Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


АЙГА КЫРЫН КАРАМА

6 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 14 нче көне. 15 нче  Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 15.41 сәгатьтә калка, 7.12 сәгатьтә бата. 15 сәгать 27 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.17 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, кеше төрле вәсвәсәләргә бирешүчән. Хис-тойгыларны контрольдә тотарга, ялкаулыкка бирелмәскә кирәк. Төрле инстинктларны җиңү өчен ихтыяр көчен туплау мөһим. Эчәклек, талак, ашказаны асты бизе зәгыйфь. Ач тору файдалы. Операцияләр ясатмау хәерлерәк – Ай тулган көннәрдә организм һәртөрле тышкы тәэсирләргә каршы тора.

Бронхиттан  солы дәвалый

Балалар ютәл һәм бронхиттан интеккәндә, болай дәваланып карарга була. Сөтне кайнатып, термоска салалар. 1 стакан сөткә 1 уч исәбеннән юылган солы өстәп, термосны ябалар, 5-6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, әз-әзләп балага эчертәләр. Мондый сөтне термоста 20 сәгатьтән артык калдырмау хәерле – әчүе бар. Мамыклы таякчыкны йодка манып, сабыйның күкрәгенә һәм аркасына рәшәткә сызалар (йөрәк турысына сызарга ярамый). Төнгелеккә оекбашларына коры горчица салып йокларга яткыру файдалы. Яисә кара торманы чокып алып, шунда бал салалар да, шушы баллы ширбәтне балага ютәл өянәге вакытында 2-3 чәй кашыгы эчертәләр. Ширбәт кимегән саен, күбрәк чокып, бал өсти баралар.

7 декабрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 16.32 сәгатьтә калка, 8.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.14 сәгать.

Бик яхшы, иҗади һәм уңышлы көн. Сәнгать белән шөгыльләнү әйбәт нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшергә, талак авыртырга мөмкин.

Укроп ютәлне баса

Салкын тигәндә, ютәлләгәндә, 1 аш кашыгы укроп орлыгын 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган су мунчасында 15 минут җылыталар, 45 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 4-5 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр. Яисә шикәргә 10-15 тамчы укроп эфир мае тамызып, көненә 3 тапкыр  суыралар. Салкын тигәндә, шулай ук эт тигәнәге (череда) дә бик шәп булыша, 4 аш кашыгы үләнне 1 литр суда чәй кебек пешереп, көн буена җылы килеш эчәргә кирәк.

8 декабрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 16нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.27 сәгатьтә калка, 8.59 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.12 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат шатлыгы көне. Бүген кавышкан парлар озын гомерле була.  Бернәрсә дә планлаштырмыйча, күңелгә ятышлы эш белән генә шөгыльләнү яхшы. Шат һәм күтәренке күңелле булу хуплана. Нерв системасы, гипофиз, күзләр зәгыйфь. Күп йокларга ярамый. Ач тору, эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Имәндә икән чикләвек

Туберкулез булганда, имән чикләвеген кабыгыннан чистартып, газ мичендә бераз кызарганчы кыздырып алалар, төяләр, 3-4 аш кашыгы порошокны 2 стакан кайнар суга салып, 1 сәгать төнәтәләр, көненә 1әр аш кашыгы эчәләр. Шикәр чиреннән интегүчеләргә көненә 2 тапкыр  - иртәнге ашка 1 сәгать кала һәм йокларга ятар алдыннан – 1әр чәй кашыгы чикләвек порошогы кабу файдалы. Озак вакыт урын өстендә яткан кешеләрнең чиләнгән җирләрен чикләвек мае яхшы дәвалый: кабыгыннан чистартылган 1 стакан чикләвекне иттарткычтан чыгарып, өстенә кайнатылган үсемлек мае салалар, әледән-әле болгаткалап, караңгы урында 40 көн төнәткәч, сөзеп, файдаланалар. Чи чикләвектә агулы кверцетин матдәсе бар, шуңа аны башта йә суда тотарга, йә кыздырып алырга кирәк. 

9 декабрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.29 сәгатьтә калка, 19.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Хроник чирләрнең кискенләшүе ихтимал, дәвалану уңай нәтиҗә бирәчәк. Тире һәм бөерләр, сукыр эчәк зәгыйфь. Кәеф начараерга, күңел төшенкеләнергә мөмкин, стресска бирелмәскә тырышырга кирәк. Күбрәк хәрәкәтләнү, бүлмәне ешрак җилләтү яхшы. Мунча керү, аннан соң тәнгә зәйтүн мае сөртү файдалы.

Дөрес туклану –  күзгә дә файдага

Күз агында кан җыелган урыннар күренә башласа, көн саен яшел төстәге яшелчә, сыра чүпрәсе, чистартылмаган көрән, дөге куллану яхшы, чөнки организмга В2 витамины җитми. Күрү сәләте яхшырсын өчен, А витаминының да җитәрлек булуы зарур, шунлыктан кишер, помидор, көнбагыш һәм яшел тәмләткеч үләннәрне күбрәк ашарга кирәк. Күз өчен шулай ук мөһим булган С витамины исә кәбестә, суган, крыжовник, мүк җиләге һәм цитрус җимешләрендә күп.

10 декабрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.33 сәгатьтә калка, 10.12 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, төрле вәсвәсәләргә бирелү, гөнаһлы эшләргә тартылу ихтималы бар. Бу халәткә каршы тору өчен рухи сафлык кирәк. Кылган гамәлләрне анализлау, үзегезне рәнҗеткән кешеләрне кичерү, тәкәбберлектән котылу яхшы. Бурычка бирергә һәм алырга ярамый. Күз тиюдән саклану зарур. Арканың өске өлеше, калак сөяге, сукыр эчәк зәгыйфь.

Кан басымын күтәрү

Кан басымын күтәрү өчен, 50 грамм каһвә орлыгын кыздырып, тарттыралар, шуңа 250 грамм бал, 1 лимон согы кушып болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 2 сәгать үткәч, 1әр чәй кашыгы кабалар. Кайнатманы суыткычта саклыйлар.

11 декабрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 20.38 сәгатьтә калка, 10.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Бу тәүлектә кеше шик-шөбһәләрдән арына, бер карарга килә һәм бөтен ихтыярын туплый. Тәкәбберләнмәскә, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Күп энергия сарыф итәргә, күзләрне арытырга ярамый.  Нерв системасы, ашказаны, бавыр зәгыйфь. Ач тору файдалы. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә.

12 декабрь (җомга). Сәфәр аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.44 сәгатьтә калка, 11.02 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Тәүлек энергетикасы кешедәге иҗади башлангычларны уята. Чирләүчеләр тиз сихәтләнә. Саф һавада йөрү файда бирә. Кан әйләнеше системасы, бавыр, умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяге зәгыйфь. Мүк җиләге, чөгендер, миләш, анар, кишер ашау файдалы, аксымлы, майлы ризыктан исә тыелу зарур. Салкын тию ихтималы зур.

Эремчектән бавырсак

2 йомырка, 200 грамм эремчек, 2 стакан он, 1 стакан шикәр, 1 чәй кашыгы сода, серкә, шикәр оны, үсемлек мае кирәк. Йомыркаларны шикәр белән туглап күпертәләр. Эремчек, серкә белән сүндерелгән сода, он кушып, камыр басалар. Кечкенә түгәрәкләр әвәлиләр. Тирән табада  үсемлек маен кыздырып, бавырсакларны кызгылт төскә кергәнче кыздырып алалар. Табынга куйганда, шикәр комы сибәләр.




Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net