамны. Чираттагы эшем  Татарстан якларына кайтып ирешә икән,  минем өчен инде бу зур нәрсә...

Мират – чын мәгънәсендә фәйләсүф. Тормыштагы һәр нәрсәгә аның үз карашы, үз фикере бар. Яшәү рәвешенә, сәясәткә, милли мәсьәләләргә, иҗатка... Дөньяга  караш Марксча минем, дип елмая ул. Баксаң, мәрхүм әтисенең исеме Маркс булган икән.

Карловы  Варының төркем-төркем туристлар йөри торган үзәк урамнарының берсендә рәссамнар почмагы бар. Җиһанның төрле кыйтгаларыннан килгән туристлар, бу шәһәрнең дөньякүләм  даны чыккан шифалы суын эчәргә килүчеләр әлеге почмакны читләтеп узмый инде. Кайберләренең әзер картиналарга күзе төшә, заказлар биреп,  атна-ун көн дигәндә эшләтеп алучылары да бар.

- Килешәсездер, кайчагында матурлык тойгысын чүпрәк-чапрак, җиһаз кысрыклый... - Миратның мәгънәле монологын тыңлыйм. – Кытай мөһере сугылган арзанлы сувенирларга мөкиббән китүчеләрне дә аңлый алмыйм. Ә картиналар белән мавыгуны яхшы фигыль дип беләм. Көнбатышта аерата күзгә ташлана бу. Әнә, якташ абзыебыз – ә аның минем тарафларга дүртенчеме-бишенчеме тапкыр сугылуы иде – Австриядән Эрнст Фукс белән Бөекбританиядән Питер Филипс исемнәрен атагач, әңгәмәбез бөтенләй икенче яссылыкка күчте. Андый абзыйларны өч тиенлек көнбагышлы-миләшле картиналар белән генә алдый алмассың. Бөртекне кибәктән, бүтәнчәләтеп әйтсәк, репродукцияне оригиналдан тиз аера алар. Ни кызганыч, андыйлар аз. Күңел бушлыгыннан да киләдер инде бу сыйфат.

Сораштырып  белүемчә, Мират Уразаев Чехиядә яшәү дәверендә дистәдән артык күргәзмә оештырган. Ясаган картиналары Австрия, Бөекбритания, Төркия, Согыд Гарәбстаны, Швейцария, Русия, Франция, Америка Кушма Штатлары, Норвегия ватандашларының шәхси тупланмаларын бизи. Франциянең күренекле язучысы Альберт Джорданның, җырчы Стинг, Согыд Гарәбстаныннан принцесса Нораның рәссамнан кат-кат картиналар соратып алдыруы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли түгелме соң?! Сүз уңаенда шуны да әйтеп узыйк: Франциянең Чехиядәге илчелегенә килеп  керүчеләрне иң әүвәл Мират Уразаев картинасы сәламли.

- Чехиядә рәссамнар аз түгел. Мосафир рәссамнар да байтак, - дим Миратка. – Дөньякүләм танылганнары да бар. Шулар рәтендә синең эшләрне дә күргәч, турысын әйтим, горурланып куясың...

- Уртакул картина ясау, киндергә кантар-кантар буяу сылап чыгу өчен әлләни зур маһирлык кирәкми. Әмма тәкъдим иткән эшеңә нинди мәгънә йөкләнеше салынган? Бу рәсем башкаларны уйга саламы, күңелеңне кузгатамы, әллә кайларга алып китеп, җаныңны тау-кыяларга бәрәме?

Әйе, Мират Уразаев халтураны,  әштер-өштер эшләнгән гамәлне табигате белән кабул итә алмый. “Андыйларга без ясин чыкмасак, кем чыгар?!” – ди ул.

Татар җанлы рәссам Мират Татарстаннан еракта, Целиноград (хәзерге Астана)   каласында туса да, күңеле белән Казанда, татар мохитендә ул. Интернет аша Татарстан рәссамнарының эшләре белән танышып барырга да вакыт таба. “Равил Заһидуллин эшләрендә чын татар рухын, татар яшәешен күрәм, - ди ул. – Аның тылсымлы кулы тиеп киткән нәни генә бизәк аша да халкыбызның үткәнен дә, бүгенгесен дә төсмерләргә мөмкин”.

Кайчагында уйлап та куясың: чит-ят җирләрдә туып, бер генә көн булса да татар мохитендә яшәү бәхетенә ирешмәгән килеш туган халкыңны, аның сәнгатен,  мәдәниятен хөрмәтләүнең чишмә башы кайларга барып тоташа икән? Иң беренче нәүбәттә, гаиләгәдер, Курган өлкәсендәге Әлмәт районыннан күчеп килгән әтисенә-әнисенәдер. Әтисе Маркс (үзен Шиһабетдин дип йөртә ул) баянда да сыздыра, скрипкасын да ташламый. Шигырьләр яза,  аларны туплап матбугатта бастыра,  рәсем дә ясый. Миратка да әлеге шөгыльләрнең берсе дә чит-ят түгел. Караганда сәнгать-графика институтында укыган чакта ук лидер була ул. Бүген дә шундый ук тынгысыз, ярсу.

Мират Уразаев – Чехия Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. Сүз уңаенда сүз: Аурупаның башка илләрендә дә якташ  рәссамнарыбыз барлыгын беләм. Мисалга Алманиядә үз галереясен булдырган Нияз Хисамовны әйтә алабыз. Франциядә берничә татар рәссамы иҗат иткәнлеге мәгълүм. Пайтәхетебез Казанда читтәге рәссамнарыбыз картиналарыннан торган күргәзмә оештырсак әгәр?! Кулдан килмәстәй эш түгел ләбаса! Алар – читтәгеләр дип әйтүем  - безнең рәссамнарга да чит-ят җирләрдә сукмак салышырга булышмыйча калмас иде. Әлегә үз мәхәлләбез эчендә генә кайныйбыз түгелме  соң?!

Китәремә  бер көн кала, саубуллашып чыгарга, дип, Миратның остаханәсенә сугылдым. Һәрвакыттагыча, бүлмә тулы халык. Кемнәрдер гәпләшә, кайсылары үзләре күз салган картинаны ераккарак китеп күзли...

Ислам  ӘХМӘТҖАНОВ.
Казан - Карловы Вары – Казан.

.Рәссам Мират Уразаев һәм аның кайбер эшләре.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net