Добавить новость
World News





160*600

Новости сегодня на DirectAdvert

Новости сегодня от Adwile

Актуальные новости сегодня от ValueImpression.com


Опубликовать свою новость бесплатно - сейчас


Рим ИДИЯТУЛЛИН: ӘССӘЛАМЕГАЛӘЙКҮМ, ГАМЛЕТ ФРИДОВИЧ!

«...Нигә безнең татар  үз исеменнән ояла икән? Зәйтүнәләребез - Зоя, Заһитларыбыз Захар булып йөри. Әллә шуңа микән, күп кенә ата-аналар балаларына, оныкларына бөтенләй ятышсыз, лөгатькә сыймаган исемнәр куша башлады. Наданлыкмы бу, әллә үз милләтеңне хөрмәт итмәү билгесеме?»

(Авторга килгән хаттан).

Мөселман кешесенә хас булмаган исемнәр кушу бер бүген генә башланмаган. Ул денсезлекне байрак иткән инкыйлаб дәвереннән үк килә. Заман шаукымына ияреп, безнең укымышлырак ата-аналарыбыз башлап җибәргән бу ямьсез күренешне. Яхшы хәтерлим, безнең якларда бер мөгаллим абый заманы өчен бик яңгырашлы «революционерка» сүзен өч кызына тип-тигез итеп бүлде дә бирде: Рева, Люция, Нерка... «Чир» йогышлы булып чыкты - алама исемнәр кушу алдагы буыннарга да күчте. Һәм бүген дә дәвам итә.

Бу җәһәттән татар шигъриятендә үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь дустым Эдуард Мостафин искә төште (эш исемдә түгел, җисемдә диюләре шулдыр, бәлки). Шулай,  университет студенты булып китү бәхете тигәч, ул мине: «Әйдә, Атнабай янына барып килик әле», - дип котыртты. Чөнки Әнгам агай белән без якын танышлар идек инде. Берәр кочак шигырьләр күтәрдек тә юлландык ул гаиләсе белән яшәгән баракның кысан бүлмәсенә. Һәрнәрсәне бик тиз тотып ала торган Атнабайның күрешкәч үк беренче соравы шул булды:

- Нишләп исемең Эдуард, үзебезчә түгел?

Сабакташым, каушауданмы, алдын-артын уйлап тормыйчамы, җавабын тиз ярып салды:

- Мин тугач та, әткәй белән әнкәй күрше авылга кунакка киткән, исемемне апам куштырган...

Совет мәктәбендә интернациональ тәрбия (гаепләп-хурлап әйтүем түгел) алган апаларыбыз-абыйларыбыз биргән исем белән яши-яши үтте дә китте менә шулай безнең гомерләр! Үзебез дә, балаларыбыз-оныкларыбыз да алардан әлләни ераклашмадык шикелле - яратабыз без мировой яңгырашлы исемнәрне! Мәгәр үз исемебездән уттан курыккан кебек куркабыз. Бигрәк тә «өлкән брат» алдында.

Карыйм беркөнне телевизордан ниндидер «тапкырлар ярышы»н. Мөлаем татар кызы да катнаша анда. Алып баручы, урысмы, латыш егетеме, аңа шундый матур итеп «Гульнара» дип ике-өч мәртәбә мөрәҗәгать иткәч, гөлдәй кызыбызның тәкате корыды: «Миңа Гуля дип эндәшегез!» - дип карышыпмы-карыша. Минем өчен аның мөлаемлыгы шунда ук югалды. Үземнең татарлыгымнан кыенсына башладым. Кайсы милләттә бар соң ул үзенең саф милли исемен көчәнә-көчәнә урысчага яраклаштырырга тырышу? Юк андый милләт, ул горурлыгын күптән чүплек башына ыргыткан татар милләтендә генә. Алыгыз үзбәкне, алыгыз казах, таҗик, латышны, әллә кайларга китмичә, алыгыз башкортны! Үзгәртми исемен. Урыс үз җаена үзгәртә башласа: «Минем исемем алай түгел, болай әйтелә», дип, күзенә кат-кат бәреп әйтә хәтта. Шуңа «үз» урысыбыз, телен вата-җимерә булса да, Нурсолтан, Джохар, Сапармурат, Аскар, Рустэм, дип эндәшергә мәҗбүр. Ә «үземезнең татарымыз» исә, урыс алдында ата-анасы кушкан исеме белән атасалар, оятыннан җир тишегенә керергә әзер тора. Гарьлек аңа Сәгыйт булып йөрү, ул Сашага әйләнә.

Дөресен әйткәндә, ата-аналар да бу мескенлекне үзләштереп бетергән инде. Барлагыз хәзерге татар баласының исемнәрен бөтен дөнья халыкларында, хәтта ки Филиппин иленең кеше аягы басмаган кыргый урманнарында көн итүче кыргый кабиләләрендә дә очратмассың андый исемнәрне. Гринат, Фердинанд, Ренард, Фрид, Оскар - болары мәһабәт ир-егетләребезнеке. Химия, Нидия, Салина, Филина, Нерка чибәрдән-чибәр кызларыбызныкы... Кирәк тапсагыз, бүгенге гәзит сәхифәләрендәге котлауларны укып, бу исемлекне тулыландырырга да мөмкинсез.

