Зәй районы Түбән Лоҗыдагы эшмәкәр Илшат Хәбибуллин хуҗалыгында тәүлегенә 300 литр сөт савалар
Илшат Хәбибуллин туган авылында ташландык ындыр табагында игенчелек, терлекчелек, такта, агач эшкәртү, бура бурау буенча үз эшен булдырды, аның максаты - авыл халкын эшле итү, авылны саклап калу. Бүгенге көндә югары технологияле гаилә фермасында 52 савым сыер тәүлегенә 300 литр сөт бирә. Ул мөгезле эре терлек баш санын арттырырга, сөт төрү, элекке Бигеш хастаханәсе бинасында ипи пешерү цехлары булдырырга да исәпли. Герефорд токымлы үгезләр, курдюк сарыклары да бар. Язгы кыр эшләре, урып-җыю өчен 18 берәмлек техникасы бар, аларның берничәсе “Лизинг-грант” программасы буенча алынды. 320 гектар мәйданда бодай, арпа үстерде. Быел исә борай үстерде, уңыш гектарыннан 50-60 центнер тәшкил итте. Аңа ихтыяҗ бар, киләсе елга борай мәйданнарын арттырырга исәпли. Проблемалар да җитәрлек, алар – җирләрнең гаилә фермасыннан ерак булуы, терлек һәм комбайн өчен әлегә кадәр субсидия алмау. Эшмәкәрдә эш урыннары җитәрлек, никтер авыл халкы аңа атлыгып тормый, шуңа күрә эшче көчне читтән тартырга туры килә.