Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


ҮЗАРА АҢЛАШУ КУРЧАКЛЫ УЙНАУДАН БАШЛАНА

Петербург урамыннан барганда “Әкият” Татар дәүләт курчак театры бинасы янында еш кына туристларның фотога төшеп торганын күзәтергә була. Чыннан да, мондый зур, иркен, матур биналар дөньяда бик сирәктер, шуңа күрә ул башкалабыз күркенә әйләнде. Әмма бу затлы бинага кереп урнашканчы, курчак театры коллективына бик күп сикәлтәле юллар үтәргә, шактый еллар кысынкы шартларда эшләргә туры килә, шуңа да карамастан, ул сәнгатькә хезмәт итүдән туктамый, берсеннән-берсе матур спектакльләр куя тора, балаларыбызга рухи тәрбия бирә. Күп кыенлыклар кичерсә дә, театрыбыз милли төркемне дә саклап калды.  Шулай итеп, татар телле тамашачы үз ана телендә спектакльләр карау мөмкинлегенә ия. Бу сыйфат “Әкият”не күрше республикалардагы курчак театрларыннан аерып тора һәм телебезнең киләчәгенә карата күңелдә өмет  уята. “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының күзгә бәрелеп торган тагын бер матур ягы – зур оешканлык һәм тәртип. Биредә артистлар, режиссерлар, сәхнә арты хезмәткәрләре, рәссамнар, бутафорлар барысы да үз урынында. Коллективта дустанә мохит урнашкан. Гаиләдә дуслык, татулык булмаса, ирнең дә, хатынның да ни кунак чакырасы, ни үзләре кунакка йөрисе килми торгандыр. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова һәм баш режиссеры Илдус Зиннуровны исә иҗат кичәләрендә, төрле дәрәҗәдәге истәлекле очрашуларда гел бергә күрергә мөмкин. Үзләре дә кунак каршыларга ярата. «Әкият»тә халыкара “Шомбай-фест”  курчак театрлары фестивале дә бик югары дәрәҗәдә, оешкан төстә үтте. Директор һәм режиссерның бер-берсен ярты сүздән аңлап эшләве – зур нәрсә. Кызганыч ки, бөтен театр коллективлары да мондый дуслык, татулык белән мактана алмый.  Театрның  тагын бер режиссеры Людмила Дьяченко да киң күңелле, ачык йөзле булуы белән үзенә тартып тора. “Әкият” театрының янә бер матур сыйфаты – яшьләргә юл куя белү. Күптән түгел бер-бер артлы диярлек сәхнәләштерелгән “Золушка” һәм “Альбом для дочери” спектакльләре моның ачык мисалы. Аларны, төрле заманча алымнар кулланып яшьләр үзләре куйды. Спектакльләр бик кызыклы булып чыкты. Театр белгече Нияз Игъламов, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова, мәсәлән, “Золушка” спектакленең Татар курчак театры тарихында зур әһәмияткә ия вакыйга булуын искәрткән иде. Спектакльләрнең вак-төяк кимчелекләрен тикшергәндә дә өлкән режиссерлар яшьләргә карата артык кырыс булмады, киресенчә, һәр сүзләрендә теләктәш булулары сизелә иде. Бүгенге көндә театрда 100гә якын кеше эшли. Аларның 29ы һәм татар, һәм урыс телләрендә уйнаучы актерлар. Театр репертуарында дөнья халыклары әкиятләренә нигезләнеп, тарихка  һәм хәзерге заман мәсьәләләренә багышланган 40тан артык спектакль бар. Аларда төрле курчак уйнату өслүбләре кулланыла. 1974 елда Татар дәүләт курчак театры УНИМА курчак театрларының халыкара оешмасына керә.

Күптән түгел “Әкият” театры коллективы үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Анда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының генераль сәркәтибе Дюсен Касеинов та катнашты. Иң элек А.Сибагатуллин Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укып ирештерде. Илбаш “Әкият”нең гадәти бер театр гына булып калмыйча, сәхнә сәнгате үзәкләренең берсе икәнлеген билгеләп үткән, коллективның курчак театры традицияләрен саклавын һәм бер үк вакытта яңалыкка омтылуын, эзләнүен хуплаган. Президент исеменнән яшь артистларга чит илләрдә стажировка үтәргә мөмкинлек бирә торган сертификат тапшырылды. Аннары театрның аеруча уңышларга ирешкән кайбер хезмәткәрләрен Татарстан Мәдәният министрлыгының Мактау кәгазьләре, “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләделәр. “Әкият” Татар дәүләт курчак театры үзе Казан шәһәренең мактау китабына теркәлде.

- Курчак спектакльләрен караганда кабат балачакка кайткандай буласың һәм могҗизага ышана башлыйсың. Казанлыларга һәм шәһәр кунакларына шундый мөмкинлек биргәнегез, балаларны яхшыга өйрәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, - диде үз чыгышында Дюсен Касеинов.

Билгеле булганча, “Әкият”тә  чит ил, урыс классикасы  белән беррәттән, Татарстан язучылары Нурихан Фәттах, Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт, Равил Бохараев, Ренат Харис, Мансур Гыйләҗев, Лев Кожевников,  Рафис Корбан, Борис Вайнер,  Әхәт Мушинский, Гөлшат Зәйнашева, Наилә Ахунова, Флёра Тарханова, Аманулла һ.б. әсәрләре сәхнәләштерелә.

Кичәдә коллективны драматурглар исеменнән Татарстанның халык шагыйре Р.Харис котлады.  

- Курчак театрының җәмгыятьтәге роле бик зур, - диде ул үз чыгышында. - Балалар иң элек курчаклар белән сөйләшергә, аннары  тирә-юньдәге кешеләр белән аралашырга өйрәнә. Үзара аңлашу курчак белән сөйләшүдән башлана, дисәк тә була. Аралашуга, элемтә урнаштыруга балачактан өйрәнергә кирәк, димәк.

Билгеле булганча, курчак театры педагогика белән тыгыз бәйләнгән. Кичәдә педагогика фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Әнвәр Хуҗиәхмәтов “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының Г.Камал, К.Тинчурин һ.б. театрлар өчен тамашачы әзерләүдә зур ролен билгеләп үтте.

- Курчак театры балалар бакчалары, мәктәпләр белән һәрдаим элемтәдә торырга тиеш, - дип искәртте галим. Һәм кайбер ата-аналар мәктәпләрдә акча җыюга каршы чыкканга күрә, мәктәп балаларын оештырып театрларга алып бару очраклары кимүе җәһәтеннән кискен ризасызлыгын белдерде.

Татар дәүләт курчак театры өчен композиторлар Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, Фуат Әбүбәкеров, Леонид Любовский, Резеда Ахиярова, Азат Хөсәенов, Светлана Зорюкова, Мәсгут Имашев, Борис Трубин, Шамил Шәрифуллин, Рәшит Кәлимуллин һ.б. музыка иҗат итте. Аһәңсазларыбыз исеменнән бәйрәмдар коллективны күренекле композиторыбыз Резеда Ахиярова тәбрикләде.

Бу кичәдә “Әкият” театры коллективы Татарстан Театр әһелләре берлеге, Баку шәһәре, Башкортстан, Татарстаныбызның төрле театрлары вәкилләре, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һ.б. исеменнән дә күп котлаулар ишетте. Курчак уйнатучы артистларны кайбер җырчылар, бию коллективлары да котлады.
 
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Тантанадан күренешләр.
Шамил АБДЮШЕВ фотолары.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net