Әйтергә теләмәсәм дә, әйтергә мәҗбүрмен: хәзер безнең татарны көчләп чукындырасы юк, хәзер ул үзе теләп чукынырга әзер. Ата-ана баласын туган телдә сөйләшергә өйрәтми, теләми генә түгел, аны түбәнлек, культурасызлык дип саный, һәм шундый маңкортлык тәрбиясен сеңдергән баласы-оныклары да, ахыр чиктә, тамырлары кипшенеп, тәмам коргаксыган агачка охшап кала. Гасырлардан килгән гореф-гадәтләрдән, иман-әдәп кагыйдәләреннән сут алмагач, нишләп коргаксымасын ди ул?! Әнә карагыз әле, кичә генә саладан калага күчкән кызларыбыз урамда, «О, боже!» дип, ихахайлап көлә-көлә, урыс егетенә сарылып кияүгә чыга, ә тыйнак, оялчанрак күренгән егетләребезнең бәхетсез башларын Марина-Светланалар тезгә дә җитмәгән итәк асларына тыга да куя.

...Шулай берчак, редакция   йомышы   белән   бер   рәсми оешмага барырга туры килде. Күрәсе кешемнең Вәлиулла кызы Айгөл атлы икәнлеген, күреп танымасам да, яхшы белә идем. Кердем зур гына бүлмәгә. Бал кашыгына салып йотарлык ике чибәр кыз кәгазь кыштырдатып утыра. Итагатьле төстә, урысчалатып (рәсми җирдә шулай кирәклеген дә беләм): «Миңа Айгуль Валиулловна кирәк иде», - дип мөрәҗәгать итәм. Болар бер-берсенә карашырга тотынды, карашып туйгач, иңбашларын сикертеп куйды. Бездә андый кеше юк, янәсе. «Фәлән бүлек начальнигы», дип, ачыклык кертергә керештем. Җан керде, болар чәнчүле елмаешты: «Сезгә Аэлита Вольдемаровна кирәктер, бәлки?»- диеште һәм каршы бүлмәгә төртеп күрсәтте. Чынлап та, миңа кирәкле Айгөл ханым бит-йөз чалымнарыннан ук милләтен ачыкларлык саф татар ханымы Аэлита Вольдемаровна булып чыкты. Ачык йөз белән каршылады, миңа кирәкле мәгълүматлар биргәндә бик әдәпле сөйләште һәм ачык йөз белән озатып калды. Их, Вәлиулла абзый, Вәлиулла абзый, күрсәң иде син кызыңның башкалада әнә нинди баш кешегә әверелгәнен!..

...Иртәгә Яңа ел дигән көнне Казаннан якын дустым шылтыратты. Үзе белән бергә эшләгән егетнең Уфага барачагын, керер урыны юклыгын, минем адресны бирүен, ашатып-кундырып чыгару кирәклеген әйтте. «Гамил әйбәт егет, тарсынма инде», - дип тә үтенде (тик иң кирәген әйтергә оныткан булып чыкты). Нигә тарсынырга: бер кичкә кер мичкә!

Бәйрәмне гаилә белән генә уздырырга табын корып ятканда ишектә кыңгырау шылтырады. Без көткән Гамилдер бу, дип, сораусыз-нисез генә ишек ачтым. Каршымда грузин каралыгын һәм чаялыгын сеңдергән әзмәвердәй егет басып тора. «Я Гамлет!» диде бу, сәхнәдән шигырь укыган Маяковскийдан да уздырырлык тавыш белән. Чак артыма авып китмәдем. Аның теленә күчеп: «Хто вам надо?»- дип сорарга батырчылык иттем тәки. Бәй, аңлаша торгач, шул без көткән «үземезнең» Гамил булып чыкты, чукынган! Ашы, чәе, мәе җитәрлек, утырыштык өстәл янына. Капкаладык, кәктек... бер-икене. Мин дә, кунакка ияреп, «өлкән туган»ның телен ярыйсы гына яра башладым. Хатын бу кыланышымны ошатмады, ахры. Минем «урысчамны» кабул итмичә, гел үзебезчә сөйләнеп утырды. Мин дә аңа ияреп татарчага күчеп киттем. Гамил та һушлы егет булып чыкты - үзенә «ят» телдә сөйләшүгә колак салып утырды-утырды да: «Мин дә татарский немножко белям»,- дип, шаккатырды да куйды. Утыра торгач, тагын бер-икене кәккәч, Гамил-Гамлетыбыз үзебезчә ярыйсы гына сукалый башлады. Инде аның исеменең җисеме хакында да сорашырга вакыт килеп җитте, дип уйлап куйдым эчемнән. Бәй, аның Гамлетлыгында үзенең тамчы да гаебе юк икән ләса. Үзе теләп тәрегә чукынган паспортистка ханым: «Что за имя Гамәль! Давай лучше звучное Гамлет!» дип үгетләгән дә куйган икән. Менә шуннан соң инде Гамлет башың белән ничек татарча сөйләшеп йөрмәк кирәк?! Адәм ыстырамы ласа!..

Дусның сүзе дөрескә чыкты - Гамил шәп егет икән, безгә бик ошады. Үз телен дә тора-бара ошатты бугай. Киткәндә чатнатып татарчалатып «Рәхмәт!» дигән сүзен дә әйтергә онытмады...

...Сәгыйт Рәмиевның үрелеп алыр гына урында торган китабына кул суздым кунагым киткәннән соң. «Таң вакыты» дигән шигырен янә укып карыйм.

Таң вакыты... Татар йоклый,
Мин, йокысыз, уянам,
Уянам да, тиле кебек,
Тик бер үзем уйланам.

Николай патша заманында яшәгән бу «төшенке рухлы» шагыйрь Рәмиевкә нәрсә җитмәгән соң? Нәрсә борчыган аны? Нишләп барча татар рәхәтләнеп йокы симерткәндә ул күзенә йокы кундырмыйча уйланып яткан? Арытабан укыйк. Әһә, «атадан калган хата»сы бар икән ләса! Ул «хата» безнең милләтнең наданлыгы икән ич. Шуңа да ул карындашларына киңәш йөзеннән:

Йокла рәхәт, йокла тыныч, саклан,
Саклан, утка таба йөз тотма! - дигән. Югыйсә:
Югыйсә син, әй татар,
Бел, бетәсең! - ди. - Надан!
Бетмә надан, туг яңадан
Мәгърифәтле анадан!

Ай-һай, яңадан туып булыр микән?! Соңга калмадык микән?! Ничек уйлыйсың, Гамлет Фридович? Ничек уйлыйсың, мәгърифәтле ханым Аэлита Вольдемаровна? Их-ма, ишетмиләр шул, колакка катыландылар шул карындашлар...

Уфа.



Загрузка...

Читайте на сайте

Другие проекты от 123ru.net








































Другие популярные новости дня сегодня


123ru.net — быстрее, чем Я..., самые свежие и актуальные новости Вашего города — каждый день, каждый час с ежеминутным обновлением! Мгновенная публикация на языке оригинала, без модерации и без купюр в разделе Пользователи сайта 123ru.net.

Как добавить свои новости в наши трансляции? Очень просто. Достаточно отправить заявку на наш электронный адрес mail@29ru.net с указанием адреса Вашей ленты новостей в формате RSS или подать заявку на включение Вашего сайта в наш каталог через форму. После модерации заявки в течении 24 часов Ваша лента новостей начнёт транслироваться в разделе Вашего города. Все новости в нашей ленте новостей отсортированы поминутно по времени публикации, которое указано напротив каждой новости справа также как и прямая ссылка на источник информации. Если у Вас есть интересные фото Вашего города или других населённых пунктов Вашего региона мы также готовы опубликовать их в разделе Вашего города в нашем каталоге региональных сайтов, который на сегодняшний день является самым большим региональным ресурсом, охватывающим все города не только России и Украины, но ещё и Белоруссии и Абхазии. Прислать фото можно здесь. Оперативно разместить свою новость в Вашем городе можно самостоятельно через форму.



Новости 24/7 Все города России




Загрузка...


Топ 10 новостей последнего часа






Персональные новости

123ru.net — ежедневник главных новостей Вашего города и Вашего региона. 123ru.net - новости в деталях, свежий, незамыленный образ событий дня, аналитика минувших событий, прогнозы на будущее и непредвзятый взгляд на настоящее, как всегда, оперативно, честно, без купюр и цензуры каждый час, семь дней в неделю, 24 часа в сутки. Ещё больше местных городских новостей Вашего города — на порталах News-Life.pro и News24.pro. Полная лента региональных новостей на этот час — здесь. Самые свежие и популярные публикации событий в России и в мире сегодня - в ТОП-100 и на сайте Russia24.pro. С 2017 года проект 123ru.net стал мультиязычным и расширил свою аудиторию в мировом пространстве. Теперь нас читает не только русскоязычная аудитория и жители бывшего СССР, но и весь современный мир. 123ru.net - мир новостей без границ и цензуры в режиме реального времени. Каждую минуту - 123 самые горячие новости из городов и регионов. С нами Вы никогда не пропустите главное. А самым главным во все века остаётся "время" - наше и Ваше (у каждого - оно своё). Время - бесценно! Берегите и цените время. Здесь и сейчас — знакомства на 123ru.net. . Разместить свою новость локально в любом городе (и даже, на любом языке мира) можно ежесекундно (совершенно бесплатно) с мгновенной публикацией (без цензуры и модерации) самостоятельно - здесь.



Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net